Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров грантлары: татарга бер тиен дә юк, ә татарга каршы проектларга — 10 млн сум


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр грантын отучылар арасында быел махсус татар теленә багышланган бер проект та булмады. Җиңүчеләр арасында өлешчә татар теленә бәйле бер күптелле (татар, башкорт, инглиз телләре) проект кына бар. Аның каравы, Азатлык исәпләренә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектка биреләчәк. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара. Гомумән алганда, грантларның 90 проценты башкорт телен саклау һәм үстерүгә тотылачак. Башкорстанда яшәүчеләр салымыннан җыелган грант акчалары нәрсә өчен кулланылачагы турында язма әзерләдек.

Узган атнада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды. Быел дәүләттән финанс ярдәмне 33 оешма алачак. Алар тәкъдим иткән проектларга барлыгы 50 млн сум каралган. Исемлектән күренгәнчә, башкорт теленә багышланган 25 проект, чуаш теленә — ике, мордва, удмурт һәм мари телләреннән берешәр проект җиңү яулаган. Исемлектә татар телле проект юк. Өлешчә татар теленә бәйле бер күптелле проект кына күренә.

Быел телләр гранты өчен барлыгы 133 гариза кергән. Проектларның кайсыларына акча бирергә икәнне экспертлар шурасы һәм аларның фикерләренә нигезләнеп комиссия әгъзалары хәл иткән диелә. Һәр проектка балл куелган. Шулай да проектларның ни сәбәпле үтү-үтмәвен белеп булмый. Экспертлар шурасы утырышы беркетмәсе сайтка куелмаган.

Башкортстан башлыгы грантларының төп өлеше Уфа шәһәрендә тормышка ашырылачак. Анда 17 проект җиңү яулаган. Гафури районында — 2, Стәрлетамак шәһәрендә, Тәтешле, Яңавыл, Бәләбәй, Бишбүләк, Дүртөйле, Мишкә, Миякәй районнарында берешәр проект гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Шулай ук башкорт телен үстерү өчен Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсендә икешәр проектка, Мәскәү һәм Свердлау өлкәләрендә бер проектка акча бүленәчәк.

ГРАНТЛАРНЫҢ 90% — БАШКОРТ ПРОЕКТЛАРЫНА

50 миллион сумлык грантның 44,98 млн сумы, ягъни фондның 90% турыдан-туры башкорт теле һәм мәдәниятенә кагылышлы проектларга тотылачак. Грантларның 4,6%, ягъни 2,29 миллион сум ике чуаш проектына, берешәр мордва, мари, удмурт проектларына китәчәк. Татарга өлешчә бәйле проектка (бу проект хакында соңрак) 664 930 сум бүлеп бирү каралган, бу грант акчаларының бары 1,3% гына.

Хәбиров грантларның төп өлеше нинди проектларга киткән? Җиңүчеләр арасында төрле җыеннар үткәрүчеләр һәм IT проектлар оештыручылар аз түгеллеген күрергә була.

"Беренсе" яшьләр үзәгенә BashYouTube проектын тормышка ашыру өчен 2 млн 261 мең сум биреләчәк. Ул видеоларны башкорт теленә автоматик рәвештә тәрҗемә итү һәм аларны тавышландыруны күзаллый. Моннан тыш, "Беренсе" оешмасы үз хисабыннан 310 мең сум өстәргә әзер булуын белдергән.

"Әкиәттәр китабы" проекты исә башкорт халык әкиятләренең аудиоспектакльләре һәм аудиокитапларының дигитал платформасын булдыруны күз алдында тота. Моның өчен "Платформа образовательных проектов" оешмасына 2 млн 122 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Оешма үзе дә 1 млн 156 мең сумын өстәргә әзер. Проектта ясалма интеллектны кулланырга телиләр.

"Әминә 2.0""Һомай" платформасы нигезендә акыллы колонка. "Рухият" мәдәниятара хезмәттәшлек һәм туризм үзәге проектын тормышка ашырыр өчен 2 млн 252 мең сум алчак. Бу акчага колонкаланың функциональлеген яхшырту күздә тотыла. Былтыр "Әминә" колонкасы өчен 3 млн сум бирелгән иде.

"Народы мира" мәдәният һәм телгә ярдәм итү оешмасына ҡыл асҡысы" дигән проект өчен 1 млн 800 мең сум бүленәчәк. Бу — башкорт телендәге сүз уйнатуга өйрәтә торган веб-кушымта. Ул урыс телендәге "Эрудит" һәм инглиз телендәге "Scrabble" уеннарына охшатып ясалачак.

Грантларның бер өлеше фәнни һәм җәмәгать җыеннарын уздыру өчен тотылачак. Аерым алганда, быелның 26-27 августында II Башкорт теле һәм әдәбият укытучылары корылтае узачак. Анда Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 600 делегат катнашыр дип көтелә. Корылтайны Башкортстанның башкорт, урыс (туган) һәм башка туган телләр укытучылары берләшмәсе оештырачак. Моңа 2 млн 266 мең сум тоту каралган.

Шулай ук киләсе елда 400 кеше өчен Асылташ-2025 форумы үткәрү каралган. Анда нигездә Урал арты башкорт яшьләре җыелачак диелә.

"Башкорт телендә өстәл уеннарын" булдыруга 2 млн 693 мең сум биреләчәк. "Хәзинә" төбәк тарихын популярлаштыруга ярдәм итү оешмасы "Әлләсе", "Бишбармаҡ", "Бесәй, сәй, айыу, бал, май!", "Зирәк" дигән уеннар ясарга җыена. Һәр уенны 1 мең данәдә эшләргә телиләр.

ТАТАРГА КАРШЫ БАШКОРТ ПРОЕКТЛАРЫ

Башкорт теле һәм мәдәниятенә кагылышлы проектларның бер өлешен башкор теленең "төньяк-көнбатыш диалектына" багышланганнары алып тора. Моның өчен акча кызганмаганнар. Барлыгы 10 миллион 735 меңнән артык сум бүлеп биреләчәк.

Диалект проектларының яртысы татарлар һәм башкортлар яшәгән төбәкләрдә — Свердлау, Пермь, Оренбур төбәкләрендә тормышка ашырылачак.

"Оренбур башкортлары" (башкортча варианты язылмаган, оригиналда "Башкиры Оренбуржья" дип атала) — Оренбур өлкәсендәге башкорт халкы турында белешмә туплаячак проект. Ул "юкка чыккан" башкортларны табу, ягъни татарларны башкорт дип атауга багышланган. Аны Оренбур оешмасы түгел, Башкортстанның "Шәҗәрә" тарихи мирасны өйрәнү үзәге гамәлгә ашырачак. Бу оешманың җитәкчесе булып башкортлаштыру сәясәтен ала сөрүче журналист Салават Хәмидуллин тора.

Әлеге проект кысаларында Оренбур өлкәсенең җиде районы турында өч фәнни белешмә җыентыгы бастыру каралган. Анда авылларның тарихы, шәҗәрәләре язылачак. Аеруча зур игътибар нигездә татарлар яшәгән Әсәкәй, Абдулла, Матвеевка, Северный районнарына биреләчәк. Гәрчә, бүген әлеге җирлекләрдә башкортлар саны 1 процентка да тулмый.

— Әсәкәй һәм аның тирәсендәге районнар Башкортстан галимнәре, җәмәгатьчелеге һәм хакимиятенең игътибарыннан читтә булды, гәрчә халыкның яртысын миллилеген җуйган башкорт токымнары тәшкил итә. Шуңа да проектның төп максаты булып тарихи Башкортстанның "terra incognita"сын, ягъни Кенәле елгасы буенда, шул исәптән Әсәкәй районы халкы белән генетик бәйләнештә булган Самар өлкәсенең Гали авылында яши торган башкорт токымнарын өйрәнү санала, — диелә проектның аңлатмасында.

Җыентыкларны соңрак авылларда яшәүчеләргә тапшырырга җыеналар.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Әсәкәй районында яшәүчеләрнең 49,7%% татарлар, 0,51% — башкортлар тәшкил итә.

"Тасим үзәге — киләсе үсеш" ("Тасим центр - дальнейшее развитие") — Прмь краенда башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" факультатив дәресләр бирү һәм диалект тирәсендә төрле чаралар үткәрү проекты. Пермь краеның "Корылтай" башкорт оешмасы өчен барлыгы 2 млн 382 мең сум акча бүленәчәк. Моннан тыш, оешма үзе дә 2 млнга якын финанс өстәргә җыена. Былтыр "Тасим үзәге"нә 2,2 млн сум грант бирелгән булган.

Бу чараларны әзерләүчеләр проектның мөһимлеген узган ел ничек аңлаткан булса, быел да өтеренә кадәр шул сүзләрне китереп тәфсилләгән.

— Пермь башкортлары өчен татар телле милли мәгарифне гамәлгә керткән көннән алып хәл тагы да катлауланды. Татар теле дә, әдәби башкорт теле дә Пермь башкортлары өчен — туган тел түгел. Бу — "төньяк-көнбатыш башкортларның" татарлар белән тел охшашлыгы һәм Пермь башкортларын татар телендә укыта башлауга 100 елдан артык вакыт үтү нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта әдәби башкорт телен кертү омтылышлары халык тарафыннан кабул ителми һәм каршылык тудыра, — дип язган быел да проектны әзерләүчеләр һәм узган елгы тәҗрибәнең уңай нәтиҗәсе бар дип тә өстәгәннәр.

"Тасим үзәге" проекты кысаларында Пермь краенда башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" факультатив дәресләр биреләчәк. Бию-җыр остаханәләре оештырылачак, кубыз һәм курайда иҗат төркенәре булдырылачак. "Гайна һәм танып башкортлары" өчен бәйге үткәрү, башкорт иҗат әһелләрен чакырып Сабантуйда бәйрәм итү каралган. "Диалект"ны өйрәнүчеләр өчен Уфага экскурсия оештырылачак. Проект кысаларында барлыгы 10 чара үткәрү күздә тотыла.

Беренче Урал тел гаилә фестивале ("Первый Уральский языковой семейный фестиваль - нас объединяет башкирский язык") — башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты"на багышланган проект. Аның Свердлау өлкәсенең башкорт үзәге оештырачак. Ул 1 миллион 539 мең сум грант откан. Үзәк үз чыганакларыннан 1,4 млн өстәячәк, нәтиҗәдә проектны тормышка ашыруда 3 млн сумга якын акча тотылачак.

Әлеге проект Свердлау өлкәсендәге 10 башкорт гаиләсен җыеп, алар белән 20 темага башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" аралашуны күзаллый. Ул 2024 елның августыннан 2025 елның июленә кадәр дәвам итәчәк. Ахырдан нәтиҗә ясап фестиваль үткәрү ниятләнә.

— Җирле башкортларның башкорт телен белмәвенең сәбәпләре — глобальләшү, мәктәпләрдә башкорт теле укытылмавы, башкор теле мохите җитмәве, үзаңның түбән булуы, диалект (төньяк-көнбатыш диалектының татар теле белән охшаш булуында, бу аларны Башкортстан якташлары белән аерып тора, шуңа да алар үзләрен хаталы төстә татар халкы вәкилләре дип саный), — дип аңлаткан проектның мөһимлеген Свердлау башкорт үзәге.

Моннан тыш, проектны әзерләүчеләр башкортлар арасында "Татарстан пропагандасы ныграк җәелгән" дип саный. Аерым алганда, Татарстанның Свердлау өлкәсендә үз вәкиллеге бар, 10 иҗтимагый оешмасы эшли, ТНВ телеканалы күрсәтә, төбәктә ТНВның үз хәбәрчесе барлыгы әйтелә. Алар Башкортстанның сүлпән эшләвен белдерә.

"Дүртөйлө йыйыны" ("День башкирской культуры Дүртөйлө йыйыны") — башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" һәм җирле мәдәниятне саклау проекты.

Җыен быелның 9 сентябрь — 31 октябрь көннәрендә узарга тиеш диелә. "Талантливое поколение" мәдәният үсеше оешмасына 420 200 сум бүленәчәк.

— Тарихи ватаннан читтә яшәп, безнең якташлар үз туган телләрен һәм милли гореф-гадәтләрен оныта, — дип язган проект авторлары. — Үзләренең кече ватаннарыннан аерылган кешеләр өчен телне һәм мәдәнятне саклау проблем булып тора.

Дүртөйле җыенын тормышка ашыручылар башкортларны җирле халык дип санамауларын язганмы, юкмы — ләкин башкортлар өчен оештырылган Дүртөйле районы "тарихи ватаннан яшәүчеләр" дип тасвирлана. Бу җыенда алар мәдәни чара үткәрергә җыенуларын әйтә, әмма төгәл нинди чаралар булачагына ачыклык кертми. Шулай да диалект турында әйтергә онытмаганнар.

"Рух" башкорт җыры фестивале" ("Фестиваль башкирской песни "Рух") — башкорт патриотик җырларыннан торган фестиваль. Анда диалектта да җырлар яңгыраячак, диелә.

Фестивальне Дөнья башкорт корылтаена ярдәм итү фонды оештырырга җыена. Аны VI Дөнья башкорт Корылтаена бәйләп үткәрергә телиләр. Бу проект өчен 1 млн 479 мең сум биреләчәк.

— Бүген искебашкорт телендә җырларны фестиваль програмына кертер өчен җитәрлек репертуар җыелды, — ди проект авторлары. — Төньяк-башкорт диалектында һәм искебашкортча Хаят-Исмаил дуэтының "Без — Башҡортлар", Илгиз Таһиров "Ҡурайҡайға" (Ш. Бабич шигыренә), Филүз Беркет "Төняҡ амурлар" һәм башка җырлар чыкты.

Проект авторлары "башкорт рухы" начар хәлдә булуын әйтә. Алар фикеренчә, монда төп гаеплеләр — Баймак вакыйгалары һәм татар йогынтысы.

"Рух" фестивален оештыручылар Баймак вакыйгаларына тискәре бәя биргән. Анда "виктимлык (җинаять корбаны булырга омтылу) аша тулы бер халык һәм аның яшьләре белән манипуляцияләргә була икәнен күрсәтте", диелә. Шуңа да патриотик җырлар белән башкорт рухын күтәрергә кирәк ди проект авторлары. Аларча, бүген башкорт рухы белән күп спекуляцияләр бара.

Икенчесе — башкорт халкының бердәмлеге. "Сер түгел, озак еллар җәмәгатьчелек аңында төньяк-көнбатыш диалекты татар телле халык буларак кабул ителде, бу башкорт халкының бер өлеше икәнен хис итәргә чикләр тудыра", диелә анда. Монда диалектның озын тарихы булуы, совет чорының зур зыян китергәне әйтелә.

"Рух" авторлары фикеренчә, соңгы елларда алып барылган сәясәттә алгарыш күзәтелә. "Төньяк-көнбатыш диалекты яки искебашкорт теле" турында монографияләр языла, әдәби китаплар басыла, махсус журналлар дөнья күрә һәм эстрадада "диалект" әһелләре пәйда була, дип язылган.

"Бишкурай" этнолингвистик музей-йорт" ("Этнолингвистический музей-юрта "Бишкурай") — аудиториядә һәм дигитал форматта тарихи-этнографик мохиттә туган телгә өйрәтү проекты.

"Ресурсный культурный центр" оешмасы бу проектны 2 млн 148 мең сумга тормышка ашырачак. Аның кысаларында Туймазы районының Ярмунча авылында музей-йорт (юрт) кору күзаллана. Биредә башкорт телен өйрәнүчеләргә остаханәләр, башкорт теле укытучылары өчен түгәрәк өстәл үткәрү каралган. Алга таба "Бишкурай"ның мобиль кушымтасы да барлыкка киләчәк. Проект кысаларында "төньяк-көнбатыш диалектын" да өйрәнеп була диелгән.

ТАТАРГА БӘЙЛЕ БЕРДӘНБЕР ПРОЕКТ

"Мультителле маҗара: уйнап өйрәнәбез" ("Мультиязычное приключение: учимся, играя") дип аталган проектны "Флагман" оешмасы тәкъдим иткән. Ул Уфадагы балалар бакчаларындагы балаларга башкорт, татар, инглиз телләренә интерактив укыту курсы оештыруны күзаллый. Моның өчен Башкортстан бюджетыннан 665 мең сум бүленәчәк. "Флагман" оешмасы үзеннән 228 мең сум финанс өстәргә тиеш булачак. Нәтиҗәдә, проектның чыгымы 900 мең сумга якынлаша.

"Мультителле маҗара" проектының партнеры булып Уфа шәһәренең 47нче балалар бакчасы тора. Анда урыс һәм татар телендә тәрбия бирәләр дип әйтелә.

2024 елның августыннан сентябренә кадәр балалар бакчаларына йөрүче балалар өчен укыту програмы төзеләчәк. Анда татар, башкорт, инглиз телләре уен формасында бирелергә тиеш булачак. Програм нигезендә октябрь-гыйнвар айларында интерактив укыту ресурсы әзерләнәчәк. Онлайн ресурсны кулланып бер дәрес 15 минуттан да артмаячак, тәнәфесләр белән дәрес 30 минут дәвам итәчәк. Укучылар бер теманы өч телдә үзләштерергә тиеш булачак.

2025 елның гыйнвар-март айларында укыту програмын Уфаның 47нче балалар бакчасына сынаячаклар.

УКРАИНА СУГЫШЫНА БӘЙЛЕ ПРОЕКТКА ДА АКЧА ТАБЫЛГАН

Татар телле проектка акча бүленмәсә дә, комиссия Украина сугышына бәйле чарага акчасын жәлләмәгән. "Гитара тоже автомат" — Украина сугышы кырында туган проект диелгән. Ул Икенче дөнья сугышы, "махсус хәрби операциясенең алгы сызыгы каһарманнары казанышлары", ватан, традицион гаилә кыйммәтләре турында туган телләрдә язылган җырлардан торган концерт үткәрүне күзаллый.

Концертлар Башкортстанның 63 районында, барлык шәһәрләрендә узачак. Тамаша алдыннан сугышта катнашучылар турында видеоязма күрсәтеләчәк. Ул урыс һәм башкорт телендә эшләнәчәк диелә.

Концертлар 2024 елның сентябреннән 2025 елның май аена кадәр дәвам итәчәк. "Союз мастеров сцены" оешмасы моның өчен бюджеттан 2 млн 56 мең сум алачак.

ТАТАРНЫҢ 6 МЛН СУМЛЫК ПРОЕКТЛАРЫ КИРЕ КАГЫЛГАН

Башкортстан башлыгы грантлары сайтыннан күренгәнчә, быел татарга бәйле 5 проект кире кагылган. Алар җәмгысе 6 млн 125 мең сум сораган булган. Моннан тыш, 46 башкорт проекты (шуларның 3се диалект мәсьәләсенә бәйле), 1 удмурт, мари һәм чуаш — 2, урыс — 1 һәм аерым телгә кагылмаган 11 проект хуплау тапмаган. Грант ота алмаган татар проектлары:

  1. "За креатив" үзәге өч телдә — башкорт, татар һәм чуаш телләрендә "Яшь журналист" дип аталган конкурс оештырырга теләгән булган. Бу проект өчен 384 560 сум табылмаган.
  2. "Созидание" мәдәният үсеше һәм милли азчылыкка ярдәм күрсәтү оешмасы укучылар өчен Татар журналисты мәктәбе оештырырга теләгән. "Кызыл Таң", "Әллүки", "Тулпар" газет-журналлары ярдәме белән 7 түгәрәк оештыру күзалланган. Моның өчен 858 118 сум сораган булганнар.
  3. "Мульттеатраль җирлектә Мостай Кәрим иҗаты" дип аталган проект да хуплау тапмаган. Ул татар, башкорт, урыс телләрендә (катнашучы үзе телне сайлап ала) 2 минуттан артмаган мультипликацион фильмнар һәм буктрелер ясау күзалланган. Моның өчен проект әзерләүчеләр 1 млн 766 мең сум сораган булган.
  4. "Татар халкы гореф-гадәтләрен саклап телне дә саклыйбыз!" (Сохраняя традиции татарского народа - сохраним наш язык!) — милли кием сатып алуны күзаллаган проект булган. Моның өчен Гафури районындагы "Перспектива" оешмасы 474 310 сум сораган, ләкин хуплау тапмаган.
  5. "Беҙ бергә — Мы вместе!" фестивале — татар белән башкортны берләштерүче проект. "Мир добрых дел" үзәге 2 млн 642 мең сум сораган булган. Башкортстан башлыгы гранты экспертлар шурасы һәм комиссиясендә бу фикер хуплау тапмаган.

  • Башкортстанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә грантлар бирү турындагы канун 2018 елда имзаланды. Грантлар беренче мәртәбә бүленгәндә бу эшне мәдәният министрлыгы башкарган иде. 2019 елда барлык диярлек грантлар (98 процент) бары башкорт проектларына гына бүленде. Ә республика халкының өчтән берен тәшкил иткән татарларның туган теленә ул чакта бер сум да бирелмәде. Башкортстан мәдәният министрлыгы берни дә булмагандай кыяфәт ясады, бары кайбер "сөйли торган башлар" гына "шулай килеп чыкты инде" дигәнрәк сүзләр белән чикләнде.
  • 2022 елда башкорт телен үстерүгә — 33 млн, татар проектына — 1 млн сум бүленде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде.
  • 2023 елда Башкортстан башлыгы башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум бүлеп бирде. Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты"н алга сөргән проектлар күренде.
  • 2021 елгы җанисәптә Башкортстанда яшәүче халыкларның саны түбәндәгечә теркәлгән: урыслар — 37,5%, башкортлар — 31,5 %, татарлар — 24,2%, чуашлар — 2%, марилар — 2,1%, украиннар — 0,4%, башка милләт вәкилләре — 2,3%. Республикада барлыгы 160 милләт вәкиле яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG