Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Казанда татар-мөселманнар арасында мәчеткә йөрүчеләр һәм ураза тотучылар саны ике тапкырга арткан


Казанның "Ярдәм" мәчетендә җомга намазы
Казанның "Ярдәм" мәчетендә җомга намазы

Намаз укучылар да 20 процентка арткан диелә.

Казанда яшәүче татар-мөселманнар арасында динилек көчәя. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимәсе, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова социологик сораштырулар нәтиҗәсендә шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта институт сайты хәбәр итә.

Сораштыру 2024 елда Казанда яшәүчеләр арасында үткәрелгән. Анда күпме кеше катнашканы әйтелми. Тикшеренү "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме ярдәме белән әзерләнгән. Ул 2011 елда өйрәнелгән күрсәткечләр белән чагыштырылып бирелә.

Сораштыруның төп нәтиҗәләре мондый:

  • Соңгы 10 елда татар-мөселманнар арасында мәчеткә йөрүчеләр һәм ураза тотучылар (тулысынча яки өлешчә) саны ике тапкырга арткан;
  • Намаз укучылар (тулысынча яки өлешчә) — 20%ка арткан;
  • "Эчке" динилек (бу ислам кушканча яшәргә теләү белән бәйле) — 45,2%тан (2011 ел) 71,9 %ка (2024 ел) арткан;
  • Татар-мөселманнарның 70%ы Русиядә һәм туган шәһәрендә булган вакыйгаларга җаваплылык тоя;
  • Дин тотучыларның яртысы мохтаҗларга ярдәм итә, җәмәгать проектларына акча бирә, үз урамын, йортын, подъездын төзекләндерүдә катнаша.

"Татарстанда ислам илкүләм һәм җирле дәрәҗәдә социаль проблемнарны хәл итүгә юнәлгән эшлекле, интеграцияләнгән дин булып санала", диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарлар арасында мәчетләргә йөрүчеләр 5-6% тәшкил итә дип Азатлыкка сөйләгән иде.

— Хәзер ислам дине кире кайта. Мөселман гаиләләрендә күбрәк бала табарга тырышалар. Бу — уңай күренеш. Монда җитди тикшеренүләр кирәк. Шуның нигезендә генә фаразлар ясарга мөмкин. Бүген татарларның 80% үзен мөселман дип саный. Мәчетләргә йөрүчеләр – 5-6% процент. Үзем Казанда да мөселман гаиләләрен күп беләм, — диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты галиме Азат Ахунов татарда ислам һаман да йола дәрәҗәсендә саклана дип әйткән иде.

Бүген Казанда 80гә якын, Татарстанда — 1 500дән артык мәчет эшли дип санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG