Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТНВ" көн буе сугышка кыстады: татар телен дә оста кулландылар


Телемарафон барышы
Телемарафон барышы

15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.

9 июльдән Татарстанда кешене Украинага барырга күндерүчегә дә 100 мең сум түли башладылар

15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.

"Җиңү гаскәренә кушыл" дип аталган телемарафон узачагы турында алдан ук реклам каты барды. Алдагы көнне "Болгар" радиосы ул хакта мәгълүматны даими биреп торды. Танылган җырчылар, түрәләр катнашачак дип ымсындырды.

Телемарафон 15 июльдә иртәнге сәгать 8дә үк ТНВ, "ТНВ-Планета" һәм "Болгар радиосы"нда башланды. Әлеге телевидениене нигездә Татарстан һәм республикадан читтә яшәүче татарлар гына карый, "Болгар радиосы"н да татарлар гына тыңлый. Әлеге радио тапшырулары Татарстанның кайбер район үзәкләрендә көн дәвамында яңгырап тора.

Телемарафон татар һәм урыс телендә алып барылды. "ТНВ" журналистлары белән бергә баскын сугышында катнашкан Рәсим Баксиков та алып баручы итеп билгеләнде.

Украинага сугышка барырга өндәү эшенә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, хезмәт һәм социаль эшләр министры Эльмира Зарипова кебек Татарстан түрәләре, сугышка үз ихтыяры белән китүче ирләр, табиблар җәлеп ителде. Марафонда Балтачтан китертелгән ханымнар, әбиләр сугышка ризык әзерләү турында сөйләде.

Марафонга кадәр берничә көн элек Татарстан сугышка китү өчен контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләнә торган акчаны 1,5 млн сумга кадәр күтәрде. Әлеге хәбәр телемарафонның шигаренә әверелде дияргә була. Эфир вакытында алып баручылар бу хакта даими искә төшереп торды. Бу күләмдәге акча 31 июльгә кадәр Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, ә Русия төбәкләре һәм чит ил кешеләренә дә түләнәчәге әйтелде. Иң мөһиме алар сугышка Татарстан хәрби комиссариатыннан китәргә тиеш диелде.

"Бу бик зур чыгымнар, әмма без моны хәл итми булдыра алмыйбыз", дигән иде элегрәк киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Карачай-Чиркәс республикасыннан соң бу Русиядә сугышчыларга түләнә торган иң зур сумма.

Бу гына да түгел, 9 июльдән Татарстанда кешене Украинага барырга күндерүчегә дә 100 мең сум түли башладылар. Кешене контракт төзергә дуслары, туганнары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, хакимиятләр һәм җирле оешма вәкилләре, шулай ук башка "физик затлар" чакыра ала диелгән.

Район-авылларда әзер ашлар, токмачлар әзерләнеп сугышчыларга озатыла. Болар хакында телемарафонда Балтач хатын-кызлары сөйләде.

"Re: Russia" мәгълүматынча, Русия сугышта катнашучыларга тоткан акчалар — мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармагына киткән акчаларга караганда — берничә тапкырга күбрәк. 2023 елның июленнән 2024 елның июненә кадәр хөкүмәт сугышта катнашучыларга һәм аларның туганнарына 2,75-3 триллион сум түләгән. Бу мәгариф өлкәсенә өч елга тотылган күләмгә тиң һәм 2024 елга федераль бюджеттан сәламәтлек саклау өлкәсенә бүленгән акчадан ике тапкырга күбрәк.

Бюджетка зыянны киметү өчендер киләсе елдан Русия салымны күтәреп куйды, әмма бу хакта телемарафонда сөйләүче булмады.

Тапшыруны алып баручылар татар һәм урыс телләрендә рухлана-рухлана сугышка китүчеләргә тиешле киемнәр дә, дарулар да, аяк киеме дә, башкасы да бирелә дип мактанды. Гәрчә Татарстанның күп кенә районнарында хәрбиләргә кирәк-яракка дип акча җыю инде гадәткә керде. Бу гына да түгел, район-авылларда әзер ашлар, токмачлар әзерләнеп сугышчыларга озатыла. Болар хакында телемарафонда Балтач хатын-кызлары сөйләде. Менделеевски һәм Алексеевски районы башлыклары сугышчылар өчен әзерләнгән токмачлар, шәмнәр, тиз әзерләнә торган ашларны күрсәтергә дип тә студиягә алып килгән иде.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сугыш башланганнан бирле һуманитар ярдәм җибәрүләре белән мактанды. Шул ук вакытта узган ел азагында ул җирле эшкуарлар теләмичә ярдәм итәләр дип зарланган иде.

Һуманитар ярдәмнән тыш, сугышка мәчеләрне дә җибәрә башлаганнар. Бу хакта студиягә песи белән килгән "Легенда" патриотик клубының җирле җитәкчесе Владимир Малыгин сөйләде.

Малыгин мәчеләрне фронтка җибәрү турында сөйли
Малыгин мәчеләрне фронтка җибәрү турында сөйли
Мәчеләр окоплардагы тычканнар белән көрәшә икән

2023 елны сугышка берничә мәчене җибәрүен һәм быел көзгә тагын җибәрәчәген әйтте.

"Алар ирләрнең нерв системнарын тынычландыра", диде ул. Ә иң мөһиме, мәчеләр окоплардагы тычканнар белән көрәшә икән. Донецки песиләре тычканнарны тотмый, диде.

Бу үзенә күрә бер мәзәккә әйләнде. Ул хакта төрле телеграм-каналлар язып чыкты. Мәчеләрне кызганучылар да булды.

Телемарафонда катнашучыларның һәркайсы сугышка барудан курыкмаска кирәк дип сөйләде. Яңа гына төзелгән "Батыр" батальоныннан 100 кешенең сугышка әзерлек үтәргә китүе турында әйтелде.

Контрактчыларның берсе тапшыруда сөйләвенчә, контракт төзү, рәсмиләштерү өчен хәтта берничә сәгать вакыт җитә.

— Монда барысы да тиз һәм җиңел эшләнә. Бер көндә диярлек рәсмиләштердек. Шул ук көнне медицина тикшеренүе уздым, сәгать 9да "Батыр үзәге" ачылды, инде сәгать 12гә бушаган идем. Шуннан соң карарны гына көттем, — диде ул.

Волчански яки Часов Яр янында Путин өчен үлеп калуның мәгънәсезлегенә төшенер өчен бераз тирәнрәк фикерләргә генә кирәк тә бит, Әтнәне басып алу беркемгә кирәк түгеллеген аңларга кирәк

Телемарафонга барлыгы 60 кеше җәлеп ителде. Алар арасында Татарстанның халык артисты Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин) кебек җырчылар да бар иде. Бәдретдинова сугышта катнашучыларны чын ирләр дип билгеләп узды. Алар иң яхшы сыйфатларга ия диде.

"CВО"да (Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атый) катнашучы Марат исемле егет ялга кайтып, минем концертыма килде. Без бөтен зал белән елап беттек. Әнисе белән апасын сәхнәгә чакырдык. "Улыгыз Марат кайнар сәламнәр җиткерде, бик нык яратам дип әйтте", дидем. Әнисе бик сөенде: "Балам исән-сау, рәхмәт", дип бертуктаусыз елады. Алай гына да түгел, ул сезне күрергә кайтты, дидем. Зур чәчкә бәйләмнәре күтәреп, әнисе һәм апасына бүләк итте Марат. Ул шундый матур күренеш булды. Бу яктан да үрнәк булды", диде Илсөя Бәдретдинова.

Аның сүзләренчә, Марат яраланып, госпитальләрдә яткан. "Аякларына бик каты зыян килгән.

"Марат, түгәрәкләнергә вакыттыр. Кечкенә балаң үсеп килә, дидем. "Илсөя апа, ничек инде мондый сүз әйтә аласыз. Анда минекеләр калды. Сез андагы егетләрнең күзләрен күрсәгез! Анда чын дуслык. Анда чын ир-атлар! Мин аларны калдырып китә алмыйм. Терелү белән, алар янына кире кайтачакмын", диде", дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова.

Телемарафонда катнашучылар
Телемарафонда катнашучылар

Журналист Фәридә Корбангалиева әйтүенчә, татар телен оста кулланып хакимият сугышка күбрәк республика авылларындагы татар ирләрен җәлеп итмәкче.

"Алар акчага туенып яшәмиләр, аннары "сезгә һөҗүм итмәкчеләр" дип даими миләрен юалар. Балык Бистәсе яки Нурлатны Украина бандерачалары басып алачак дип куркыталар. Читтән караганда бу бик кыргый күренә. Волчански яки Часов Яр янында Путин өчен үлеп калуның мәгънәсезлегенә төшенер өчен бераз тирәнрәк фикерләргә генә кирәк тә бит, Әтнәне басып алу беркемгә кирәк түгеллеген аңларга кирәк", ди ул.

Сугышка кодалау телемарафонына дини руханиларны да җәлеп иттеләр.

Марат Мәрданшин дога китапчыкларын күрсәтә
Марат Мәрданшин дога китапчыкларын күрсәтә

Ютазы районы мөхтәсибе Марат Мәрданшин ватаныңа куркыныч янаганда мөселман аны якларга тиеш дип сөйләде.

"Ислам дине хәрби хәрәкәтләргә тискәре мөнәсәбәттә. Ислам — яхшылык һәм тынычлык дине. Ләкин сезнең ватаныгызга куркыныч янаганда, шәригать мөселманга аны якларга куша. Моны сезнең өегезгә коралланган күршенең килеп янавы белән чагыштырып була. Бу очракта теләсә нинди ир үз гаиләсен яклап чыгачак", диде ул.

Мәрданшин хәрбиләр өчен чыгарылган дога китапчыкларын күрсәткәннән соң ватанны саклау өчен сугышка барудан курыкмаска чакырды.

"Кыйналган эт кебек озын гомерле булып яшәүгә караганда, горур арыслан кебек кыска гомер итү яхшырак", дип төгәлләде ул.

Күрше дәүләткә басып керүне мөселман руханиларының ватанны саклау белән аңлатуы инде гадәткә керде. Бу хакта имамнар җомга вәгазьләрендә дә, башка очрашуларда да даими сөйли. Татарстан мөфтие Камил Сәмигулин да күптән түгел Украинаның басып алынган җирләренә Татарстан хәрбиләре белән очрашуга барып кайтты.

Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев Азатлыкка әйтүенчә, мөфти Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүе шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый.

Ул — Кремльнең җинаятьчел боерыгын үтәүче генә

"Ул монда баскын буларак килде. Ни өчен дисезме, чөнки ул хәрбиләр өчен дини лидер — имам-капеллан буларак чыгыш ясый. Аның Украинага килергә һәм баскын сугышчылар белән очрашырга, шулай ук вакытлыча басып алынган Донбасс җирләрендәге аларның төзелешенә бернинди өлеш кертмәгән мәчетләрдә булырга хакы юк.

Оккупантларны якларга килгән һәр дини рухани да Украина өчен оккупант һәм һөҗүм өчен һәдәф булып тора. Мөфтиме, имаммы — мин уйлап тормыйча аңа ут ача алам. Шәригать ягыннан мин хаклы булачакмын, чөнки бу — минем туган җирем, ватаным, минем монда гаиләм яши һәм мин аны сакларга тиеш. Татарстан мөфтиенең монда берние юк — җире дә, ватаны да, беркеме дә. Ул — Кремльнең җинаятьчел боерыгын үтәүче генә", диде Исмәгыйлев.

Татарстанның телемарафонда җырчыларны, имамнары җәлеп итеп сугышка күбрәк контрактчыларны җыярга теләвен Фәридә Корбангалиева сугышка барырга теләүчеләрнең кимүе белән аңлата. Татарстан һичьюгы күп акчалар түләү хисабына чит төбәкләрдән кешеләр җәлеп итмәкче.

Узган елның декабрендә Татарстанда хәрби комиссар алмашынгач ук, кайбер телеграм-каналлар республиканың мобилизацияне Мәскәү таләп иткәнчә тиешле дәрәҗәдә уздырмавы сәбәпле яңа хәрби комиссар билгеләделәр дип язды.

Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак.

Ә мәетләр көн саен диярлек кайтарылып тора. Бүгенә Татарстанга алып кайтып күмелгәннәрнең саны 2110га җитте. Бу әле Азатлык Радиосы ачыклый алган саннар гына, чынлыкта алар күбрәк тә була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG