Казанда канун нигезендә өченче бала өчен бирелергә тиешле җир кишәрлеге бүлеп бирү проблемы кискенләшкән. Бу хакта бүген шәһәр башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов мэрия киңәшмәсендә белдерде.
— Бүген 9 693 күпбалалы гаиләне җир кишәрлеге белән тәэмин итәргә кирәк. Шәһәр әлегә 3 005 гаиләгә генә җир бүлеп бирә ала. Тагын 6 688 җир кишәрлегенә ихтыяҗ бар, — диде ул.
Бушлай җир бүлеп бирү төп проблемга әверелде дип өстәде рәсми.
2024 елга барлыгы 18 130 гаилә исемлеккә кергән. Әлегә шуларның 8 437-се генә җир белән тәэмин ителгән. Бу исемлектә торучыларның 46,5% гына дигән сүз. Казан хакимияте шәһәр янындагы районнардагы җир кишәрлеге бүлеп бирә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Биектау районының Яшь көч авылы янындагы җирләр биреләчәк.
Шул ук вакытта Казан хакимияте бүлеп биргән әлеге җирләрдә инфраструктура юк. Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сүзләренчә, бу җирләрдә балалар бакчасы, мәктәп, юллар булуны күзалдында тоткан проект эшләнә. "Бу бик кыен эш", дип искәртте ул.
Бүгенгә Татарстанда 30 мең күпбалалы гаилә җир кишәрлеге бирелүен көтә. Аның төп өлешен Казан һәм Чаллы шәһәрләре алып тора. Бу сан елдан-ел арта. Мәсәлән, 2021 елда 20 мең гаиләгә җир бирелмәгән иде.
Шул ук вакытта җир кишәрлеген инфраструктура булмаган урыннардан бүлеп бирүдән зарланучылар күп. 2019 елда Чаллы шәһәре янында күпбалалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән Подсолнухи бистәсе халкы Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыккан иде. Русия тикшерү комитеты бистәдә юллар, су һәм газ үткәргечләр булмауга зарлану уңаеннан тикшерү башлады. Биредә инфраструктура төзү берничә елга сузылды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум