Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай егете диверсиядә һәм танышларын "Русия азатлыгы" легионына җәлеп итү ниятендә гаепләнеп 15 елга хөкем ителде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җәза мөддәтенең беренче өч елын ул төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә үткәрәчәк. 

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Cибайда яшәүче 23 яшьлек егетне 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта республика прокуратурасының матбугат хәбәрендә әйтелә.

Егетне дәүләткә хыянәттә һәм диверсиядә (Җинаять кодексыныд 275 маддәсе һәм 281 маддәсенең 1 өлеше) гаепле дип тапканнар. Җәза мөддәтенең беренче өч елын ул төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә үткәрәчәк.

Куәт оешмалары вәкилләре ышандыруынча, ул "Украина хәрби күзләвеннән бирем алган" һәм "2022 елның мартыннан 2023 елның мартына кадәр үзенең танышларын" Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына җәлеп итмәкче булган.

2023 елда ул тимер юлдагы реле шкафына яна торган сыекча сипкән, нәтиҗәдә җиһаз сафтан чыккан диелә. Килгән зыянны 280,7 мең сумнан артык дип бәяләгәннәр. Шулай ук Сибай егете имештер интернеттагы каналда Русия гаскәрен "кимсетә" торган видео чыгарган.

Башкортстанда яшәүче егетне Сибай-Әлмөхәмәт станцияләре арасында реле шкафын яндыруда шикләнеп тоткарлаулары турында 10 мартта Shot Telegram-каналы язган иде, дип искәртә "Медиазона".

Янгынны тиз сүндергәннәр, поездлар хәрәкәтенә бу хәл йогынты ясамаган.

Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РБК Сибайда яшәүче Алик Баһаутдинов турында сүз бара, дип язды.

Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, Баһаутдинов Украинадагы сугышны "туктату максаты белән" ут төрткән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Башкортстан һәм Татарстанда Украина ягына күчәргә теләүчеләр турында хәбәрләр булып тора.
  • Быел апрельдә Татарстан кешесен Украина ягына күчәргә тырышуда гаепләп, тугыз елга хөкем иткәннәр иде. 36 яшьлек Вячеслав Кузнецов Русия белән Украина чиген үтеп чыгып "Русия Азатлыгы" легионына керергә теләгән. Белгород өлкәсенең төрле урыннарында җәяүләп кенә чикне үтеп чыкмакчы булган, тик аны ике тапкыр хәрбиләр кире борган. 2023 елның июнендә кабат чикне үтеп чыкмакчы булган чагында татарстанлыны куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган.
  • Русия тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, "Русия азатлыгы" легионы 2022 елның мартында, Украина президенты Владимир Зеленский кушуы белән төзелгән. Янәсе бу Русиядән ихтыяриларны табып, аларны Украина ягында сугыштыру, ә алга таба "Русиядә терактлар кылып, үзәк хакимиятне бәреп төшерү" өчен эшләнгән.
  • Былтыр март аенда "Русия азатлыгы" легионы Русиядә террорчы оешма дип табылды. Хәрби төркем ак-зәңгәр-ак төсләрдәге байрак куллана, активистлар аны сугыш башланганнан соң "азат Русия" байрагы буларак тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG