Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Сираҗины сорау алу өчен тикшерү комитетына чакыртканнар


Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

"Гамәлләремнән  җинаять эзлиләр һәм алар аны һичшиксез табачаклар, булмаганын да табачаклар", ди ул.

Бүген, 28 ноябрьдә "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире, журналист Искәндәр Сираҗи тикшерү комитетына күрсәтмәләр бирергә барган.

"Бик озак чакыртмагач, бу эш инде бетте, әкрен генә хәл ителде, дип уйлап йөри идем, алай түгел икән, экспертизалар бара икән әле", дип сөйли ул "Сираҗи бәян итә" Telegram-каналында чыккан видеода.

Журналист сүзләренчә, җинаять эше ачуга сәбәпче булган видеоның текстына лингвистик экспертиза һәм башка төрле экспертизалар ясатылачак.

"Җинаять составы булмаган әйбердә шушындый чыгымнар ясап, тулы бер тикшерү бригадасы безнең салымнар хисабына юкны бушка аударып ята. Гамәлләремнән җинаять эзлиләр һәм алар аны һичшиксез табачаклар, булмаганын да табачаклар. Бу эштә шәхси мәгълүмат таратылмаган дип, җинаять эше ачудан баш тартырга тиешләр иде. Баш тартмаганнар икән, димәк эшне алып барачаклар һәм бу озак барачак", дип фаразлый Искәндәр Сираҗи.

Ул бу эшне "авызны каплау һәм үч алу өчен" ачканнар дип фикерли.

Моны нәкъ 1937 елдагы кебек хәл итәчәкләр. Утыртмасалар да, һичшиксез шартлы рәвештә булса да иректән мәхрүм итәчәкләр", ди ул.

9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң изоляторга яптылар.

Шул ук көнне Искәндәр Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Аның хатыны төшергән видеода ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип белдерде.

Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эшендә шикләнелүче булып тора. Ул моны Ибраһим Зәкиев исемле кешегә ачылган җинаять эшендәге (соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе присяжныйлары аны азат иткән) ике шаһиткә каршы эшләгән дип фаразлана. Зәкиев үзе исә Сираҗи шикләнелгән эштә шаһит булып бара.

Басма мәгълүматынча, Искәндәр Сираҗиның YouTube каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең – Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән.

  • Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.
  • Ул вакытта Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлады. Ул "Сираҗи сүзе" газетында һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хат белән мөрәҗәгать итте.
  • Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
  • 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык Радиосы һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш 288 көн Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG