Яңа уку елы башланып китте. Татарларның бер өлеше аны мөһаҗирлектә — чит илдә бөтенләй башка шартларда каршы ала. Ата-аналар балаларын беренче сыйныфка озата, белем йортына тәүге адымын ясаган укучылар исә башка тел мохитенә, яңа укыту програмына, яңа дуслар янына килеп эләгә. Мөһаҗирлектә мәктәпкә тәүге адымын ясаучы балаларның ата-аналары нинди хисләр кичерә, яңа мәгариф системыннан нәрсә көтә һәм бу шартларда татар телен ничек саклап калырга җыена? Азатлык Германия, Канада, Словакиядә яшәүче ата-аналар белән сөйләште.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң һәм аңа кадәр төрле сәбәпләр белән меңләп татар чит илгә күченде. Алар кимендә ике ел тирәсе чит мохиттә гомер итә. Дөрес, без сорашкан ата-аналар арасында инде дистә ел яшәүчеләр дә бар. Башка илгә күченү күп гаиләләр өчен сынау булып тора. Балаларга бигрәк тә авыр, чөнки аларга мәктәп мохитенә дә ияләшергә кирәк. Башка телдә белем алу интеграция юлында зур кыенлыкларның берсе. Әмма, гадәттә, балалар телне тиз үзләштерә һәм яңа сыйныфташлары белән уртак тел таба.
"Укырга күңелле хисләр белән бара"
Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң Германиягә яшәргә күчкән Чаллы шәһәренең элекке тарих укытучысы Раушан Вәлиуллинның кече улы беренче сыйныфка укырга киткән. Ул яшәгән шәһәрдә "Беренче сентябрь" инде 22 августа ук булган.
— Беренче сыйныфка киткән улым гаиләдә өченче бала. Ике олы балабыз да алман мәктәбендә укый, чөнки без 2023 елның апреленнән Германиядә яшибез. Алар тиз арада яңа укуга күнегеп, аннан рәхәт күреп, дуслар табып, телне үзләштереп йөрде. Кече улыбыз да абыйсы һәм апасына карап мәктәпкә барырга хыялланды. Аңарчы ул балалар бакчасына йөрде.
Алман мәктәбендә кызыклы гына гадәт бар. Беренче сыйныфка тәүге тапкыр барган көнне укытучыга бүләк ясау, аны чәчәккә батырулар юк. Киресенчә, монда балаларга Schultüte дигән бәйрәм пакеты бүләк итү гадәте яши. Аның эченә баллы ризыклар, уенчыклар салдык. Бу мәктәпнең беренче көннәрен матур итеп истә калдырсын өчен яхшы күренеш. Улыбызның мәктәптә дуслары да бар. Ул алар белән балалар бакчасыннан таныш. Укытучыбыз да яшь акыллы алман кызы. Шуңа да улыбыз беренче көннәрдән үк укырга йөри, күңелле хисләр белән өйгә кайта һәм мәктәптә нәрсә эшләгәннәре турында кайткач кызык итеп сөйли.
Германия мәгариф системы Татарстандагы мәктәптән нәрсәсе белән аерыла? Үземнең балаларымнан карап әйтә алам, өч балам да монда мәктәпкә бик теләп бара һәм укудан кызык таба. Уртанчы бала — кызым аерманы беренче көннән үк сизде. Укыту процессы уен формасында оештырыла, аларда яңа ачышларга кызыксыну уяталар. Кызым Татарстандагы мәктәптә интегеп, яратмыйча, теләмичә йөрдем, кич буе күз яшенә батып өй эше эшли идем идем ди. Монда рәхәтләнеп укырга йөри, дәресләрдән соң "продленка"га теләп кала. Анда өй эше дә эшләнә, уеннар да оештырыла, яшьтәшләре белән аралашу да була. Өй эшләрен күргәнебез дә, белгәнебез дә юк. Алар алман телен дә тиз үзләштерде.
Билгеле, Германиядә татар телен укыту юк. Ике өлкән балабыз кирилл хәрефләрен белсә, беренче сыйныфка киткән төпчек улыбыз беренче адымнарыннан ук латин әлифбасын өйрәнде. Ул урыс һәм татар телен өйрәнмәячәк. Нәрсә эшләргә була? Без көчебездән килгән кадәр өйдә татарча сөйләшәбез. Мин башка мөмкинлекне күрмим. Германиядә социаль татар мохите юк. Илдә татар гаиләләре бар, ләкин аралар ерак — 200-300 км. Бер-ике айга бер очрашып кына була.
"Мәктәп формасы да, рәсмилек тә юк"
Германиянең Штутгарт шәһәре янында яшәүче тагын бер татар гаиләсе (иминлек хакына исемен һәм шәһәр атамасын язмауны сорады - ред.) баласы да беренче сыйныфка укырга киткән. Әле бер атна гына укуына карамастан, инде зур үзгәрешләр булуын күзәтүе турында сөйләде ул.
— Без инде ике елдан артык эмиграциядә яшибез. Кызым Германиядә беренче сыйныфка китте. Монда мәктәпкә 6 яштән йөриләр. Минемчә, мәктәпнең "Беренче сентябрь" (Германиядә Белем көне августта - ред.) чарасы бик югары дәрәҗәдә оештырылды. Ул беренче чиратта балалар өчен үткәрелде. Монда мәктәп формасы юк, беркем дә тышкы кыяфәткә игътибар бирми. Русия мәктәпләрендә, кагыйдә буларак, Белем көне тантаналы рәсми "линейка" итеп оештырыла, анда балалар үрә катып басып тора, рәсми чыгышлар яңгырый. Германия мәктәбендә исә, рәсмилек түбән дәрәҗәдә, беренче урында — балада шатлык хис уяту. Миңа калса, бу бик яхшы. Бала мәктәпкә үз ихтыяры белән бара. Анда курку, ямансулык хисе юк. Сыйныфта 20 бала утыра. Инде якынча укыту процессы белән таныштым. Минем өчен бик мөһим әйбер — баланы пропаганда, милитаризм тәрбия белән башын катырмаячаклар. Монда Татарстандагы кебек "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе дә, хәрби чараларда катнаштыру да юк.
Әлбәттә, кызыма башта кыен булачак, чөнки ул татар баласы һәм алман теле аның өчен туган тел түгел. Минемчә, моннан шул кадәр зур проблем ясарга кирәкми. Балалар телләрне олыларга караганда җиңелрәк һәм тизрәк өйрәнә. Кызымның полилингваль булып үсүе мине куандыра. Өйдә без бары тик татар телен кулланабыз. Шуңа да 6 яшьлек кызыбыз татарча иркен укый, татарча яза. Бала туган телендә сөйләшергә һәм үз тамырларын онытмаска тиеш.
"Иң ошаганы — балага вакытны дөрес кулланырга өйрәтәләр"
Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче, Alima Academy онлайн-мәктәбе оештыручысы һәм дүрт бала анасы Алимә Сәлахетдинованың да төпчек улы беренче сыйныфка киткән. Аның сүзләренчә, моңа кадәр аның улы бер ел дәвамында мәктәпкәчә сыйныфта укыган һәм белем алырга, андагы тәртикә әзерлек узган.
— Миндә күп хисләр юк, чөнки эшләр, мәшәкать күп, — ди ул. — Олы улым көллияткә, икенче улым яңа мәктәпкә китә. Шуңа да бездә күбрәк оештыру эшләре, һәрбер эшне вакытында җитештерү бурычы тора. Улым мәктәпкәчә сыйныфка укырга узган ел ук киткәнгәме, бездә зур хисләр тумагандыр дип уйлыйм.
Канада мәгариф системы Татарстанныкыннан күп яктан аерыла. Монда атналык түгел, 9 көнлек систем эшли. Миңа иң ошаганы — балага вакытны дөрес кулланырга өйрәтүләре. Өй эшен күп итеп бирдек, эшлә, дигән принцип юк. Өй эше беренче сыйныфтан атнага бер тапкыр — җомга бирелә. Ул аны атна дәвамында эшләргә тиеш. Башлангыч сыйныф баласы аны эшләмәсә, ата-анасы, укытучылар ярдәм итә ала. 4нче сыйныфтан соң бала үзе чамалап өй эшен эшли башлый. Time management (вакыт белән идарә итү) дигән әйбер миңа бик ошый һәм мин аны бик файдалы дип күрәм. Олы улым көллияткә бара, бу университет алдыннан уза торган систем. Мин аның нинди мөстәкыйль булып тәрбияләнүен, нинди фәннәрне сайлавын күзәтәм. Миңа калса, бу мәгариф системының нәтиҗәсе.
Без мәктәптә укыганда безнең арттан укытучылар йөрде, күп кенә студентлар югалып кала иде. Биредә 2-3нче сыйныфтан бала үзенә җаваплылык алып эш итә. Башлангыч сыйныф 6нчы сыйныфка кадәр дәвам итә, минем кызым Канада мәктәбенең бу системын башыннан ахырына кадәр узды. Мәктәпнең төп шигарләре — тырышлык, кешене хөрмәт итү, үз-үзеңне хөрмәт итү, әйләнә-тирәне саклау һәм күптөрлелек. Бу шигарләр мәктәпкә якын түгел кебек, ләкин чынлыкта мин моның файдалы йогынтысын күрәм.
Квебек провинциясендә фанцуз телендә укытыла, һәрвакытта француз телендә сөйләшергә кушыла. Бу мин укыган татар гимназиясе шартларын хәтерләтә. Әмма концертларда инглизчә җырлый алалар, аны яхшы кабул итәләр. Мәктәптә "син" дип дәшәләр. Совет илләрендәге кешеләр бала белән укытучы дус була алмый, ди. Бу дуслык түгел, бу остазлык. Монда балалар укытучылар белән бергә бәйрәм итә, бергә җырлый ала.
Бу шартларда татар телен ничек сакларга? Олы улларыма 9-10 яшь булганда репетитор табып, татар теле дәресләре оештыра башлаган идем. Туган телдә өйдә генә сөйләшеп, аны кухня теленә калдырып кына еракка китеп булмый. Полилингваль мохиттә тел онытыла, аның үсеше туктала. Мин татар теле укытучысы таптым. Безгә гаилә дуслары да кушылды. Без инде 5-6 ел шулай татар теленә укытабыз. Безнең Alima Academy эшли, анда бик күп төркемнәр бар. Балаларыбызның телен саклыйбыз дип кенә түгел, үстерәбез дип тә горурланып әйтә алам. Оттава университетында күптеллелекне өйрәнәм һәм кыска тикшеренү язам. Хәзер төп тенденция — миграция вакытында гаиләдә икенче, өченче һәм төпчек бала туган телне саклап бетерми. Минем иң кечкенә һәм иң зур улым татар телендә иң яхшы фикер йөртүчеләр, мең шөкер. Аларның телләре туган телдә ачылды, алар инглиз телен белә, французча укый, урысча аңлый. Барлык ата-аналарга киңәш: өйдә татар телендә сөйләшәбез дигән фикер чит илдә җитми, татар телендә ниндидер контент табарга кирәк.
"Монда Белем көне төшенчәсе әллә ни әһәмиятле түгел"
Словакиядә яшәүче татар гаиләсенең дә (исеме иминлек хакында әйтелми - ред.) икенче баласы беренче сыйныфка бара. Элегрәк алар Чаллыда яшәгән.
— Дөресен генә әйткәндә, бернинди хисләр юк әлегә. Аллаһка шөкер, балалар исән-сау үсәләр, укыйлар — шуңа рәхмәтлебез. Без яши торган илдә Белем көне, "мәктәпкә бару" кебек төшенчәләр әллә ни әһәмияткә ия түгел. Бу бала тормышында чираттагы чор гына. Дүшәмбе мәктәп бусагасына баскач, бәлки, ниндидер сентименталь эмоцияләр булыр — карарбыз. Аннары шунысы да бар: безнең балалар йөри торган мәктәп каршында балалар бакчасы да бар, сабыйлар иң элек шунда йөрде, бөтен укытучыларны, системны белә — шуңа күрә бу алар өчен әллә ни яңалык түгел. Ул бару яңа уку елы кебек кенә кабул ителә. "Беренче класска барам" дигән зур стресс ясалмый. Бу әйбергә, әйткәнемчә, зур әһәмият бирелми, дулкынлану да, борчылу да юк.
Русиядәге мәгариф системын белеп бетермим. Безнең балалар инглиз телле хосусый мәктәпкә йөри. Ул АКШ системына нигезләнгән. Мәктәбебез кечкенә, шуңа күрә һәрбер балага шәхси мөгамәлә дигән әйбер бар, шөкер.
Олы кызыбыз татарча да, урысча да, инглизчә дә әйбәт белә һәм ул телләрдә сөйләшә. Иң яхшы белгән теле — инглизчә. Әмма өйдә дә, дәү әниләре белән дә татарча һәм урысча чагыштырмача яхшы аралаша. Быел беренче сыйныфка бара торган улыбыз белән алай түгел. Балалар бакчасына йөри башлаганчы гел татарча сөйләште, теле татарча ачылды. Аннары бакчага йөри башлау белән бер ел дәвамында татарча-инглизчә сөйләште. Хәзер тулысынча инглизчәгә генә күчте. Без дә аңлата-аңлата арып бетәбез, ахыр чиктә һәрвакыт диярлек татарчадан инглизчәгә күчәбез. Иң мөһиме — үсә торган малайга теге яки бу мәсьәләне ул аңларлык итеп аңлату. Татар теле кайгысы калмый инде монда. Элек мин моңа борчылып карый идем, хәзер инде тыныч кабул итә башладым. Барыбер вакыт-вакыт татарча-урысча сөйләшергә тырышам, ләкин улыбыз очрагында бу бик авыр. Тел мәсьәләсендә дә балалар төрле була икән — шуны аңладым. Кызыбыз, берьюлы берничә телне җиңел үзләштерә, ә малай андый түгел. Мин моны нормаль күренеш дип саныйм. Иң мөһиме, сау-сәламәт, акыллы, кем әйтмешли, тәүфыйклы ир-ат булып үссен.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 2022 елның 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде. Соңрак аларның бер өлеше кире илгә кайтты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум