Бүген, 3 мартта Башкортстан хөкүмәте киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы Черниковка районындагы нефть эшкәртү ширкәтенә пилотсыз очкычлар һөҗүме булу турында сөйләргә иртәрәк әле дип белдергән. Аның әйтүенчә, урында "бернинди пилотсыз очкыч эзләре дә табылмаган". Шулай ук ул ширкәт эшләвен дәвам итә дип тә әйткән.
— Бернинди пилотсыз очкыч эзләре дә табылмады. Бу пилотсыз очкычлар һөҗүме дип кычкырырга иртәрәк әле, — дигән Хәбиров. Бу хакта "Новости" агентлыгы язды.
Бүген, 3 март төнендә, Уфадагы Черниковкада нефть эшкәртү заводы яна башлавы билгеле булды. Mash телеграм-каналы "Уфаоргсинтез" яна дип белдерде. Черниковкада башка нефть ширкәтләре дә бар.
Шәһәр кешеләре дрон очу тавышын да ишеткән, диелде. Украина OSINT-проектлары Украина кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары "Башнефть" нефть оешмасына керә торган Уфа нефть эшкәртү ширкәте биләмәсендә ("Башнефть-УНПЗ") Л-24-7 корылмасын (су белән чистарту корылмасы) һәм нефть мичкәләрен зарарлаган, дип ышандыра.
Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын турында гына хәбәр итте, якын тирәдә яшәүчеләргә куркыныч янамый, ширкәткә якын җирләрдә һавада зыянлы матдәләр артуы теркәлмәде диде. Бер эшченең зыян күрүе әйтелде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, янгын "технологик процесс" белән бәйле чыккан.
- Быел 24 гыйнварда да Уфаның Черниковка районында урнашкан сәнәгать зонасындагы нефть-газ ширкәтенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итмәкче булган иде.
- Башкортстанга дроннар һөҗүменең иң көчлесе 31 октябрь кичендә булган иде. Өч дрон республиканың җылылык-энергетика комплексы ширкәтләренә һөҗүм итте. Рәсмиләр "артык зур зыян килмәде" дип белдерде.
- Былтыр 9 майда "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
- Хәбиров Салават шәһәренә пилотсыз очкыч төшүен "чын террор һөҗүме" дип атады.
- Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.
- Башкортстанда Салават шәһәренә дрон төшкәннән соң, һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтәчәкләре әйтелде. "Әгәр мондый әйберләр безгә кадәр очып килеп җитә икән, әзер торырга кирәк. Болай булмаячак дип беркем дә әйтми, чөнки сугыш дәвам итә", дигән иде Радий Хәбиров.
- 24 декабрьдә Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Уфага килгән иде. Җирле бәйсез медиа чыганаклары Медведевнең Уфага сәфәре төбәккә куркыныч янавы белән бәйле, дип белдерде. Аерым алганда Башкортстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме булу ихтималы турында фикер алышачаклар диелгән иде.
- Шул ук вакытта Уфа мэры Ратмир Мәүлиев киңәшмә вакытында Уфадагы коткаручылар һәм түрәләр төркемен Казанга җибәрәчәкләрен әйтте. Алар пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң булган нәтиҗәләрне юк итү тәҗрибәсен үзләштерергә киләчәк иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум