Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда" гаепләнүчеләрнең эшләрен Оренбур өлкә мәхкәмәсе караячак


Баймактагы каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024
Баймактагы каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024

Тәртипсезлекләрне оештыруда ун кеше гаепләнә. Алтынчы Кассация мәхкәмәсе барысының да сак астында утыру вакытын 2025 елның 17 апреленә кадәр озайткан.

Русия Тикшерү комитеты тарафыннан "Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешенең җинаять эшләре Оренбур өлкә мәхкәмәсендә каралачак. Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе шундый карар чыгарган. Бу хакта Telegram-чатларда гаепләнүчеләрнең туганнары хәбәр итте.

Бу — Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәмәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина. Былтыр сентябрь ахырында тикшерү комитеты аларның җинаять эшләрен аерым карарга дип билгеләгән иде.

Унысын да "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Шул ук вакытта Мөхәмәтов, Йылкыбаев, Әюпов, Дәүләтов, Якупов һәм Рәхмәтуллина "хакимият вәкиленә карата гомеренә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" турында да (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаепләнде.

Алтынчы Кассация мәхкәмәсе бөтен гаепләнүчеләрнең дә сак астында утыру вакытын 2025 елның 17 апреленә кадәр озайткан.

Элегрәк Азатлык Радиосы Юлай Әюпов, Әлфинур Рәхмәтуллина, Ильяс Байгускаров һәм Салават Йылкыбаев турында тулырак язган иде.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Бер ел узуга Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин "Баймак эше" нигезендә ничә кешенең мәхкәмә каршына басуын әйтте. Аның исемлегендә 67 кеше. Әмма Бастыркин исемелегендә тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлгән Рифат Даутов һәм сорау алудан соң үз-үзенә кул салган Миңнияр Байгускаров юк.
  • "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
  • 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG