22 майда Татарстанның элекке вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттахов ике айга сак астына алынды. Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, район башлыгы булып эшләгән чакта ул туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамланган һәм 21 млн 804 мең сумга төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән. Әлеге сумма ришвәт бирүче авызыннан чыккандыр, аны тикшерүчеләр әле расламаган дип яза "Реальное время". Басма үз чыганакларына сылтанып язуынча, сүз ПСК "Спецстрой" турында бара.
"Бизнес онлайн" әлеге оешма үзе бер ел элек Тикшерү комитеты һәм икътисади җинаятьләрне тикшерү идарәсе кармагына эләккән дип яза: бизнесменның бер фирмасын Актанышта Яшьләр үзәген төзекләндергәндә акча үзләштерүдә шикләнәләр. Заказ бирүче эшне кабул иткән, әмма экспертлар төзелешкә кимендә 10 млн сум кертелми калган дип саный.
Җинаять эше кузгатылганчы куәт оешмаларына мөрәҗәгать итү бу төзелеш оешмасы җитәкчесен җинаять җаваплылыгыннан коткаруга нигез була ала дип яза "Реальное время".
Ришвәт алу маддәсе нигезендә 12 елга кадәр төрмә яный.
20 майда Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевны тоткарлады. Тикшерү комитеты аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә. Бу маддә нигезендә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш" спектаклен куеп йөргәндә, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.
Мәхкәмә Садриевка чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитлар белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк.
Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
Бу ике тоткарлау татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Русиянең Украинага каршы сугышы башланып, Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр, Азатлык Радиосы кебек бәйсез медиа томаланып, социаль челтәрләрдә әйткән дәүләтнеке белән туры килмәгән фикерләр өчен эзәрлекләүләр башланганнан бирле интернетның татар телле киңлегендә фикер төрлелеге юкка чыккан иде. Журналист Рәмис Латыйпов, тәнкыйтьче Миләүшә Хабетдинова гына әледән-әле кайбер фикерләрен әйтеп килде. Фәттахов белән Садриевны тоткарлау социаль челтәрләрне җанландырып җибәрде.
"Татар-информ" һәм "Интертат" электрон газеты җитәкчесе, журналист Рәмис Латыйпов Буа театры мөдире Раил Садриевны "куркыныч җинаятьче кебек кулга алып утыртып куюлары сискәндерә" ди. Латыйпов Русия президентының икътисади җинаятьләр өчен төрмәгә утыртмаска дигән сүзләрен дә искә төшерә. Ул шулай ук "дошман эзләү шаукымы" бара ди.
"Минем инде язганым бар. Бездә бертөрле шаукым башланды. Дошман эзләү. Һәм бу начар күренеш. Аны башлап була. Туктатуы ай-һай кыен. Мин Вконтактега шулай дип язгач, килешмәүчеләр дә булды — бездә бернинди шаукым юк диделәр. Ә менә ул бит килә. Күренеп тора килгәне. Чиратта кем? Бу шаукым алга таба да дәвам итәргә мөмкин. Хәзер "шул кирәк, урламасын иде" дисә кемдер, үзенә килеп җитәргә дә күп сорамас. Кешесе булса - статьясы табылыр [...] Үз вакытында Язучылар берлеге рәисе Ләбиб Гыйльми "халык дошманнарыннан чистарттык, әмма әле тагын чистартасы бар" дип чыгыш ясаган. Икенче көнне үзен дә алып киткәннәр. Менә хәзер апыраш — моны бер кисәтү дип кабул итәргәме мәдәният өлкәсе өчен?
Энгел Фәттахов эшенә килгәндә, Латыйпов, район башлыгы булып эшләгән кешенең эшендә гаеп тапмый калу мөмкин түгел, әмма милли өлкәдә аның кадәр тырышкан кеше юк иде ди.
"Һәр район башлыгы аның кадәр милли өлкәдә тырышса, без күптән инде бик күп милли мәсьәләләрне хәл иткән булыр идек. Мин шәхсән аның кадәр милли өлкәдә тырышлык күрсәткән, шәхесләргә игътибарлы булган район башлыгын белмим. Ул иң авыр чорда — мәктәпләргә һөҗүм барганда министр булып эшләде, шуның аркасында китте дә. Менә аны да кулга алганнар. Милли кадрларны чүпли башладылармы әллә?" дип яза журналист.
Латыйпов хөкем гадел булсын иде, шаукым туктасын иде дигән теләктә кала.
Шагыйрә Эльмира Җәлил Раил Садриевның Буа театрын ничек үстерүен телгә ала һәм безгә "кеше булган кешеләр ошамый", акчалата гаебе булганнарга акчалата җәза гына бирү ник ярамый дип яза. Шулай ук милләт дип янучыларның хәзер дәшми торуына игътибар итә:
"Юк кына гаебе булса-булмаса да сәләтлеләрне юкка чыгарырга кирәк безгә. Ник акчалата ялгышы булган дип таныган очракта акчалата җәза гына бирмәскә?! Татарстанның халык артистын кулга алу җегетлекме?!
"Милләт, милләт, милләт!" дип сөрән салучылар, сез кайда?! Эш күрсәткән егетләрне ник яклап-саклап яшәмисез?! Сүздә генә шул сезнең. Бүгенге хәбәрдән соң Татарстанда таянырлык терәкләр булмавын тагын бер кат танып, инде иелгән башны тагын да ныграк түбән иясе генә кала...
Раил абый! Сез — шәхес! Сез — талант! Ә Татарстан чын-чынлап зур тизлектә төпкә тәгәрәвен дәвам итә"
Тагын бер журналист, язучы Ландыш Әбүдарова әлеге тоткарлаулар белән бәйле Болгар чорындагы йоланы искә төшерә.
"Фәттахов, Садриев... Чиратта кем? Эшләп күрсәткән, эшенең нәтиҗәсе күренгән тагын кем бар? Болгар чорындагы бер йола искә төшә. Ул вакытта сәләтле кешеләрне син тәңрегә кирәгрәк дип чүпли торган булганнар", ди ул.
Журналист Альберт Шакиров дәүләткә сатып алулар мәсьәләсендә канун бозмау бик авыр, төрле схемаларны юкка гына уйлап чыгармыйлар дип сөйләде үзенең Телеграм каналында. Тендерлар вакытында чит төбәкләрдән оешмалар килеп керү, алар акчаны алып, башка кешеләрне арзанга эшләтү күренешләре бар ди ул.
"Шушы схемадан китү өчен район җитәкчелеге үз районында эшләгән оешмаларга тендерда җиңәрлек шартлар тудыра... Ләкин ниндидер бер тикшерү барышында әлеге оешмага тикшерүчеләрнең сораулары туарга мөмкин. Оешма җитәкчесе куркуыннан "миңа теге кеше җиңәргә ярдәм итте, моның өчен мин шуны эшләдем" дип әйтергә мөмкин. Фәттахов очрагында ашыгырга ярамый. Җентекләп тикшерергә кирәк. Ул акча алынды да, кесәгә салынды дигән сүз түгел. Монда шул суммага тиң хезмәт күрсәтү турында бара. Бу — беренчедән. Икенчедән, булганмы, юкмы әле", ди Шакиров.
Садриев җинаять эшендә дә Альберт Шакиров дәүләткә сатып алулардан качарга тырышу ятарга мөмкин дип фаразлый. Билетларны шәхси эшмәкәрлек аша сатып, акча юнәтеп, аны казначылыктан уратмый гына театр өчен берәр җиһаз алырга тота ала ди журналист.
"450 мең сумны Раил Садриев бер-ике мәҗлескә барып мәзәк сөйләп тә ала инде, аның өчен ИПлар ачып, гастрольләргә йөрисе түгел. Белмим, җәмәгать, 450 мең сум белән нишләп була икән? Бу фаразлар гына, ситуациянең икенче ягы да барлыгын күрсәтергә тырышып карадым. Кануннарның, эш тәртибенең шундый хәлдә булуын аңлату. Канун кысаларында торып, нәтиҗәле эш башкарырга тырышуның юллары бар. "Не все так однозначно" дип әйтәсе килә", ди үзе дә күп тапкырлар тендерларда катнашкан журналист Альберт Шакиров.
Садриевны яклап танылган алып баручы Айваз Садыйров, тәнкыйтьче Миләүшә Хабетдинова чыкты, Буа театры артистлары да постлар язды, журналист, матбагачы Искәндәр Сираҗи Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка видеомөрәҗәгать чыгарды.
"Татар мәдәният вәкилләрен мондый ситуациягә җәлеп итү – куркыныч "звоночек"! Монда сәясәт җиле алып килгән төтен исләре дә сизелә. Эш конкрет шәхестә генә түгел. Шәхес – фигура гына, монда инцидент беренчел. Русиякүләм вазгыять контекстында иҗат, сәнгать һәм сүз иреге гайка-шөреп механизмы турында сүз бармагае..." дип яза Айваз Садыйров.
Татарстан президентының элекке сүзчесе, журналист Ирек Мортазин да читтә калмады.
"Менә бәла, компроматлар шкафыннан скелет килеп төште. Кызык, Татарстанда, гомумән, Русиядә төрмәгә җибәрерлек дәрәҗәдә компромат җыелмаган берәр түрә бар микән", диде ул.
Телеграм каналында 110 меңнән артык язылучысы булган блогер Анатолий Несмиян илдә барган террор кешеләрдә булган бөтен кабәхәтлек өчен киңлек ача ди.
"Үз әләкләре белән гаепсезгә утыртылган кешеләр санын горурланып санап баручы әләкчеләр каһарманга әйләнә. Шәхси үчләр алына, әшәкелек батырлыкка әйләнә. Бу очрак та (Фәттахов очрагы — ред.) — шушы болганыш вакытта үч алып калудыр. Шул ук вакытта хакимият һәм идарә системы күп очракта җинаятьчел һәм гадел кешеләрне этеп чыгара яки имгәтә — бу системда гадел кешеләр бик әз, әмма сайланма террорның шунысы әйбәт, кешеләрдә булган иң җирәнгеч сыйфатларны канәгатьләндерә ала."
Тоткарлануларга сөенүчеләр дә, "шул кирәк аларга" диючеләр дә бар. Энгель Фәттахов Татарстанның мәгариф министры булган чакта урыс телле ата-аналар берлеге мәктәпләрдә татар теле укытуга бәйле аның теңкәсенә тигән иде. Бүген Татарстан ата-аналары берлеге (РОСТ) төркемендә сөенечләрен яшермиләр.
"И, син безнең бәгырькәй. Акыл, намус һәм башкалар. Һәм шушы иптәш Татарстан мәгарифен җитәкләде". "РОСТ чатында бер атналык мәҗлес игълан ителә" дигән постлар һәм коментарлар чыга.
Фәттахов мәгаириф министры чорында Казанда татар мәктәпләре ачу, булган уку йортларында татар телен көчәйтү максаты куелды. Мисал өчен, 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да дәүләт татар теленнән имтихан бирде. Бу кайбер ата-аналарда ризасызлык тудырды. Шул вакытта "Поборы в школе", "РОСТ" төркемнәре барлыкка килеп, Татарстан мәгариф министрына үз һөҗүмен башлады, күптөрле шикаятьләр яуды. Соңыннан шушы ук көч мәктәпләрдә укытылган татар теленә каршы да көрәшне киң җәелдерде. Нәтиҗәдә, Фәттахов эшеннән алынды, бөтен Русиядә милли телләр ихтыяри рәвештә генә укытыла башлады.
Белешмә: Энгел Фәттахов
- 1961 елның 12 июнендә Актаныш районының Чишмә авылында туган.
- 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
- 1983-1984 елларда "Сельхозтехника" оешмасының Актаныш районы бүлегендә инженер-контроллер булып эшли.
- 1984-1985 — Актаныш районы комсомолының икенче секретаре
- 1985-1989 — Актаныш районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле вазифаларда эшли.
- 1989-1993 — Казан авыл хуҗалыгы институты укытучысы.
- 1993-1995 — Актаныш районы башлыгының беренче урынбасары.
- 1995-1997 — Сарман районы башлыгы урынбасары.
- 1997-1998 — Сарман районы башлыгының беренче урынбасары.
- 1998-2012 — Актаныш районы башлыгы.
- 2012-2017 — Татарстан мәгариф һәм фән министры.
- 2013-2017 — Татарстан вице-премьеры.
- 2017-2018 — Актаныш районы башкарма хакимияте җитәкчесе.
- 2018-2022 — Актаныш районы башлыгы.
Белешмә: Раил Садриев
Раил Садриев — Татарстанның атказанган һәм халык артисты.
- 1966 елда Буа районының Адав-Толымбай авылында туган.
- 1993 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.
- 1993-1998 елларда — эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
- 1998-2000 — Мәскәү социаль-һуманитар университеты вәкиллегендә фәлсәфә укытучысы.
- 2000-2002 — Казан социаль-юридик институтының Буа һәм Тәтеш филиалларында фәлсәфә укытучысы.
- 2002-2007 елларда Буа халык театрының баш режиссеры.
- 2007 елда Буа дәүләт драма театрының мөдире һәм сәнгать җитәкчесе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум