Русиянең халык артисты, 86 яшьлек Равил Шәрәфи Камал театрында соңгы спектаклен уйнады. Азатлыкның YouTube каналында әлеге хәбәр укучыларыбызны битараф калдырмады, фикерләр төрле булды. Алар арасында шәхсән артистка кагылганнары да, гомумән татар театры белән бәйлеләр дә бар.
"Ничек яратмаска андый артистны. Без бит шул Равил Шәрәфиев уйнаган чорда үскән буын. Авылдан салам түшәлгән машинада кыш көне Казанга килдек - Равил абыйның әҗәлне уйнавын карарга", ди бер укучыбыз.
Икенче укучыбыз театрда яхшы уйнаучылар китеп бетте дип уфтана. "Әйе, бетте чын уйнаучылар, йөрисе дә килми театрларга", дип язган ул.
Тагын бер укучыбыз шундый фикердә:
"Рәхмәт, Равил абый, сәламәтлек сезгә юлдаш булсын. Җайлап кына театрларны да бетерәләр. Татарчасы чамалы булган актерлар килде, сәхнәгә җилбәзәк спектакльләр менде, кая ул безнең Шәхсәнәм, Роза, Вера, Рәшидә апалар, Шәүкәт абыйлар. Алар синең җаныңа керә торган рольләр башкардылар. Милли хис, милли тел, татар җаны булырга тиеш һәр актерда, һәр куелган спектакльдә. Тинчуринны алты елда бетерделәр инде, кайда ул Рәшит Заһидуллин? Аның кебек талантлы режиссер юк ул, ә җитәкчеләргә талант кирәкми, Тинчуриннарның хәзерге спектакльләрен һәр авыл клубы аннан яхшырак куя. Камал театры үз югарылыгына кире кайта алырмы? Әллә аны да Тинчурин язмышы көтәме?".
"Алмаштыргысыз татар артисты, татар менталитеты, милләтне саклап торучы фундаменталь кешеләрнең берсе, дип бәяләүчеләр дә бар - андыйлар сирәгәя, ә безгә татарны милләт итеп калыр өчен андый кешеләр кирәк".
Равил Шәрәфиев турында: "Кырымның кемнеке икәнен әйтмичә киткән кеше" дип язучы да бар.
Узган ел Азатлык хәбәрчесе Равил Шәрәфиевкә интервью сорап мөрәҗәгать иткән иде. Илдәге соңгы вазгыятьне сәбәп итеп, актер баш тартты: "Сезгә интервью бирсәм, төрмәгә утыртырлар дип куркам. Бу яшемдә төрмәдә утыруны күтәрә алмам, авырып та торам, ачуланмагыз", диде.
Казанда яшәүче татар-мөселманнар арасында динилек көчәя. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимәсе, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова социологик сораштырулардан соң шундый нәтиҗә ясаган. Азатлык YouTube-нда: Ә сез мәчеткә йөрисезме? Намаз укыйсызмы? Сәдака бирәсезме? Ураза тотасызмы? дигән сораштыру уздырды.
"Йөрмим, сеңлем үлгәч кырыгынчы көнендә мәчеткә кереп мулла чакырган идем, "безнең бар да по графику" диделәр, "үлгәндә кем килгән иде, шул килсен", диеп чыгардылар... менә гайрәтем чикте. Үзем аллага ышанам, ә мәчеттә акча җыючылар гына утыра... юк анда Алла", дип җаваплаган бер укучыбыз.
"Динилек көчәю бик алама", дип санаучылар да бар.
"Ураза тотабыз. Сәдакалар бирәбез. Аллахка шөкер" дип язучылар да шактый.
Комментларны урысча язучылар да бар
"Монда ике аспектны искә төшерү мөһим: 1. Күпчелек татарлар милли традицияләрне дини йолалардан аера алмый. Мәсәлән, күп кызлар яулык бәйләүне татар традициясе дип уйлый. Ягъни, татар хатыны атеист була ала һәм шул ук вакытта хиҗап та киеп йөри ала. 2. Әгәр дә кеше мәчеткә йөрми икән, динилекнең артуы алай куркыныч түгел. Мәчетләргә йөрү куркыныч, чөнки аларның барысы да ФСБ агентлары белән контрольдә тотыла һәм күпчелек муллалар ФСБга эшли. Аларның максаты - мөселманнарның рухи үсеше түгел, ә Русиядәге фашистик режимны яклау өчен баш миен юу. Моны hәрвакыт истә тотарга кирәк", дип язалар.
"Сугышлар, дәһшәтле заманда гади халык сихердә һәм диндә юаныч эзли" диючеләр дә бар.
Бу атнада башкорт активисты Фаил Алсыновның адвокаты колониядә аңа карата көч кулланылуын раслады. YouTube-та күбесе активистны кызганып язган.
"Иреккә тизрәк чыксын иде. Нигә аны кыйнарга икән, әй Аллакаем. Балалар хакына ичмасам көч кулланмасыннар иде", дип язган бер укучыбыз.
Гаепсез кешене үч итеп утыртты, Хәбиров сиңа да килер ул көн, күрсәтер халык, алда әле күрәсең, азатлык безнең батырыбыз Фаилгә" дип язучы да бар.
Белешмә: Фаил Алсынов
Фаил Алсынов — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе.
1986 елны Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Мәктәпне авылда тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйнарга ярата. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр.
2007 елдан "Күк бүре" башкорт оешмасы әгъзасы була. 2011 елда Бөдендөнья башкорт корылтаенда эшли башлый. 2014 елда яңа җитәкче белән фикер каршылыгы сәбәпле аннан китә. Шуннан соң "Башкорт" оешмасын җитәкли. 2020 елда оешма Русиядә экстремистик дип танылды.
Узган атнада үткән Казан Сабан туена Татарстан президентының улы Искәндәр Миңнеханов Cartier күзлеге белән Louis Vuitton аяк киеме киеп килгән. Аерым алганда, президент улының күзлеге — Cartier 0393S — Русиядә якынча 130-140 мең сум тора. Бу хәлгә карата әллә ни аптыраучылар юк. Һәрхәлдә безгә килгән фикерләр шундый.
"Безнең президентыбыз һәм аның гаиләсе бай, сәламәт вә матур булырга тиеш - алар республиканың йөзе!" дип язган бер укучыбыз.
"Шуннан ни? Ул сезгә биш тиенлек күзлек кияргә тиешме?" дигән икенчесе.
Шулай да "Карак. Сатлык. Мәскәү кешесе Миңнеханов Казанны маңкорт ясаучы. Каһәр төшәр" дип язучы да бар.
Миңнеханов дигәннән, ул бу атнада Синҗанның Өремче шәһәрендәге татар мәчетен зиярәт итте. Татарстан мөфтие белән буш мәчет бинасын карап йөрде. Мәчеттә мөселманнар булмавына безнең укучыларыбыз да игътибар итте.
"Ә ничек аларга буш мәчетләр ошый! Кытай белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга ямьле этәргечтер! Камил хәзрәтне дә шул лагерьларына япсыннар иде", дип язган бер укучыбыз.
"Искәртеп алыгыз: имам сакалсыз. АКШ, Европада мөселманга сакалын көчләп кыралармы? Анда яшәүче мөселманнар кешеләрчә тормышлары өчен рәхмәтле булырга тиеш демократиягә", дигәннәр.
Шунда ук Синҗанны ничек язу турында да бәхәс чыкты. Берсе - Уйгырстан дисә, икенчесе дөресе - Төркестан ди.
Ә сез ничек саныйсыз, хөрмәтле укучылар. Фикерләрегезне безнең YouTube каналда калдыра аласыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум