Accessibility links

 
Кахов ГЭСын шартлатуда катнашкан дип фаразланган хәрбине Идел буе төбәге вәкиленең урынбасары итеп билгеләгәннәр
Кайнар хәбәр

Кахов ГЭСын шартлатуда катнашкан дип фаразланган хәрбине Идел буе төбәге вәкиленең урынбасары итеп билгеләгәннәр


Кахов буасы җимерелгәннән соң, Херсонның су баскан урамнары. 7 июнь 2023 ел
Кахов буасы җимерелгәннән соң, Херсонның су баскан урамнары. 7 июнь 2023 ел

2023 елның июнендә Херсон өлкәсендәге Каховка гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә-якны су басты, кешеләр үлде. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепләде. Украина бу шартлауга Русиянең 205нче мотоукчы бригадасы гаепле диде. Александр Тихонов шул бригадада хезмәт иткән.

Русия хәрбиләрен хакимияткә эшкә урнаштыручы "Время героев" федераль програмында катнашкан хәрби Александр Тихоновны Идел буе төбәге вәкаләтле вәкиленең яңа урынбасары итеп билгеләгәннәр.

"Вот Так" басмасы язуынча, стажировка вакытында Тихонов "патриотик юнәлешне үстерү" һәм Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләрне тыныч тормышка "яраклаштыру мәсьәләләре" белән шөгыльләнгән. Шулай ук ул төбәкләрдә "батырлык дәресләре" үткәргән һәм яңа эшендә дә шуның белән шөгыльләнергә ниятли.

"Вот Так" басмасы Тихоновның 205нче аерым гвардия мотоукчы бригадасында сугышкан булуын яза. Бу хәрби бүлекчә Кахов ГЭСы шартлаганда станция биләмәләрендә иде.

2023 елда 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Яңа Каховка шәһәреннән биш километр ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә-якны су баса башлады. Кешеләр үлде. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепләде. Европа берлеге һәм НАТО җитәкчелеге Русия Украинага басып кермәгән булса, мондый хәл булмас иде дигән фикер белдерде. Кахов ГЭСы Херсон өлкәсенең Русия басып алган өлешендә урнашкан.

Халыкара хокук юристлары фикеренчә, Халыкара җинаять мәхкәмәсе станцияне шартлатуны Рим статутының "сивил объектларга махсус һөҗүм" һәм "сивил затларның үлеменә һәм сивил объектларның зыян күрүенә яки әйләнә-тирә мохиткә җитди зарар килүгә сәбәпче булган һөҗүм" пунктларына туры килүе сәбәпле сугыш җинаяте дип бәяләргә мөмкин.

  • "Время героев" програмы турында Русия президенты Владимир Путин федераль җыенга мөрәҗәгатендә, 2024 елның февралендә игълан иткән иде. Ул май аеннан эшли башлады.
  • Беренче агымда укыту өчен 21 мең гариза тапшырган кеше арасыннан 83 кеше сайлап алынды.
  • Декабрьдә Путин мондый проектларны төбәкләрдә дә башлатырга кирәк, диде. Шуннан соң дистәләгән төбәкләрнең башлыклары 2025 елда сугышта катнашучылар өчен үзләренең эшкә урнаштыру програмнарын башлатачакларын белдерде.
  • 1 июльгә кадәр Русия төбәкләрендә Украинадагы сугышта катнашучыларны укыту һәм дәүләт хезмәтенә эшкә урнаштыру програмы эшли башларга тиеш. Бу програмнар "Время героев" федераль програмына охшаш булырга тиеш, әмма исеме башкача була ала.
  • Төбәкләр 1 октябрьгә кадәр бу програмнарда катнашучыларның 20 процентын, 2026 елга кадәр 80 процентын дәүләт хезмәтенә эшкә урнаштырырга тиеш була. Шул ук вакытта президент хакимиятендәгеләр сугышта катнашканнарны эшкә урнаштыруга җитди карарга, аларга "яхшы вазифалар" бирергә куша, дип сөйләгән "Ведомости"га чыганагы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG