Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Хәбибуллин: "Мин шәһәрне татарча Кәтринбур дип атау яклы"


Илдар Хәбибуллин
Илдар Хәбибуллин

Екатеринбур татарлары җәмгыяте узган елда иң актив һәм күзгә күренеп торган оешмаларның берсе булды. Мондагы татар чаралары һәм активистларның проектлары ел дәвамында матбугатта телгә алынып килде, татар җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итте. Шәһәрне өйрәнүче урбанист, "Кәтринбур татар бистәсе" проекты җитәкчесе, журналист, Ural.tatar порталына нигез салучыларның берсе, яңа @eka.tatar проекты авторы Илдар Хәбибуллин белән татар оешмалары тарихы һәм кыюлар шәһәре рухының татар оешмалары эшчәнлегендә дә чагылышы хакында сөйләштек.

Хәзерге вакытта Екатеринбур татарлары Русиядә иң актив эшләп килгән татар җәмгыятьләренең берсе, ахры. "Эчке кухнясы" белән таныштыра аласызмы?

— Милли хәрәкәттә хәзер ике төп көч сизелә. Беренчесе – "Яшен", Аны Ринат Каштанов җитәкли. Ринат шулай ук "Мирас" оешмасы эшчәнлеген дә алып бара, бу 1989 елда Екатеринбурда ачылган "Урал" беренче татар-башкорт мәдәнияте үзәге дәвамчысы. Бездә әле Свердлау өлкәсенең татар милли мохтарияте бар, аны хәзер җирле эшмәкәр Олег Хәбибуллин җитәкли, Ринат Каштанов – аның урынбасары. "Яшен" яшьләренең бер өлеше – студентлар һәм 27-35 яшьләрдәге берничә кеше. Алар мохтарият биргән бүлмәдә җыелыша, татарча сөйләшү клубы утырышлары уздыра. Соңгы вакытта бу хәрәкәт шәп кенә үсеп килә. Бу юнәлешне бер көч дип алсак, икенче көч – Татарстан республикасының даими вәкиллеге һәм конгресс. Ай саен Свердлау татарлары тормышына багышланган "Саф чишмә" газетасы нәшер ителә, баш мөхәррире – Фәвия Сафиуллина. Хәзерге вакытта даими вәкиллекнең бинасы яңартыла.

Менә шул төп ике көч. Моның өстенә эстрада концертлары белән шөгыльләнүче кешеләр дә бар, Екатеринбур һәм өлкәдә сабантуй оештыру – аерым тема.

Татар өчен генә түгел, башкалар өчен дә кызыклы булсын дип эшләргә гадәтләндем

Минем татар темасына кереп китүемә уналты ел. Без 2006 елда дуслар белән күрешеп, интернетта аралаша башладык, 2007 елда оешып эшли башладык. Бер эшчәнлектә дә катнашмаган еллар да булды. Чакыруы буенча кабат килдем, 2018 елдан иҗтимагый эшчәнлектә кабат актив катнаша башладым. Мин, беренчедән, һөнәрем буенча төзүче, икенчедән, һуманитар. Элекке иҗтимагый тәҗрибәмне, төзүчелек һөнәремне дә искә алып, хәзерге вакытта мәгълүмат һәм мигъмарият тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүне сайладым. Мәсәлән, "Татар Кәтринбуры" проекты. Безнең шәһәрдә татар тарихына катышы булган тарихи биналар турында мәгълүмати харита төзелеп килә. Мин татар тарихы күзлегеннән генә түгел, тулысынча эзләнәм. Мин рус тарихын да өйрәнәм, теләктәшләрем арасында руслар хәтта күбрәк тә, чөнки мин төбәктәге инициативалар белән "горизонталь" эшлим – Екатеринбур тарихы музее, Шәһәр инициативалары фонды уздырган Шәһәр инициативалары төне, "Екатеринбур мирасы мәктәбе" белән хезмәттәшлек итәм. Шәһәрдә ниндидер чара әзерләгәндә чакыралар яки интернетта ниндидер кызыклы мәгълүмат тапкан очракта, минем андый мәгълүматны туплаганны белеп, миңа җибәрәләр. Мин җирле чараларга теләп алынам. Берничә ел дәвамында татар Кәтринбуры турында лекцияләр уздырып киләм.

Киләсе адым – экскурсияләр. Без татар бистәсе буйлап экскурсияләр уздырабыз. Тагын да киләсе адым – фонд ярдәмендә китап бастыру теләге.

Илдар Хәбибуллин экскурсия уздыра
Илдар Хәбибуллин экскурсия уздыра

Татар иҗтимагый тормышының бер лидеры әйткән "Татарлар татар өчен генә түгел, барысы өчен дә иҗат итәргә тиеш" дигән мантыйкны хуплыйм. Татар өчен генә түгел, башкалар өчен дә кызыклы булсын дип эшләргә гадәтләндем. Чөнки татарлар өчен генә нидер ясаганда, беренчедән, аудитория тар, икенчедән, бу – утопия. Ягъни без Сабантуй кебек йолалар белән генә шөгыльләнүне дәвам итсәк, яхшы әйбер чыкмаячак. Минем, мәсәлән, уналты ел эшләү дәверендә быел гына ниһаять татар телен өйрәнү нияте туды. Ә шул ук вакытта мин, икенче яктан, объектив карасаң, татарча сөйләшә белгән кайбер татарлардан татаррактыр да әле. Хәзер SkyTat проектына килдем, модератор безнең өчен махсус төркем җыйды, ягъни, миңа татарча сөйләшер өчен онлайн мохит бар. Юкса, кайвакыт тырышып-тырышып татарча язганда да татарча сөйләшүче кешеләр миңа "спасибо" дип җавап бирә – кайвакыт хәтта кыйнаплар ташлыйсы килә. Тик мин бу ачуымны позитив булдыру өчен ягулык урынына кулланырга тырышам, шәхси дәресләр алам. Шулай ук үзем өчен татар биюләрен өйрәнергә булдым – индивидуаль дәресләргә язылдым. Бу кайдадыр чыгыш ясар өчен түгел, үзем өчен – елга бер ниндидер дискотекада яки туйда кем артыннандыр кабатларга тырышу ачуымны китерә. Елга бер генә кирәк булса да, белеп торганда рәхәт.

Безнең мәдәният хакындагы стереотипларны җимерәсем килә

Мин Казанны бик яратам. Тик турист яки кунак буларак кына. Ә яшәвен Екатеринбурда яшәргә телим. Башка халыкларның безнең мәдәният хакындагы стереотипларын җимерәсем килә. Шуңа күрә Уралның башта ненецлар, аннары төркиләр – башкортлар, татарлар, тик соңгы берничә гасырда гына руслар урнашканын белгән кешеләр белән коллаборацияләр ясыйм.

Мәскәү – зур ресурслар шәһәре, Казан яки Уфа кебек милли башкалаларда сәяси элита милли теманың дәүләт тарафыннан тәэмин ителүе хисабына яши. Ә Екатеринбур кебек кыюлар шәһәренең үсешкә омтылышы нәрсәгә бәйле? Университетлар тәэсиреме бу?

— Бу — татар темасы гына түгел. Либеральлек, иҗадилыкның үзәге дип Ельцин музеен атарга була. Михалков һәм башкалар ябарга тырышкан Ельцин үзәге. Әмма кешеләр аңламый – бу Ельцин музее гына түгел. Минем һәм танышларым өчен Ельцин үзәге икенче яки өченче чиратта гына Ельцин музее. Мин безнең үзәкне һәрвакыт Казандагы милли китапханә белән чагыштырам – анда китапханә дә, арт-галерея да бар. Музей – үзәкнең бер өлеше генә. Бу үзәктә такымнар җыела, төрле хәрәкәтләр оеша, алар теләсә кайсы креативны хуплый. Бу креатив тышка да бәреп чыга һәм бу суперкреатив шәһәр белән дә ассоциацияләшә. Мин ил буйлап сәяхәт иткәндә башка шәһәрләр белән дә чагыштырам. Әйе, Уфада Арт-квадрат бар, Казанда – Милли китапханә. Биредә белемле кешеләр эшли, кәттә такымнар, алар үзләре кебек кешеләрне тартып китерә. Бу бизнес-темалар да, социаль, иҗтимагый темалар – һәммәсе үтеп керә торган учак. Бездә заманча сәнгать үзәге бар, Екатеринбур тарихы музее бар. Элекке Матбугат йорты бар, бөтен илгә танылган Коляда театры бар. Озак саный алам. Урал төбәгенең ниндидер үсеш стратегиясе юк, болар барысы да ничектер табигый килеп чыга, бу креатив геометрик прогрессиядә үсә, шәһәрне үзгәртә. Безнең шәһәр белән Төмән мөһаҗирләре идарә итүгә карамастан. Әйе, алар шәһәрне бик йолкый, тарихи мирасны бик талкый. Бу бик начар. Әмма без бер урынны кысып, моңа түзеп утырмыйбыз, тегендә-монда барып нидер таләп итәбез. Әлбәттә, китүчеләр дә бар. Әмма төп хәрәкәтне ясаучы кешеләр кала. Татар темасына килгәндә, бу – 18-25 яшьлек студентлар һәм 25-35 яшьлек урта буын.

Ниһаять, "Яшен" турында да сөйләшеп алыйк әле.

— Яшьләр оешмалары берәү генә оешмады. "Яшен"нән чыккан бер активист аерым яңа якташлык та ясады, студентларны җыйды. Мин дә аларның креативлыгын хуплый идем, әмма ул ике-өч елдан артык эшләмәде. "Яшен" дә ябылырга мөмкин иде, минем дә андый уйларым булды. Без үстек, оешма үсте, Ельцин үзәге кебек, "Яшен"нең дә тышка йогынтысы үсте. Шул безгә иҗат итәргә мөмкинлек бирә, ягъни, бу кәгазьдә генә яки дәүләт ярдәмендә генә түгел, ә үз көнен үзе күреп, чын эшчәнлек алып баручы оешма. Бу – ихлас инициатива, төрле интенсивлык белән оешма эшендә, сөйләм клубында, остаханәләрдә һәм башка чараларда катнашучы, булышучы 200-300 кешелек төркем.

"Яшен" – Свердлау төбәгендәге уналты еллык тарихы булган татар яшьләре оешмасы. Үз эшчәнлеген 2007 елдан бирле алып бара, Екатеринбур шәһәреннән һәм Свердлау өлкәсеннән актив, талантлы һәм максатчан яшьләр өчен үзенчәлекле берләштерү ноктасы булып тора. Бу комьюнитиның хәзерге әгъзаларыннан һәм йөзләгән яшь катнашучыларыннан торган иҗади такым, шулай ук уналты ел эчендә катнашкан урта яшьтәге меңләгән кеше. "Яшен" сүзе – "яшьләр" һәм "бүген" сүзләреннән ясалган.

Оешманың миссиясе – өч зур максатка ирешү өчен фикердәшләр тырышлыгын берләштерү:

- традицион, әмма ортодоксаль булмаган заманча кыйммәтләрне саклап калу һәм үстерү,

- яшьләрнең уңышлы үзлегеннән реализацияләнүе һәм продуктив мәшгульлеге,

- татар халкының һәм шәхеснең рухи үсеше.

Активлык дигәндә, Екатеринбур әле оешмалар эшчәнлеге белән генә түгел, ә үз мәгълүмати порталлары белән аерылып тора. Мөстәкыйль медиа кебек мондый сайтлар күп түгел – Питер татарлары порталы бар, төбәк татарлары тормышы турында түгел, үзләре турында гына язса да, Мәскәү татарлар штабының сайты бар. Ә Екатеринбурда хәтта ике портал.

— Гаделлек өчен Самар татарларының "Туган тел" оешмасының да Самтатньюс яңалыклар сайтын да искә алырга кирәк. Безнең 2010 елдан tatary-urala.ru (хазер ural.tatar) порталы эшләп килә. Аны идея һәм финанс ягыннан Татарстанның Свердлау өлкәсендәге икенче даими вәкиле Ринат Садриев тәэмин итеп килде. Без башлаганда аның адресы һәм тышкы кыяфәте уңайсыз иде. Без исемен алыштырдык, үз стилен булдырдык, көн саен керүчеләр саны 100дән 300-400гә менде. Екатеринбур өчен бу яхшы күрсәткеч. Әмма мине мәктәп вакытыннан бирле журналистлыкка тарта. Берничә ел уйлап йөргәннән соң Дзенда үз проектымны ачтым. Әлегә проектның үз сайты юк, бөтен игътибар Telegram каналга китә. Шулай ук социаль челтәрләрдә бар. Якын арада сайт ясау планы да бар. Бу минем бөтен эшчәнлекне, Татар Кәтринбуры проектын колачлаячак.

Екатеринбур үзе дә ниндидер башка рухы белән аерылып тора, һәм бу мондагы татар оешмаларының эшчәнлегендә дә чагыла.

— Мин аңлыйм ни хакында әйтергә теләгәнегезне. Екатеринбур – шактый үзенчәлекле регион. Без күпкә либераль, халыкның үз фикере бар. Сквер хәлләрен, телеманараны җимерү вакыйгаларын искә төшерегез. Телеманараны җимереп, аның урынына арена төзи башлаганда безнең Җәмигъ мәчетне дә җимерделәр. Бу – аерым тема. Мәчет урынындагы вакытлы корылмаларны җимерү турындагы мәхкәмә карарлары кабул ителгән вакытта мин интернетта җәмәгать фикере статистикасы үзгәрешен өйрәндем. Екатеринбурның зур бер порталында мәчет турындагы яңалык астына диван экспертлары кереп "Нинди мәчет? Үзегезгә кайтып китегез!" дип яза башлаган иде, мин аңлатырга дип җиң сызганып өлгергәнче, руслар моңа җавап итеп "Бәлки, Урта Азиядән килгәннәр китәргә дә тиештер, тик без аларны эшләргә чакырабыз икән, без аларга диннәрен тотар өчен минималь шартлар тудырырга тиеш. Ә менә татар һәм башкортларга килгәндә, алар кая китәргә тиеш? Татарстан дигән башка илгәме? Син монда үзең чит җирдә. Татарлар гомумән бөтен җирдә яши. Ә Екатеринбур беренче чиратта башкорт һәм татар җире. Без монда Ермактан соң килеп урнашкан. Татарлар һәм башкортлар монда берничә гасыр элегрәк яшәгән, ә аларга кадәр – ненецлар. Хәзер ненецлар килеп безгә кайтып китегез дияргә тиешме?" дип яза башладылар. Мине бу бик илһамландырды. Екатеринбурны акыл ияләре шәһәре диләр, хәзер тагын кыюлар шәһәре диләрме әле? Екатеринбурда яшәүчеләр арасында зыялылар күп, алар тарихны бер яктан гына түгел, төрле милләтләр күзлегеннән белә. Болар барысы тормышның төрле өлкәләрендә чагыла.

Екатеринбурда шәһәр инициативалары фонды бар. Ул пандемиягә кадәр шәһәр инициативалары төне уздыра иде. Бу бик кәттә проект. Ул иҗатчыларның, бизнес һәм хакимиятнең инициативаларын берләштерә. Без анда үзтәңгәллекне саклауның төрле юнәлешендәге проектларыбызны тәкъдим итәбез. Социаль проектлар да күтәрелә. Анда чыгыш ясаганда мин мигъмарият темасынамы, милли темагамы чыгыш ясарга дип уйладым да, 50/50 итеп ясарга булдым. Һәм бу мәйданчыктагы чыгыштан соң миңа рус кешеләре дә килеп "минем әбием татар", "минем дустым татар" дип уртаклаша башлады, мин бу иҗади җәмгыятьләр белән дуслашып беттем. Башта бу Миллер йорты гына иде, соңрак Татар бистәсе ясау фикере барлыкка килде. Бу буш урында гына килеп чыккан нәрсә түгел, Свердлау өлкәсен өйрәнү музее галимнәре, төбәк өйрәнүчеләр бу урынның XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы татар кварталы булуын раслый. Әлбәттә, хәзерге өч йорт кына түгел. Хәзер бу бистәгә Лебедев урамындагы татар тарихына катышы булмаган агач йорт та керә. Ә элек бу бистә хәзерге Ленин проспектына кадәр җәелгән булган. Монда татарлар тупланып яшәгән – нигездә, Агафуровлар туганнары, аларның приказчиклары, сатучылар. Табигый, алар бөтен туганнарын китергән, намаз йорты ясаган. Ягъни тулы канлы мәхәллә булган. Болар барысы тарихчылар тарафыннан дәлилләнә.

Табигый, беркемдә дә сез ник әле бу татар бистәсен уйлап чыгардыгыз? дигән сорау тумый. Киресенчә, кызыклы үзенчәлек буларак кабул ителә. Екатеринбур тарихы музее булышлыгы белән Мирас мәктәбе барлыкка килде, мине дә ул проектка чакырдылар. Миллер йорты проектын киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Бер елдан инде без Екатеринбур татар бистәсе проектын булдырдык. Без ул вакытта статуслы аудитория туплый алдык. Татарлар анда 15-20% кына иде. Проекттагы алты кешенең икесе генә татар. Аларның берсе хәзер үзе Татар Кәтринбуры буенча экскурсияләр уздыра. Калганнар руслар, аларның һәрберсе үз сәбәпләре белән проектка кушылды. Проектның беренеч өлешен мин, икенче өлешен мигьмар, проектлаучы Александр Серков сөйләде. Без татар бистәсен шәһәрнең төп экскурсия маршрутларына, шәһәрнең Яшел каркасына керттек. Киләчәктә аудиоэкскурсия яздыру, юлкүрсәткеч бастырырга планлаштырам. Болар барысы да Екатеринбурның 300 еллыгына да планлаштырылган иде.

Екатеринбурда күпме татар бар?

— 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда 143 меңнән артык. Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда 93,5 мең исәпләнә, әмма пандемия шартларында оештырылган җанисәп нәтиҗәләренә ышанып булмый. Илле мең кеше ун ел эчендә эреп юкка чыга алмый.

Татар Кәтринбуры (Илдар Хәбибуллин белешмәсе)

Бу проектка Екатеринбурдагы татар эзләре буйлап экскурсия дә керә. Экскурсия маршрутына Агафуровларның Екатеринбур үзәгендәге ике йорты, шулай ук Миллер йорты керә. Бу маршрутны экспресс-экскурсия дип атыйм, чөнки үземне гид дип санамыйм.

Агафуровларның сәүдә йорты – Татар бистәсеннән читтә, Вайнер урамындагы аерым зур кирпеч йорт. Аны Уралда гына түгел, бәлки Русиядәге беренче сәүдә үзәге дип атарга буладыр. Алар бик киң колач белән эшләгән, бу йортның тарихы бик кызык. Бу тарихның кешеләр хәтереннән югалмавын телим. Аны сәүдәгәр гаиләсе үзе төземәгән, әмма озак вакытлар аның зур өлешен алар биләп торган. Шуңа күрә Вайнер урамындагы башка йортларны өйрәнә башладым.

Хәзер элекке Агафуровлар сәүдә йортында креатив кластер ачылды. Анда элек Бауман урамындагы Гулливер йорты кебек коточкыч Иллюзияләр музее бар иде, аларны куып чыгардылар, хәзер беренче катта бутиклар, ә икенче катта креатив кластер. Алар бу йортны иске Агафуровлар сәүдә йорты дип атый.

Татар бистәсендәне Агафуров йортлары янындагы бакча да алар исемен йөртә. Ул бакчадан 200-300 метрда стат-киңәшче Миллерның утары тора. Ул ни өчен татар бистәсенә керә? Чөнки узган гасыр башында аны татар-башкорт җәмгыятенә бирәләр. Аның татар-башкортка кагылышлы утыз еллык тарихы бар. Биредә сугышка кадәр милли азчылыклар клубы, "Мөселман учагы" исемле дөньяви театр, "Урал" китапханәсе эшли. Сугыштан соң коммуналь торак. 1997 елда ул инде җимерек кыяфәттә, ишексез-тәрәзәсез, ниндидер могҗиза белән мәдәни кыйммәтләрне кайтару кануны нигезендә Свердлау өлкәсе мөселман диния нәзарәтенә бирелә. 2017 елга кадәр ул җимерелүен дәвам итә, 2017 елда гына Олег Хәбибуллин җитәкчелегендәге татар эшмәкәр-меценатларының инициатив төркеме аны торгызырга алына. Минем мигъмарият белән шөгыльләнүем һәм татар иҗтимагый хәрәкәтендә катнашуым шушы тарихи мигьмарият мәсьәләсендә кисеште. Миллер йорты белән кызыксына башладым, ул хәзер реставрация көтә. Шәһәрдәге җәмгыятьләр белән аралашканда бу йортта ниндидер аңлаешсыз мөселман оешмалары яки мәчет түгел, ә диния нәзарәтенең мәдәни үзәге булачагын, анда татар-башкорт кына түгел, теләгән һәр кеше керә алачагын җиткерергә тырышам. Кеше бинаның эченә үк кермәсә дә, беренче катында ук ислам, мөселманнарның мәдәни карашлары белән таныша алачак, анда мәдәни чаралар, лекторийлар уздырылачак, кафе эшләячәк. Бу минем фикерем, реставрациядән соң бинаның иясе дә шулай хәл итәр дип ышанам. Шул хакта чыгыш ясыйм.

Кәтринбур атамасы

Мин шәһәрне татарча Кәтринбур дип атау яклы – минем проект та татарча шулай атала. Шәһәрнең татарча болай аталуын җирле аксакаллар да раслый, бу атама билгеле татар әдипләре Шәйхи Маннур, Ибраһим Сәлахов, Нәкый Исәнбәт әсәрләрендә дә искә алына.

"Яшен" оешмасы тарихы

2003 елда активист Ренат Әминов Урал татарлары һәм башкортлары өчен tatural.ru сайтын төзи, бу социаль челтәрләр чорына кадәр язышу мөмкинлеге бирүче форум була. Акрынлап анда татар яшьләре күренә башлый. Виртуаль аралашу җитмәгәч, форумчылар реаль тормышта очрашырга килешәләр, әлеге очрашу 2006 елның 6 декабрендә җирле мохтариятнең "Минем илем" һәм "Ислам сегодня" тапшыруларын чыгаручы "НКАТ-медиа" студиясе буйлап экскурсия формасында уза.

Форумда катнашучылар интернетта да, тормышта да актив аралаша башлый: татар дискотекаларына, эстрада концертларына йөриләр, Казанга баралар. Яшьләр даирәсе киңәя һәм иҗтимагый оешма булдыру идеясе барлыкка килә.

2007

Яңа оешманы гамәлгә кую җыелышы уза, оешма эшчәнлегенең максатлары һәм төп юнәлешләре билгеләнә. Рәис итеп юрист Сирин Зарипов сайлана. Оешма эшчәнлеге башлангычларының берсе итеп Екатеринбур шәһәренең борынгы мөселман зиратын шефлыкка ала.

2008

"Туган тел" татар теле клубы ачыла. Бүген ул һәр җомга "Татар сөйләм клубы" форматында уздырыла һәм берләшмә эшчәнлегенең төп форматы булып тора.

14 февральдә "Яшь йөрәкләр" танышу клубы ачыла, аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә оешма эчендә дә, читтә дә күп санлы парлар һәм гаиләләр барлыкка килә. Танышу клубы 10 елга якын яши. 2024 елда аны яңа форматтагы "Ярату" исеме белән яңадан эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Yashen.ru адресында оешма сайты эшли башлый, соңрак ул яшен.рф һәм yashen.tatar адресларында эшли.

Оешма "Kaynar party" татар дискотекаларын оештыра.

2009

Оешма рәисе итеп Илдар Хәбибуллин сайлана. Шул ук елны оешманың Каменски-Уральски шәһәрендәге бүлекчәсе ачыла, аны Валерий Галимов җитәкли. "Яшен" "Урал акценты" исеме астында татар КВН лигасында катнаша.

"Яшь җилләр" бию төркеме барлыкка килә. Хәзер "Урал даласы" ансамбле эшли һәм бию дәресләре уздыра. Оешма Горн университеты каршындагы этномәдәни берләшмәләре ассоциациясенә керә, шулай ук Икътисади университет каршындагы Евразия икътисади форумында катнаша.

2010

Свердлау өлкәсеннән Татарстандагы балалар җәйге аланнарына җибәрә башлыйлар. Оешма ярдәмендә Свердлау өлкәсенең татар авылларына һәм Казан шәһәренә экскурсияләр уздырыла. Екатеринбурда татар фильмнары күрсәтелә. Ел саен велойөреш уздырыла башлый.

2011

"Гүзәл килен" (Суперкилен) гаилә традицияләре бәйгесе уза. Яшь киленнәр кул эше, кулинария осталыгы һәм иҗат өлкәсендә ярыша.

"Кызыклы кеше белән кичә" проекты эшли башлады (хәзер "Мин" проекты) – очрашуга һәм аралашуга кызыклы һәм бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр чакырыла.

2013

"Хатын-кыз буларак" (Будучи девушкой) проекты оеша, хәзер ул "Ханбикә" исемен йөртә.

2014

Рәис итеп Таңсылу Фазылова сайлана. "Яшен"дә ачык ишекләр көне һәм балалар өчен "Яңа ел бәйрәме" традициясе кертелә.

2017

Клуб 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Оешма рәисе итеп Ринат Каштанов сайлана. Ул хәзерге көнгә кадәр рәис булып кала бирә.

2018

Оешма кызлары "Татар кызы" бәйгесендә катнаша. Яңа рәис вакытында табигатькә походлар, фатирник һәм пешекчелек остаханәләре уздырыла башлый.

2019

"Урал таулары" якташлыгы белән берлектә "Урал йолдызы" форумы уздырыла башлый.

"Яшен"нең үз йорты бар, оешма Екатеринбурның татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеген алып бара, грантлар ота.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG