Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чит ил ширкәтләре китүдән иң зур зыян күргән төбәкләр арасына кергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 ел ахырына чит илнең 1503 ширкәте Русиядән китүе турында белдергән. Шул ук вакытта оешмаларын япкан яки аны башка кешегә сатып киткән оешмаларның саны 666, дип санап чыгарган белгечләр.

Мәскәүнең Украинага һөҗүменнән соң Русиядә чит ил оешмалары киткәч иң зур зыян күргән төбәкләргә Татарстан да кергән. Бу хакта Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты хисабына сылтама белән "Ведомости" яза.

2023 ел ахырына чит илнең 1503 ширкәте Русиядән китүе турында белдергән. Шул ук вакытта ширкәтен япкан яки аны башкаларга сатып киткән оешмалар саны 666, дип санап чыгарган белгечләр.

Иң зур зыян күргән төбәкләрне белгечләр дүрт төркемгә бүлгән. Беренче төркемгә диверсификацияләнгән икътисадлы төбәкләр һәм зур шәһәр агломерацияләре кергән: Мәскәү, Петербур һәм Мәскәү өлкәсе. Икенче төркемдә - сәнәгать төбәкләре (Татарстан һәм Тула өлкәсе), өченчедә - машина төзү төбәкләре (Калуга, Самар, Ленинград өлкәләре) һәм дүртенче төркемдә - урман эшкәртүче төбәкләр (Карелия, Коми, Новгород өлкәсе).

Эре чит ил ширкәтләренең китүеннән диверсификацияләнгән сәнәгатьле Татарстан да шактый зыян күргән. Аның икътисадында чит ил өлеше 2% (мәшгульлек ) һәм 1,8% (керем) тәшкил иткән.

Аеруча Калуга өлкәсенә нык зарар килгән диелә, анда машина җитештерүче оешмалар күп, чит илнең керемдә өлеше 22,8% тәшкил иткән.

Диверсификацияләнгән икътисадлы төбәкләрдә һәм сәнәгать ягыннан үскән төбәкләрдә вазгыять критик түгел, ди хисап авторлары. Ә менә машина төзелеше һәм урман эшкәртү төбәкләрендә тискәре нәтиҗәләр җитдирәк. Иң зур зыян машина төзелешенә, кулланучылар, сәнәгать, инвестиция тауарлары җитештерүенә килгән.

  • 2022 елның 24 февралендә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда чит ил инвестицияләре кимеде, халыкара брендлар Русиядән китте. Шуның бер нәтиҗәсе — Татарстанга чит илдән киләчәк инвестицияләр 5 тапкырга кимер дип көтелә. Шуңа да Татарстан Русия төбәкләреннән инвестицияләр җәлеп итә башлады.
  • Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Чит ил брендларын Кытай машиналары алмаштырды. Күп кенә алыпсатарлар автомобильләрне паралель импорт аша ташый башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG