Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган илдән еракта якташлар белән бер утырып чәй эчү дә кадерле". Истанбулда татарлар пикник уздырды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

10 август көнне Истанбул татарлары Тукай паркында сабантуй-пикник уздырды. Шагыйрь һәйкәле янында өйдә пешерелгән милли ашлардан табын корылды, балалар һәм зурлар өчен сабантуйдагы кебек күңелле бәйгеләр оештырылды. Алтын мөгез култыгы буендагы татар шагыйре исемен йөрткән паркта бу шундый беренче пикник. Истанбулның туристик үзәгеннән еракта урнашкан Тукай һәйкәле янына татарлар гадәттә апрель аенда чәчәк салырга гына килә иде.

Төркиядә бакча-паркларның җирле халык өчен әһәмияте зур. Төрекләр бирегә ял итәргә вакыт чыкканда гына түгел, гаиләләре белән иртәнге аш ашарга килә. Чәйле-каһвәле пикниклар монда гадәти хәл. 10 августта "татар паркына" татарлар үзләре дә җыелды. Паркта бер көнгә татар музыкасы яңгырап торды.

Төштән соң башланган чарага Истанбулда озак еллар яшәүче татар гаиләләре, биредә укучы студентлар, Анталья, Бурса һәм Казан кунаклары, башка милләт вәкилләре килде. Соңгы атнада Төркиядә Instagram эшләмәсә дә, халык мондый чаралар турында социаль челтәрләр аша күреп-ишетеп җыела. Бу юлы да чарага 40-50ләп татар җыелды.

Балалар аркан тарту, авызга йомырка куелган кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату, бүләк кисүдә бик теләп катнашты. Чирәмдә кашыктан төшеп калган йомыркалар белән бергә балалар да тәгәрәште.

Табынга өчпочмак, кыстыбый, алма бәлешләре чыкты, күңелле бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләккә туган җирдән килгән мәтрүшкә төргәкләре таратылды.

Күренекле шәхесләренең портретлары белән кечкенә викторина да булып алды: кайчандыр Истанбулда яшәгән Гаяз Исхаки, Йосыф Акчура, Садри Максудилардан тыш, сабантуй кунаклары башка танылган язучы, җырчы, композитор, мәгърифәтчеләрне тануда ярышты.

Пикникка килүчеләр бер-берсе белән танышты, аралашты, яңа элемтәләр булдырды. Гитарага җырлаучылар да булды.

— Мондый очрашулар без генә түгел, балаларыбыз да очрашып, бергә уйнап, үзара бер-берсен танып үссен өчен кирәк, диде катнашучыларның берсе танышу вакытында.

Чарада катнашкан бер үсмер саф татар телендә:

— Татарча сөйләшергә оялмагыз, сөйләшмичә, телегез шомармас, дип мөрәҗәгать итте.

— Туган илдән ераграк яшәгән саен, якташлар белән бер утырып чәй эчү дә кадерле, диде икенче бер катнашучы.

Истанбул татарлары мондый кече форматтагы бәйрәм чарасына икенче тапкыр җыела. Былтыр сабантуй пикнигы Босфорның икенче ярында, Азия ягындагы Малтәпә яр буендагы паркта узган иде. Әлеге чаралар яңа кешеләр белән танышу, үзара ярдәм итешү, татар җәмгыятендәге үзара элемтәләрне, мөһаҗирлектә милли мәдәниятне, буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен һәм, катнашучылар үзләре таныганча, чит мәдәният эчендә үсүче балаларны татар мохитенә җәлеп итү өчен мөһим.

Мөһаҗирләрнең буыннар арасы элемтәсен саклау дигәннән: чараны оештыруда Төркиягә йөз ел элек күченгән татар мөһаҗирләре нәселеннән Ногман Көләчйөз дә катнашты, өлкән яшьтәге әти-әнисен дә бәйрәм иттерде.

Төркия татарларының "Идел-Урал" җәмгыятен озак еллар җитәкләгән Гөлтән Ураллы, каты авыруы аркасында очрашуда үзе катнаша алмаса да, видеоэлемтә аша кушылып аландагыларга сәламнәрен җиткерде.

Бу, әлбәттә, биредәге татар җәмгыятенә күрешеп-аралашып торыр өчен бердәнбер чара түгел: биредә яшьләр атна саен Кадыкөй китап клубына җыела, ике ел элек биредә Төркиядә яшәгән татар мөһаҗирләре тормышына кагылышлы "Зыялы мөһаҗир" клубы оешты, апрель-май айларында балаларның шигырь бәйрәме уза. Өстәвенә, күптән түгел Истанбулда татарча аш-су да барлыкка килде: милли ризыкларны Бәйлекдөзүдәге "Рубаи"да, Бәйкоз районындагы "Kazanda by Evren" ресторанында, Кадыкөй районында башкорт режессеры Кирстен Гайнет ачкан "Bread House" кафесында татып карарга була.

Истанбулда рәсми сабантуйлар пандемия заманыннан бирле уздырылмый, соңгы елларда Төркия татарларының сабантуе Искешәһәр янында татарлар нигез салган Госмания (Корыһөек) авылында уздырылып килә.

Тукай паркыннан тыш, тарихи калада татарларга бәйле урыннар байтак. Азатлыкның татарларга кагылышлы урыннар исемлеген юлкүрсәткеч урынына куллана аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG