Казан федераль университетында император Александр Iгә һәйкәл куелачак. Бу — Казанда Русия императорына куелган беренче һәйкәл булачак.
Казан университетына нигез салган императорга һәйкәлне университетның төп корпусы каршында, рәсми рәвештә 22 ноябрьдә ачмакчылар. Бу көнне КФУ 220-еллыгын да бәйрәм итә. Һәйкәл ачылышына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан хөкүмәте әгъзалары килер дип көтелә.
Дәүләткә сатып алулар сайтындагы белешмәләргә күрә, Александр Iгә бюст кую өчен университет 1,3 млн сум тоткан.
- Казанда бервакытта да яңа тарихта самодержавие символлары, аларның патшаларына бәйле һәйкәлләр булмады һәм куелмады.
- 1895 елда Казан Кирмәне янында Александр IIгә һәйкәл куела. Аңа аны крепостной хокукын бетергән өчен куйган булалар. Әмма 1918 елда һәйкәлне большевиклар җимерә. Хәзерге вакытта бу урыннан ерак түгел генә татар шагыйре Муса Җәлилгә куелган һәйкәл тора.
- Башка бер императорга һәйкәл кую турында Казанда 100 елдан, 2003 елда гына уйлана башлыйлар. Казанның меңъеллыгына багышлап "Боҗра" ("Кольцо") янында Петр Iгә һәйкәл куясылар иде. Тик татар җәмәгатьчелеге каршы чыкты. Нәтиҗәдә ул урынга тарихчы Лев Гумилевка һәйкәл куелды.
- Казанда Әби патшага (Екатерина II) да һәйкәл куярга теләделәр, әмма бу планнар да чынга ашмады.
- Былтыр октябрь аенда "Алабуга Политех" уку йортында Сталин сыны куйганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум