Русия думасы Русия ватандашлыгы алганнарның гаскәрдә хезмәт итү вакытын арттырып, ике елга җиткерергә тәкъдим итә. Бу хакта Дума сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш мигрантларны хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру да тәкъдим ителә, тик аларны ничә яшькә кадәр алмакчы булалар — монысы әйтелмәгән.
"Русия ватандашлыгын алганда бер үк вакытта хәрби исәпкә басуны да шарт итеп кую күз уңында тотыла, моны паспорт алган вакытта эшләячәкләр", дип җиткерә матбугат хезмәте.
Яңа төзәтмәләрне әзерләүчеләр арасында Дума рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм депутат Александр Хинштейн бар.
Элегрәк Русия Думасы өченче укылышта миграция кануннарын шактый үзгәртә торган канун өлгесе кабул иткән иде. Депортацияләнергә тиешле мигрантлар кешенең төп хокукларының шактый өлешеннән мәхрүм кала, ә полициягә мәхкәмәдән рөхсәт алмыйча да аларның документын тартып алырга, шәхси мәгълүматларын җыеп махсус реестрга кертергә, аларны күзәтеп торып, яши торган урыннарына бәреп керергә рөхсәт ителә.
Миграция канунына төзәтмәләрне быел 22 мартта "Крокус Сити Холл" концерт залында булган терактка җавап буларак кабул иттеләр.
- Бу ел башында Владимир Путин Украинадагы сугышка китәсе чит ил ватандашларына Русия ватандашлыгы бирү турында фәрман имзалады.
- Русиядә куәт оешмалары вәкилләре хәрби комиссариатларда эшләүчеләр белән бергә мигрантларга рейдлар үткәрә. Тотылганнаргат урында ук повесткалар бирәләр яки аларны хәрби комиссариатка алып китәләр. Рейдларны базарларда, төзелешләрдә, тулай торакларда, мәчетләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында үткәрәләр.
- Июньдә Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин куәт оешмалары вәкилләренең күптән түгел генә Русия ватандашлыгы алып та хәрби исәпкә басмаган 30 меңнән артык кешесен "тотуы" турында әйтте. Шуларның 10 меңләбе гаскәргә эләккән.
- 2023 елның 19 октябрендә Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сугышта катнашмаган мигрантларны Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 60 мең кеше Русия ватандашлыгы алган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум