Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага аерылышыр алдыннан парларны психолог белән киңәшләшергә мәҗбүр итә торган канун өлгесе кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерылышырга теләүчеләрне өч айдан соң гына аерырга тәкъдим ителә, ә аңарчы алар гаилә психологына йөрергә тиеш.

Русия думасына аерылышыр алдыннан парларны психолог белән киңәшләшергә мәҗбүр итә торган канун өлгесе кертелгән.

Канун өлгесе Русия думасы порталында чыккан.

Аңа ярашлы, хәзер аерылышу эшен өч айга кичектереп торачаклар, ә ир белән хатын гаилә психиологына барырга тиеш булачак. Әгәр психолог ярдәменең нәтиҗәсе булмаса яки ир белән хатынның берәрсе һаман да аерылышу теләгендә нык торса - аерачаклар.

Элегрәк "Коммерсантъ" канун өлгесен юстиция министрлыгы әзерләвен хәбәр иткән иде.
Басма искәртүенчә, аерылган чакта медиация кирәклеге фикерен Дума депутатлары берничә тапкыр яңгыратты. Мәсәлән КПРФ вәкиле Нина Останина әле 2023 елда ук мәҗбүри медиация (низагларны мәхкәмәсез хәл итү ысулы) мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, медиаторга дәүләт түләргә тиеш.

  • Росстат мәгълүматынча, узган ел Русиядә 683 меңнән артык пар аерылышкан.
  • Быел июнь аенда Русия финанс министрлыгы аерылганда түләнә торган дәүләт пошлинасын сигез тапкырга диярлек арттырырга һәм 650 сум урынына биш мең сум итәргә тәкъдим ясады.

    Уртак балалары балигълык яшенә җитмәгән парларның үзара килешеп яки мәхкәмә аша аерылышкан очраклары турында сүз бара.

  • 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
  • Башкортстанда исә 2023 елда Башкортстанда 14 меңләп пар аерылышкан. Шул рәвешле былтыр республикада ай саен эчендә 1,2-1,5 мең гаилә таркалган.
  • 2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
  • Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG