Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флоридага җимергеч "Милтон" өермәсе килгән – кимендә ике кеше үлгән


Хәзерге вакытта давыл бераз тынган. Әмма кешеләргә өермәдән үлем куркынычы янавын әйтеп, яшеренү урыннарыннан чыкмаска кушалар.

10 октябрьгә каршы төндә АКШның Флорида штатындагы көнбатыш яр буена "Милтон" өермәсе килеп җиткән, шуннан соң җилнең көче берникадәр азайган.

Хәзерге вакытта аның тизлеге сәгатенә 165 чакрымны тәшкил итә. АКШның өермәләрне күзәтү дәүләт үзәге аны икенче категориягә күчергән.

Шулай да "Милтон" җимергеч өермә булып тора һәм үзәк фаразынча, Атлантик океанга барып җиткәнче шундый булачак.

Элегрәк кимендә ике кешенең үлүе турында хәбәр ителгән иде.

Якынча алганда, хәзерге вакытта өермәнең үзәге – Флориданың көнбатыш яр буеннан көнчыгыш яр буена таба юлның яртысында. Өермәнең юлында Лейкленд, Киссимми һәм Орландо шәһәрләре, Канаверал борыны калачак дип көтелә.

АКШ гадәттән тыш хәлләр федераль агентлыгы җитәкчесе Динн Крисвелл Флоридада яшәүчеләргә әлегә яшеренү урыннарыннан чыкмаска кушты, "Милтон"нан элеккечә үлем куркынычы яный, дип искәртте.

Өермә якынлашыр алдыннан Флоридадагы биш миллионнан артык кешегә мәҗбүри рәвештә яки киңәш буларак эвакуацияләнергә кирәк булуы турында хәбәрләр җибәрелгән. Давыл зонасыннан ике миллионлап кеше эвакуацияләнгән. Бу штат тарихындагы иң зур эвакуация булды.

10 октябрь иртәсендә "Милтон" өермәсе аркасында бер миллионнан артык кеше утсыз калган. Бу хакта AP хәбәр итте.

Кичә кич АКШ президенты Джо Байден Флоридадагы кайбер түрәләр белән шалтыратышты. Өермә нәтиҗәләре белән көрәшү өчен өстәмә ярдәм кирәк булса, турыдан-туры үзенә шалтыратырга кушты.

Шулай ук Байден Флоридада яшәүчеләрне иминлек таләпләрен үтәргә чакырды. "Бу яшәү һәм үлем мәсьәләсе", дип белдерде ул. Кичә Флоридага өермә якынлашуы аркасында АКШ президенты Германиягә бармый калды. Германиядә ул Украина белән бәйле "Рамштайн" очрашуында катнашырга тиеш иде.

  • "Милтон" – быел Флоридага килгән өченче өермә.
  • Сентябрь ахырында Флоридадан һәм тагын берничә штаттан "Һелен" өермәсе узды, ул чакта кимендә 230 кеше үлде, яр буе районнарын су басты, юллар һәм йортлар җимерелде, агачлар ауды, ике миллионнан артык кеше утсыз калды.
  • "Милтон" һәм "Һелен" кебек өермәләр климат үзгәргән саен көчәя бара. Алар елдан-ел җылына барган океан сулары белән ныгый бара, ә җылырак була барган һава аларга күбрәк дымлылыкны тотып торырга мөмкинлек бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG