Русиядә гаскәр турында "фейклар" тарату һәм гаскәрне "кимсетү" турындагы маддәләр нигезендә өч ел эчендә 615 җинаять эше ачылган. Бу хакта ТАСС белән әңгәмәсендә Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин әйткән.
"Фейклар" тарату турында 444 җинаять эше ачканнар, шуларның 141е — узган ел ачылган.
"252 кешегә ачылган 244 җинаять эше мәхкәмәгә җибәрелде. Шуларның 103 кешегә ачылган 97се — 2024 елда мәхкәмәгә тапшырылды", дигән Бастрыкин.
Аның сүзләренчә, Русия гаскәрен "кимсетү" турында барлыгы 171 җинаять эше ачылган.
Күптән түгел Русия Думасында Җинаять кодексына төзәтмәләр әзерләделәр, бу төзәтмәләр ил гаскәрен "кимсеткән" яки чикләүләр кертергә чакырган өчен җәзаны кырыслата. Хәзерге вакытта гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы җинаять эшен бары тик кеше Административ хокук бозулар кодексындагы "гаскәрне кимсетү" маддәсен берничә тапкыр бозган булса гына ача алалар. Ә депутатлар әгәр дә русияләр моны "шәхси файда өчен" эшләгән булса, аларны шундук җинаять маддәсе нигезендә җәзага тартырга тәкъдим итә.
- Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
- Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә керде. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
- Мәскәүнең Украинага каршы алып барган сугышы дәвамында русияләрне һәм чит ил ватандашларын гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы административ һәм җинаять маддәләре, шулай ук гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турындагы җинаять маддәсе нигезендә 241 миллионлап сумга штрафка тартканнар. Моны Югары мәхкәмә каршындагы мәхкәмә департаменты белешмәләренә таянып, "Вёрстка" исәпләп чыгарган иде.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
- Былтыр көз көне "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага "гаскәрне кимсетү" өчен штраф салганнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум