Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу канун беренче чиратта татарга суга, Русиядә милли оешмаларның иң күбе татарга туры килә"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия думасы депутаты Михаил Матвеев "Милли-мәдәни мохтариятләр турында" канунга төзәтмәләр тәкъдим итте. Өлге авторы берәү генә – КПРФ фракциясендәге хезмәттәшләре Матвеевның тәкъдимен хупламады. Хәзер канун өлгесен профильле комитет карый, ул аны Дума шурасына тәкъдим итү турында карар кабул итәргә тиеш. Канунга нинди үзгәрешләр тәкъдим ителүен, активистлар һәм экспертларның бу хакта ни уйлавын белештек.

Русиянең Милләтләр эшләре федераль агентлыгы 2024 елның 9 августында бастырган исемлеккә күрә, илдә 1330 милли-мәдәни мохтарият теркәлгән.

Исеменә карамастан, милли-мәдәни мохтариятләрнең хәзерге хәле – сәяси яки административ берәмлек түгел, ә иҗтимагый оешма. "Русия Федерациясенең мәдәният турында канун нигезләренә" күрә, дәүләт "үз милли-дәүләт берәмлекләреннән читтә компакт яшәүче яки дәүләтчелеге булмаган барлык этник бергәлекләргә" мондый автономияләр төзү хокукын гарантияли.

"Милли-мәдәни автономия турында"гы канун 1996 елда кабул ителә, аңа соңгы үзгәрешләр 2014 елда кертелә. Канун әлеге мохтариятләрне "тел, мәгариф, милли мәдәниятне үстерү мәсьәләләрен мөстәкыйль чишү, Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту, милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау, диннәр арасындагы диалогка ярдәм итү, шулай ук мигрантларның социаль һәм мәдәни җайлашуына һәм интеграцияләнүенә юнәлдерелгән эшчәнлекне тормышка ашыру өчен <...> үзбилгеләнү формасы" дип билгели.

Шулай итеп, милли-мәдәни мохтариятләрне чит дәүләттән килгән мөһаҗирләр һәм аларның токымнары, үз федераль субъектлары булмаган асаба халыклар, шулай ук үз милли республикаларыннан читтә яшәүче милли җәмгыятьләр булдыра ала. Мәсәлән, грекларның, казакъларның һәм нугайларның федераль мохтариятләре, Красноярски крае чуашларының һәм Татарстан мариларының җирле мохтариятләре бар.

Бу һәм башка милли-мәдәни мохтариятләр мәдәни чаралар уздыра, милли бәйрәмнәр оештыра. Кайбер төбәкләрдә алар каршында милли бию, һөнәрчелек һәм туган тел курслары эшли. Петербурда берничә милләт мохтариятләре һәр ел уза торган тел фестивальләрендә катнаша – әлеге мәгърифәт чараларында галимнәр һәр үзешчән лингвистлар телләрнең күптөрлелеген күрсәтә. Кайвакыт мохтарият җитәкчеләре сәяси белдерүләр дә ясый. Әйтик, 2023нең җәендә 22 федераль мохтарият вәкиле Владимир Путинның сәясәтен һәм "Русия бәйсезлеге өчен көрәшен" хуплаган мөрәҗәгать имзалады.

Михаил Матвеев — тарихи фәннәр докторы, сәяси һәм социаль кризислар чорында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге тарихы белгече. КПРФ әгъзасы, Самар губерна думасының элекке депутаты. 2014 елда Кырым аннексиясен актив хуплады. 2022 елда "ДХР" белән "ЛХР"ның бәйсезлеге өчен тавыш бирде. 2024 елда "мигрантлар агрессив рәвештә шәригать урнаштырмакчы була" дип Рамзан Кадыровның тәнкыйтенә эләкте, шуннан соң акланулы видео яздырып чыгарды.

Үз канун өлгесендә депутат "мохтарият" терминыннан тулысынча баш тартырга һәм хәзерге милли-мәдәни мохтариятләрне "милли-мәдәни берләшмәләр"гә үзгәртергә тәкъдим итә. Бу Руссия дәүләтенең соңгы елларда хакимиятне үзәкләштерүгә омтылуы белән бәйле була ала. Элегрәк американ белгече Пол Гобл билгеләп үткәнчә, үзәкләштерү сәясәте символлар яссылыгында да бара – төбәкләрнең артык "ирек ярату" омтылышын бетерер өчен, аларның реаль вәкаләтләре генә түгел, ә билгеле бер сүзләр дә юкка чыгарыла. Шуларның бер мисалы буларак, Русиядә милли республикаларда президент атамасының башлыкка үзгәртелүен әйтергә була.

Самар депутаты тәкъдим иткән төзәтмәләр атама мәсьәләсе белән генә чикләнми. Матвеев шулай ук мондый оешмаларның максатларын юридик билгеләүне үзгәртергә кирәк дип саный.

Моннан тыш Матвеев административ-территориаль бүленешнең һәр дәрәҗәсендә конкрет этник төркем мәнфәгатьләрен бары тик бер генә милли-мәдәни берләшмә башкарырга тиеш дип саный. Әйтик, әгәр бер федераль алман берләшмәсе бар икән, икенче альтернатив берләшмәне теркәп булмаячак. Кайсы да булса милләтнең төбәк, шәһәр һәм җирле берләшмәләренә килгәндә – федерациянең һәр субъектында һәм муниципалитетында, Матвеев тәкъдим иткәнчә, нибары бер оешма гына эшли ала.

Тәкъдим ителгән төзәтмәдә чит ил чыганакларыннан финанслану, мәдәни чараларда башка дәүләт байракларын һәм гербларын куллануны тыю өстәлгән.

"Бу канун өлгесе беренче чиратта татарга кагыла"

Сәяәсәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, монда татарларга да куркыныч яный, чөнки татарлар бу юнәлештә актив эшләүче милләтләрнең берсе.

"Татарда милли мохтәрият системы бар, аның 50дән артык төбәктә бүлеге эшли дип беләм. Шул ук вакытта Дөнья татар конгрессы бар, ул паралель структура булып тора. Русиянең кайбер төбәкләрдә биш татар оешмасы, яки 10 оешмасы булырга мөмкин. Аларны бер вертикальгә җыю татарга зыян китерә ала, чөнки үзара көндәшлек юкка чыгачак. Бу үсешне, фикер плюрализмын бетерәчәк. Русиядә түрәләрдә барысын да бер вертикальгә тоташтыру нияте әллә кайчан йөри.

90нчы еллар уртасында Русиядә мохтәрият турында канун милли оешмаларны контрольдә тоту өчен кабул ителде. Канун нигезендә милли мохтәриятләргә акча бирелә, аерым вазифа йөкләнә, элек аларның җирле парламентларга тәкъдим белән чыгу мөмкинлеге бар иде, аның вәкилләре җәмәгать пулатларында утырды. Ягъни, сәяси-иҗтимагый тормыштка канашу мөмкинлеге булды.

Заманында мөфти Тәлгать Таҗетдин бердәм мөфтият булдыру тәкъдиме белән чыкты. Моның артында Рамзан Кадыров тора иде, гәрчә бу турыда үзе әйтмәсә дә. Барлык мөфтиятләрне бетереп, йә Уфада, йә Мәскәүдә аны оештыру проекты әзерләнде. Ул чакта Владислав Сурков (президентның элекке ярдәмчесе - ред.) белән килешенгән проект иде. Шул ук вакытта мөфти Равил Гайнетдин Владимир Путинга барып җитеп, аңа бу берләшүнең асылын аңлатты. Шуннан соң Путин моңа каршы төште.

Бу канун өлгесе беренче чиратта татарга кагыла, чөнки Русиядә милли оешмаларның иң күбе татарга туры килә. Татарлар төрки дәүләтләр белән эш итә, төрле сабантуйларда Төркия, Казакъстан байраклары күтәрелергә мөмкин. Монда кызыл байрак куеп, татарның эшчәнлеген сәяси яктан кисү омтылышы бар. Миңа калса, бу канун өлгесе кабул ителмәсә дә, компромисс дигән сылтау белән йомшак варианты булуы ихтимал.

Милли телләрне тыю, республикаларның сәяси һәм икътисади статусын бетерү һәм аларны кимсетү бер парадигмада бара. Бер милләт, бер дәүләт, бер тел стратегиясе башка халыкларның хокукы юклыгын күрсәтә.

Парадоксаль хәл килеп чыга, заманында Русия тышкы эшләр министрлыгы Дөнья татар конгрессын Русия ватандашлары белән яхшы эшли торган оешма дип берничә тапкыр атады. Төбәктә бер оешма гына калырга тиеш булса, Татар конгрессының оешмаларын йә бетерәләр, йә мохтәрияткә кушалар дигән сүз. Конгрессның үзен тышкы эшләр белән шөгыльләнә торган оешма итеп калдырырга мөмкиннәр. Татарстанда да аның бүлекчәләре бар бит әле.

Бу катлаулы процесс. Минемчә, Татарстан җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге канун өлгесенә каршы төшәчәк", диде Айсин.

"Үзәкләштерү омтылышы күзгә күренеп тора"

Тарихчы, Русия дәүләт һуманитар университетының элекке фәнни хезмәткәре Мария (исеме "теләнмәгән оешмалар" турындагы канун аркасында үзгәртелде - ред.) беренче карашка, канун өлгесе авторы бер сүзне икенчесе белән генә алыштыра, әмма чынлыкта бу төзәтмәләр милли азчылыкларның конституцион хокукларын боза дип саный.

"Депутат Матвеевның тәкъдимнәре – үзәкләшү һәм унификациянең ачыктан-ачык омтылышы. Бер халыкның берничә мохтарияте булуын тыю зур булмаган мәдәни үзәкләр һәм түгәрәкләр саны кимүгә китерәчәк, ә хакимият вертикале аларның эш планын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Мохтариятләрнең эшен урыс телен яклауга юнәлдерү тәкъдиме турында ни дә булса әйтүе кыен – дәүләтнең урыслаштыру сәясәте аркасында күп кенә асаба халыкларның телләре юкка чыгу куркынычы астында булганда, бу тәкъдим кимсеткеч булып яңгырый", ди ул.

Тикшеренүче фикеренчә, Русиянең милли сәясәтендәге үзгәрешләр йөз ел элек булган вакыйгаларны хәтерләтә: "Әлеге канун өлгесе Ленин белән Сталинның 1922 елгы бәхәсен хәтерләтә. Ул вакытта СССРны оештыру турында сүз барганда интернационализм тарафдары Ленин, һәр республиканың үз хакимият органы, милли теле һәм үзбилгеләнүеннән алып, аерылып чыгуга кадәр хокукларын күздә тоткан федератив төзелешне яклап чыга. Сталин исә катгый унитар дәүләт эчендә бары тик милли-мәдәни автономиягә генә дәгъва итәргә мөмкин булган автономизация планын тәкъдим итә. Ленин Сталинны бөек державачыл шовинизмда гаепли һәм федерация оештыруда нык тора. Шуңа да карамастан, СССР тиз арада тоталитар дәүләткә әверелә, лояль булмаган милли элиталар репрессияләнә, милли мәнфәгатьләр кысыла, ә интернационализмга алмашка империя дискурсы килә".

Матвеев тәкъдим иткән төзәтмәләр, гомумән алганда, инде бервакыт үтелгән юлны кабатлый. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, күпмилләтле зур илдә мондый тәҗрибәләр гадәттә җитди кризиска китерә. Совет берлеге 1980нче еллар ахыры-1990нчы еллар башында нәкъ менә шундый кризисны кичерде, һәм без моның Совет берлегенең юкка чыгуына китергәнен дә беләбез. Киләчәктә мондый кризислардан качарга тырышу яхшы булыр иде, – ди Мария.

"Русия федерациядән ниндидер Франкенштайнга әверелде"

– Халыкара хокук фәнендә милли-мәдәни автономияләр – милли үзбилгеләнүнең иң примитив форматы, – дип аңлата юрист Даавр Дорҗин, ойрат-калмык халык конгрессы әгъзасы. – Бу теләсә кайсы халыкның үзе өчен иң кулай дәүләт төзелешен сайлау хокукы һәм мөмкинлекләре булырга тиеш дигәнне аңлата. Шуңа күрә федератив, регионалистик һәм унитар дәүләтләр бар. Беренчеләрендә милләтләр чикле вәкаләтләрен федерациягә тапшыручы субъектлар төзи: сүз нигездә тышкы мөнәсәбәтләр, дәүләтне саклау һәм гомуми иминлек турында бара. Икенчеләрендә барлык административ берәмлекләр белән губернаторлар аша үзәк хакимият идарә итә, әмма биредә үзидарә төсмерләренә, мәсәлән, дәүләт теленә ия аерым милли характердагы субъектлар бар. Өченчесендә барлык административ берәмлекләре дә бертөрле һәм төбәкләрнең этник характеры юк. Мондый дәүләтләрдә гадәттә милләтләрнең үзбилгеләнеше милли-мәдәни мохтариятләр, теге яки бу халык вәкилләренең идарә вәкаләтләре булмаган иң гади берлекләре аша бара.

Дорҗин фикеренчә, "Русия күптән федерализмнан унитаризм чалымнары булган ниндидер Франкенштайнга әверелде": "Бу адым милли үзбилгеләнүнең барлык рәвешләрен дәүләтләштерүнең максатчан сәясәтен дәвам итә. Украинадагы сугыш фонында хакимиятләргә, рус булмаган милләтләрнең милли төсмерләрен бетереп, гомумрусия милләтен булдыру ягына таба ниндидер адымнар күрсәтергә кирәк. Владимир Путин бу процессны "мин даргин, мин чечен, мин бурят" формуласы белән тасвирлады.

– Русия хакимияте вәкилләре һәм аның тарафдарлары 1990нчы елларның федераль ирекләренә карата ресентимент белән тулган, шуңа күрә алар милли дәүләт төзелешенең теләсә нинди институтларын җимерергә тырышачак.

Империя газапланып үлә, һәм мондый адымнар милләтара мөнәсәбәтләрнең авыр хәлен күрсәтә, ул теләсә кайсы вакытта ташып чыга ала, – дип аңлата Дорҗин.

"Милли азчылыклар йөзенә төкерү"

– Милли-мәдәни автономияләр бөтен төбәкләрдә да бар бугай, ләкин монда, Дагыстанда, мин алар белән таныш түгел, – ди Махачкаладан активист Магомед (исеме "теләнмәгән оешмалар" турындагы канун аркасында үзгәртелде - ред.) – Мөгаен, аларның эшчәнлеге милли берләшмәләрнең башка – зуррак һәм социаль яктан әһәмиятлерәк формалары фонында сизелмидер. Шуңа да карамастан, мин башка төбәкләрдәге Дагыстан мохтариятләре эшчәнлеге турында мәгълүматны күп очраттым – Мәскәүдә, Петербурда, Төньякта – безнең халыкларның күп вәкилләре анда акча эшләр өчен күченә. Миңа калса, гадәттә бу конъюнктур оешмалар – чын бәйсез милли активистлар юридик затны теркәргә бармаячак, алар системнан тыш эшли, ә кайчак яшеренергә дә мәҗбүр. Шулай да мохтариятләрнең хәзерге рәвешеннән файда бар. Безнең халыкларның Дагыстаннан читтә яшәгән кайбер урыннарында мохтариятләр – барысын бергә җыеп, телне һәм милли тәңгәллекне саклауның мөһимлеге турында сөйләшүнең бердәнбер ысулы.

Магомедның Матвеев төзәтмәләренә карашы катгый тискәре: "Халыклар төрмәсе Русия дигән конструкцияне саклап калырлык бердәнбер корылманың – федерализм һәм төрлелек табутының капкачына кадак кагуны дәвам итә дип кенә әйтә алам. Бу безнең барыбызның, милли азчылыкларның, йөзенә төкерү. Вертикаль төзергә омтылу һәм патология дәрәҗәсендәге контроль теләге русларга һәм Русиягә карата башка мәдәният вәкилләре тарафыннан антипатияне көчәйтәчәк кенә, ә руслар арасында нацификация һәм эчке дошманнарны эзләү тренды дәвам итәчәк, бу беренче чиратта рус булмаган милләт вәкилләре арасында дошман эзләү турында. Моннан нәрсә килеп чыгачагын без хәзер үк күреп торабыз – ксенофобия һәм исламофобия үсеше. Кыскасы, бу – җирәнгеч инициатива".

"Бер халык ясарга тырышу"

Татар, башкорт, бурят, эрзя, мукшы, калмык, ингерманланд һәм башка халыкларның милли хәрәкәтләрен берләштерүче "Азат милләтләр лигасы" да Матвеевның канун өлгесенә бәя бирде.

Лига җитәкчелеге фикеренчә, "Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү" турындагы нигезләмә чынлыкта "халыклар арасындагы чикләрне юарга һәм аларның барысын да бер Русия халкына әверелдерергә" чакыра. Моннан тыш, төбәкләрнең бәйсезлеге тарафдарлары әлеге төзәтмәләр кабул ителгән очракта җирлекләрдә барлыкка килергә мөмкин проблемнарны да билгеләп үтә.

– Документ бер төбәктә бер этник уртаклыкның бер генә берләшмәсе була ала дип билгели. Шулай итеп, мәсәлән, мукшы һәм эрзя үзләренең аерым милли-мәдәни берләшмәләрен төзи алмаячак, ә бер уртаклык – "мордва" тәшкил итәчәк, ә бу икесе ике төрле халык, төрле мәдәниятләре булган ике төрле милләт. Мондый канун өлгесе үзенең аерым республикасы яки автономиясе булмаган халыкларга гына тиеп калмый, фактта теге яки бу рәвештә үз дәүләтчелеге булган халыкларның да мөстәкыйльлек калдыгын тартып алачак."

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

Соңгы елларда Русияне федерализмны яклап чыгыш ясаучы активистларга карата оештырылган басым, асаба халыклар һәм милли азчылыкларга карата уздырылучы "ассимиляция" сәясәте өчен тәнкыйтьлиләр. Бер үк вакытта экспертлар һәм активистлар дәүләтнең федератив нигезләре җимерелүенә игътибар итәргә чакыра.

Русия хакимияте эзәрлекләүләрне көчәйтә – хәзер инде федерализмны, Русия Федерациясендә яшәүче җирле халыкларның вәкаләтләрен һәм хокукларын яклап чыгыш ясаучы активистлар эзәрлекләнә, хәтта ил Конституциясе белән гарантияләнгән сәяси чыгышлар криминализацияләнә.

Күптән түгел Русия Юстиция министрлыгының "Антирусия сепаратист хәрәкәте"нең бүлекчәләре дип 55 милли хәрәкәттән торган исемлек төзүе билгеле булды.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG