Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык һәм YouTube: "ТНВ һәм БСТ пропагандага әйләнеп бетте"


Архив фотосы
Архив фотосы

Узган атнада Азатлык YouTube-нда Татарстан көне, ТНВ һәм БСТ телеканаллары контенты, АКШта президент сайлау намзәтләре турында сөйләштеләр.

30 августта - Татарстан суверенитеты турында декларация кабул иткән көнне Азатлык укучылардан "Татарстан Республикасы көне сезнең өчен бәйрәмме?" дип сорады.

Кешеләрдә бәйрәм хисе дә бар, дәүләтчелек югалуга үкенеч тә, җитәкчеләрне гаепләүләр дә сизелә:

"Дәүләт юк. Мин күрә аламам инде ул дәүләтне..."

"Нинди бәйрәм булсын инде бу. Сүздә генә бәйрәм".

"Суверенитетның әсәре дә юк бит инде. Нәрсәгә инде ул?"

"Байлар өчен көн дә бәйрәм".

"Азатлык юк. Кая карама сатлык. Ялган байлар, Миңнеханов, сатлык депутатлар, артистлар, маңкортлар" дип язган бер укучы.

Икенчесе гаепләргә ашыкма ди:

"Ашыкма. Алар урынында без булсак, без инде булмас идек".

Бу атнада ТНВ һәм БСТ телеканаллары эчтәлегенә карата күп фикерләр җыелды.

"ТНВ телеканалын карыйсызмы?" дигән сорауга 47 комментар килде.

"ТНВда тәүхид, тарих һәм тел турында күрсәтергә кирәк" дип киңәш бирә бер укучы.

"Мәскәү яратмый андый тапшыруларны күрсәткәнне. Чөнки имперчылар милләтләрне бетерү сәясәтен алып бара", дип җаваплый икенче укучы.

Күпләр ТНВны пропаганда каналы булганга, Украинадагы сугышка чакырып торуы өчен карамыйбыз дип язды.

"Нәрсә карарга анда, пропагандамы? "Болгар" радиосында да пропаганда, сугышка барырга чакыралар".

"Карамыйм, анда татарларга каршы пропаганда бара".

"Халыкның "Сугыш кына булмасын" дип гомер буе яшәве фонында коточкыч пропаганда бик ачык күренә..."

"Маңкортларны мактаулар һәм сугышка чакыру ошамый".

"Гади халык проблемнарын күрсәтмиләр. Сугышка өндәү рекламы ачуымны чыгара".

"Илшат Әминов (ТНВ каналы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты - ред.) Мәскәү телеканалларыннан калышмыйча пропаганда алып бара. Авторитар империядә бөтен телестудияләр Мәскәү күзәтчелеге астында. Пропагандасыз эшләтмиләр. Баш миләрен юып утыралар, җыен ялган сөйләп. Ялган белән ерак китә алмаслар".

ТНВ каналына тагын бер дәгъвә — яңа тапшырулар булмау, бер үк темаларны алга сөрү:

"Гел бер балык башы анда".

"Карамыйбыз, һаман бер үк нәрсә. Элек карый идем".

"Бүтәне юк, карар идек. Бер үк әйберне чыгарып туйдырдылар".

"Үзгәртергә кирәк. "Семь дней" тапшыруын көн саен күрсәтергә кирәк түгел".

"Бер телесериалны ел буена берничә мәртәбә кабатлап күрсәтәләр. Татар телендә яңа кинолар бик әз төшерәләр. Акчалары юктыр инде мескеннәрнең".

"Акчалары бар, эшләргә кирәк түгел аларга, чөнки конкурентларны бетерделәр Татарстанда"

ТНВ җитәкчесен "булдыксыз" дип тә атаганнар:

"Кесәсенә зур хезмәт хакы керә башлагач, Дәүләт шурасы депутаты булгач, бик ялкауланды, рәхәт тормышка чыкты. Халык мәнфәгатьләрен онытты".

Уры телле контентның күбрәк булуына да ачулары чыга:

"Татар телендә контент күп түгел, урыс контентын карарга теләгем юк".

"Анда татарны түгел, урысларны мактыйлар.

Телеканалны яратып караучылар да юк түгел:

"Карыйм. Русия каналларына караганда иң яхшысы. Ошамаган нәрсәләрне дә күрсәтәләр, чөнки шулай тиеш. Карый белергә, укый белергә дә кирәк".

"Владивостокта карыйм".

Башкортстанның БСТ каналы турында да 30дан фикер җыелды. Күпләр аны Башкортстан башлыгы "Радий Хәбиров каналы" дип атый.

"Башкортстанда яшим. Әтием ягыннан - татар, әнием ягыннан башкорт кызы. Күпмилләтне республикамны, анда яшәүчеләрне яратам. Әмма БСТны карармыйм, ул Хәбировның шәхси каналы. Кайчан гына кабызсам да, анда гел Хәбиров, алдый да алдый".

"Карамыйм, анда Хәбиров кешеләре утыра".

"Башлык алышынгач, әйбәтрәк тапшырулар булыр дип өметләнәм".

"БСТда кызыклы әйбер юк, Хәбиров турында гына язалар, күрсәтләр, аны мактыйлар. Гади кешегә кызык түгел".

Шулай ук БСТны караучылар, аны ТНВдан яхшырак дип уйлаучылар да бар.

"Оренбур өлкәсендә дә карыйбыз".

"Бездә Татарстанда БСТ каналы күрсәтми. Карар идем".

"Татар булсам да, бөтен гаилә белән карыйм. Бөтен татарлар карый. ТНВга караганда, анда кызыграк".

"Әлбәттә карыйбыз, чөнки без башкортлар".

БСТны пропагандада гаепләп, мәгънәсез тапшырулар булмавына да зарланып яздылар.

Ә кемдер бөтенләй телевизор карамый, башкаларга да шуны киңәш итә:

"Җәмәгать, карамагыз телевизор, зомби буласыз бит!".

Шулай да узган атнаның иң "кызган" темасы АКШ президентына намзәтләр булды. "Кемгә тавыш бирер идегез, Камала Һаррискамы, Дональд Трампкамы?" сораштыруына 70кә якын фикер килде.

Камала Һаррисны татарчалатып безнең "Камилә Харисова" дип хуплаучылар да, Һаррис "Американы ишеп бетерәчәк" дип аңа каршы булучылар да бар.

Трампны да кемдер яклый, кемдер хурлый. Әлеге бәхәсне Азатлыкның YouTube каналында укыгыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG