Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония парламенты кырымтатар сөргенен геноцид акты дип танырга җыена


Рийгикогу
Рийгикогу

Шул хактагы белдерү өлгесе эшкәртүгә тапшырылган. Документта Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларга карата "Совет берлегендә кулланылган" геноцид сәясәт алып баруын дәвам итә диелә.

Эстониядә Рийгикогуның (парламент) тышкы эшләр комиссиясе башлыгы Марко Михкельсон 54 депутат исеменнән 1944 елда булган кырымтатар сөргенен геноцид акты дип тану турында белдерү өлгесен эшкәртүгә тапшырган. Бу хакта канун чыгару оешмасының сайтында хәбәр ителә.

Белдерү өлгесендә "тоталитар совет режимының 1944 елның мартында алдан ниятләп тормышка ашырган гамәле – кырымтатарларны кырып бетерү һәм аларны туган җирләре – Кырым ярымутравыннан Үзәк Азиягә күпләп сөрүе" хөкем ителә.

Шулай ук Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларга карата "Совет берлегендә кулланылган" геноцид сәясәт алып баруын дәвам итә, "аның максаты – кырымтатарларның кемлеген юк итү һәм аларның тарихи, мәдәни мирасын сөртеп ташлау" дип искәртелә.

Документта әйтелгәнчә, парламент кырымтатарларга карата геноцид сәясәт алып баруны хөкем итә. Бу сәясәт тоткарлаулар, җәфалаулар, кешеләрне урлаулар, туган телләрен өйрәнү һәм аны куллануны тыю рәвешендә алып барыла диелә. Моннан тыш парламент дөнья илләрен кырымтатарларга теләктәшлек белдерергә, ярымутрау аннексиясен тәнкыйтьләүне дәвам итәргә чакыра.

Бу белдерүне карау һәм аның белән бәйле тавыш бирүләрнең көне әлегә билгеләнмәгән.

  • 80 ел элек, 1944 елның 18 маенда Иосиф Сталин карары белән бөтен кырымтатарларны ярымутраудан мәҗбүри сөрәләр һәм терлек ташый торган вагоннарда Үзәк Азиягә җибәрәләр.
  • Бу авыр юлда меңләгән кеше үлеп кала, сөрелгәннәрнең өчтән береннән артыгы килеп җиткәч үлә. НКВДның Сталинга суккан телеграммасында 180 меңнән артык кешене сөрүләре әйтелгән. Әмма Кырымтатарларның милли хәрәкәте мәгълүматынча, Кырымнан барлыгы 420 меңнән артык кешене сөргәннәр.
  • Быел сентябрьдә Киевта кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG