Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украина сугышын хуплаучы һәм Баймак вакыйгаларын кимсетүче фильм төшерүгә 14,3 млн сумлык грант бирелгән


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның кино өлкәсендә грантлар кайсы фильмнар өчен биреләчәге билгеле булды. Биш кино арасында Украина сугышы һәм Баймак вакыйгасына багышланган фильм бар.

"Бер җәядән очкан уклар" (башкортчасы: "Бер яндан осҡан уҡтар") дип аталган әлеге фильм тулы метражлык тасма булачак. Аңа бюджеттан 14,3 млн сум каралган. Шулай ук өстәмә финанслар да каралган. Фильмның чыгымнары 17,4 млнга төшәчәк.

Кино 80 минутка исәпләнгән. Аның сценарий авторы дип Зөһрә Буракаева күрсәтелгән. Фильмны "Центр развития искусств "Импульс" оешмасы төшерәчәк.

"Бер җәядән очкан уклар" тасмасы чын вакыйгаларга нигезләнгән, ул хәзерге Башкортостанда — Урал аръягының бер шәһәре һәм авылында үсеш ала, диелә. Авторлар күпчелек персонажларның тормышта прототиплары бар, әмма барлык исемнәр үзгәртеләчәк, ди.

Фильмда Назаров гаиләсендә өч бертуганның тормыш юлы күрсәтеләчәк: Мурат байлык туплый, Азатны "экстремистлар файдалана", төпчек Илнур Украина сугышына ихтыяри булып китә. "Аның әсирлеккә төшүе турындагы хәбәр Азатны кулга алу белән бер вакытка туры килә, һәм бу бөтен гаиләнең тормышын үзгәртә…" дип тасвирлый фильм турында авторлар.

Фильмда Украина сугышын хуплау, ә экстремизм һәм мәгълүмати сугыш — "җәмгыятьне эчтән җимерүче" төп куркыныч әйберләр дип сүрәтләнәчәк. Фильмның социаль әһәмияте буларак Баймак вакыйгалары әйтелгән. Авторлар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның 6 февральдә бу хакта әйткән фикерләрен китергән. Хәбировның сүзләре нигезендә фильмның "төп идеясы" корылган ди авторлар.

"Фильмның финалын якты, өмет бирә торган итеп күрсәтү планлаштырыла, тамашачыларны бердәм һәм көчле Русиядән башка Ватаныбыз юклыгын аңларга чакыра", дип язган авторлар. "Фильм махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерү билгесе дә булып торачак", дип өстәгән алар.

Фильмның оригинале урыс һәм башкорт телләрендә төшереләчәк. Моннан тыш, башкортча диалогларны урысчага дубляжлану һәм фестиваль өчен инглиз субтитрлары белән ясау каралган.

Киноның премьерасы Уфада, Стәрлетамак, Салават, Сибай, Нефтекама, Мәләвез, Белорет шәһәрләрендә узачак.

• 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
• Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
• Быел гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
• 18 июльдә мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу - "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды.
• "Аспекты" белешмәләренә күрә,"Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган.
• Башкортстан Украинадагы сугышта үлүчеләр саны ягыннан беренче урыннарда бара. Азатлык Радиосы исәбенә караганда, республикадан кимендә 3 160 кеше үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG