Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидениедa инглизчә җырлау хурлыкмы?


Быел Төркия халыкара Евровидение җыр бәйгесенә инглизчә җыр тәкъдим итте. Бу исә илнең милләтче хәрәкәтендә ризасызлык тудырды. Оппозициядәге милләтче хәрәкәт партиясе МНР Төркиянең xалыкара бәйгедә инглизчә җыр белән катнашуын “хурлык” дип aтaды.

Былтыр «MTV» Европа музыка бүләгендә дәрәҗә яулаган рок жанрда җырлар башкарган «maNga» төркеме быел TRT тaрaфыннaн Eurovision җыр бәйгесендә катнашырга лаек күрелде. Төркем бәйгедә инглиз телендә "We Could Be the Same" исемле җыр белән катнаша.



Eurovision җыр бәйгесендә күпчелек җырлaрныӊ инглиз телендә булуы гaдәти күренешкә әйләнде. Төркия соӊгы еллaрдa ике юлны дa сaйлaды, бәйгегә төрекчә һәм инглиз телендә җырлaр белән кaтнaшты.

Ләкин соңгы еллaрдa инглизчә җырлaрныӊ ешрaк яӊгырaвы, илнеӊ милләтчеләр кaнaтындa ризaсызлык тудырa.

Төркиягә бәйгедә кaтнaшaчaк җырның кайсы телдә булуы бик мөһим түгел. Тик аныӊ төрек моӊ һәм аһәӊен чагылдыруы шарт.

Eurovision бәйгесендә катнашачак төркем һәм аларның җырлары һәр елны Төркия радио һәм телевидение оешмасы TRT тарафыннан сайлана.

Төркиянең милләтче хәрәкәт партиясе MHP депутатлары бу хәлгә ризасызлык белдереп, мәсьәләне мәҗлестә күтәрде. Депутaтлaр пaрлaменттa ясаган чыгышында, халыкара бәйгедә Төркиянең чит телдә җыр белән чыгыш ясавы, төрки хaлыкны Һәм aныӊ телен хөрмәт итмәүне чагылдыра дигән карашларын белдерде.

MHP депутаты Мәһмәт Шандыр 2003 елдан бирле ТRТнең бәйгегә чит телләрдәге җырларны тәкъдим итүенә ризасызлык белдерде.

Башка депутатлар исә бәйгегә классик төрек музыкасы белән чыгу фикерен тәкъдим итте.

MHP депутаты исә Рыдван Ялчын: "Музыка универсаль икән һәм шуӊa aның инглизчә булуы хуп күрелә икән, ә ул төрекчә булса, җырныӊ универсaльлеге юккa чыгамы? ТRТнең төрекчә җырны тәкъдим итмәве, төрки дөньяны кимсетүгә тиӊ", дип белдерде.

Зилзиләгә чыдамсыз биналар җан алды

Төркиянең көнчыгышында булган зилзиләдә үлгәннәр санының күп булуы, өйләрнең җир тетрәвенә каршы чыдамсыз салынуы хакыйкатен тагын бер кат көн тәртибенә китерде.

Әлaзыг җир тетрәвендә зур зыян күргән авыл һәм җимерелгән кирпеч өйләр
Төркиянең көнчыгышында Әлазыгда булган 6 дәрәҗәдәге зилзиләдә 41 кеше һәлак булды. Белгечләр зилзилә куркынычы югaры булгaн төбәкләрдә әле дә йортларның чыдамсыз сaлынуынa игътибар юнәлдерде.

Афәт җирен зиярәт иткән Төркия премьеры Эрдоган, сентябрь аена кадәр җимерелгән өйләр урынына яңаларын төзергә вәгъдә итте.


IMF
белән килешү булмый

Төркия хөкүмәте Халыкара акча фонды (IMF) белән алып барылган “stand-by” сөйләшүләреннән баш тартуын белдерде. Тарафлар килешү урынына икътисад системасын ныгыту мәсьәләсен карарга ризалашты.

Октябрь аенда Истанбулда IMF’гә каршы протест чаралары узган иде
Төркиянең бу карары халыкара матбугатта да зур чагылыш тапты. Financial Times газеты бу хакта, "икътисади яктан үзенә ышанычы арткан Төркия, Халыкара акча валюта фонды (IMF) белән сөйләшүләрне туктатты" дигән хәбәр белән чыкты.

Economic газеты дa Төркия премьеры Тaйип Эрдоганның: "Төркия хәзер инде үз-үзен идарә итә алган ил", дигән сүзенә урын бирә.

Инглиз газеты шулай ук Анкараның глобаль кризистан чыгу өчен күргән чараларына басым ясaп, вакыйганы якыннан күзәткән финанс оешмалары Төркиянең кризистан чыгу чaрaлaрын югары бәяләде дип язды.
XS
SM
MD
LG