Татарстан студентларын Төньяк Кореягә укырга җибәрәчәкләр. Казан федераль университеты (КФУ) һәм Төньяк Кореянең Политехник университеты фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзалаган.
КФУ ректоры Ленар Сафин моны Көнчыгыш Азиядәге "алдынгы уку йортлары белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту" дип саный. Аның әйтүенчә, 2024 елның июнь аенда Русия президенты Владимир Путин һәм Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын тарафыннан имзаланган стратегик хезмәттәшлек килешүендә Төньяк Корея уку йортлары белән элемтәләр урнаштыру да каралган.
Ике уку йорты арасында уртак програмнар тормышка ашырылачак, шул исәптән "фәнни-мәгариф эшчәнлеген камилләштерү" өчен студентлар белән алмашачаклар.
- Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Узган ел июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
- Былтыр җәй көне Русия укучыларын Төньяк Кореянең "Сондовон" балалар аланына ялга җибәргәннәр иде. Алар "ике илнең дуслыгын ныгыта торган чараларда катнашачак, җилкәннәр астында диңгезгә чыгачак, тхэквондо һәи рәсем ясау белән шөгыльләнәчәк", диелде.
- Моңарчы Русиядә яшәүчеләргә Балаларны яклау көнен (1 июнь) Төньяк Кореяда үткәрергә тәкъдим иттеләр.
- Росавиация Русиянең "Аэрофлот" һәм "Аврора" һава ширкәтләренә Төньяк Корея башкаласы Пхеньянга очышлар башларга тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта туроператорлар Төньяк Кореягә турлар башлау турында мөрәҗәгатьләр алмаган һәм ихтыяҗ артыр дип тә уйламый. Белгечләр фикеренчә, Пхеньянга нигездә эш сәфәрләренә очачаклар.
- Былтыр апрельдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Төньяк Кореядәге фестивальдә чыгыш ясаячагы хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум