"Ак Барс" хоккей такымының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин татарча чыгыш ясаган өчен аны тәнкыйтьләүче журналистларга җавап бирде. Бу хакта ул 13 ноябрьдә Казанда "Ак Барс" белән Кытайның "Куньлунь Ред Стар" такымы уеныннан соң узган матбугат очрашуында белдерде.
Гатиятуллин уеннардан соң оештырыла торган матбугат очрашуларын татарча исәнләшүдән башлый. Еш кына ул уен турында татар телендә берәр җөмлә әйтә. Моңа кадәр аның авызыннан "Тулы арена, рәхмәт җанатарларга", "егетләр булдырды", "ике яхшы уен", "татарча дерби ошады" кебек сүзләре яңгырады.
Узган матбугат очрашуында "Спорт-экспресс" журналисты Әнвәр Гатиятуллинның уенны татарча шәрехләве Татарстаннан читтәге аудиториягә тискәре тәэсир итә диде. Мисал итеп ул Ярославльдә журналистлар КХЛга (Континенталь хоккей лигасы) шикаять язарга җыенуын әйтте.
— Бу — минем туган телем, алар ничек тәнкыйть белдерә ала? Мондый хәбәрләрне күргәнем дә юк, шуңа бу хакта әйтә алмыйм, — дип җавап кайтарды Гатиятуллин.
Әнвәр Гатиятуллин "Ак Барс" такымын быелның языннан бирле җитәкли. Ул моңа кадәр баш тренер булып эшләгән Зиннәтулла Билалетдиновны алыштырды. Гатиятуллин элек Чиләбенең "Трактор" такымын җитәкләде.
Әнвәр Гатиятуллин — Чиләбедә туып үскән татар. "Ак Барс" такымының баш тренеры итеп билгеләнгәч, ул татар телен өйрәнә башлавын белдерде. "Ак Барс" такымы тарихында аны татарча сөйләшә башлаган беренче баш тренер дип атыйлар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум