Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бала төшерүдән баш тарткан хатын-кызларның саны бер ел эчендә 15 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр, әгәр дә мөрәҗәгать итүченең фикере үзгәрмәсә, аны Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәрәчәкләр.

Казанда консультацияләр һәм профилактика ярдәмендә 365 хатын-кызны аборт ясатмаска күндерә алган. Бу - бала төшерергә килгән барлык хатын кызларның 62,2 проценты. Барлыгы 538 хатын-кыз аборт ясатырга теләк белдергән булган. 2023 елның 11 аенда исә бары тик 47 проценты гына йөклелеген саклап калган булган. Әлеге саннарны республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов китерде, дип җиткерә "Бизнес Online".

Аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр: Казанда шундый 16 урын бар, бирегә 583 хатын-кызны җибәргәннәр, 278е йөклелеген саклап калырга булган.

Консультацияләрдән соң да аборт ясату ниятеннән кире кайтмаса, хатын-кызны тагын бер этап көтә: ул Казан медицина университетының Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәреләчәк. 2024 елның 11 аенда бу үзәккә җибәрелгән 305 хатын-кызның 87се бала төшертүдән баш тарткан диелә.

Шул рәвешле консультацияләрдән соң аборттан 365 хатын-кыз баш тарткан, бу 2023 ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк.

  • Русиядә аборт ясарга теләүче хатын-кызларны психологларга җибәрә башладылар. Мәсәлән 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган иде, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли.
  • Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Ел башыннан республикада табигый кимү 61 процентка арткан. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда республикада 35,4 мең бала туган.
  • Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Беренче чиратта абортны тыюны Урыс православ чиркәве таләп итә. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
  • Татарстанда 19 хосусый медицина оешмасы аборт ясату лицензиясеннән ихтыяри төстә баш тарткан. Сүз Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә урнашкан клиникалар турында бара.
  • Моңа кадәр Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән, былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз биргән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG