Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Водоканал" оешмасы пилотсыз очкычлардан хәрби сак куячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Килешү 2025 елның 1 февраленнән 2026 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Моңарчы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов оешмаларга дроннан үзләренә сакланырга кушкан иде.

Казанның "Водоканал" оешмасы үзенең объектларын саклау өчен хәрби сак куячак һәм моңа 49 миллион сумнан артык акча тотачак. Бу шул исәптән пилотсыз очкычлар һөҗүменнән саклауны да күз уңында тота, дип яза "Бизнес Online". Басма дәүләткә сатып алулар сайтында чыккан мәгълүматка таяна.

Бу эшләрне Росгвардиянең "Охрана" оешмасы башкарачак. Бер ел буе "Водоканал" объектларын шул исәптән дроннардан да саклап торачак.

Килешү 2025 елның 1 февраленнән 2026 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Акчаларның кайдан бирелүе әйтелмәгән.

2024 ел ахырыннан бирле Казанга өч тапкыр зур дроннар һөҗүме булды. 21 декабрьдә, 14 һәм 20 гыйнварда.

21 декабрьдә ясалган һөҗүмдә шәһәрнең төрле районнарында нигездә торак йортлар зыян күрде. Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән" диделәр.

Ике дрон 37 катлы "Лазурные небеса" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.

14 гыйнвардагы һөҗүм аркасында Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.

Ә 20 гыйнварда Русия саклану министрлыгы Татарстанда өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалган булырга мөмкин, дип хәбәр итте.

  • Былтыр апрель аенда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Татарстанга беренче тапкыр дроннар һөҗүме булды. Аның беренчесе 2 апрельдә булды. Бер дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төште, икенчесе — "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән иде. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланды.
  • Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия саклану системын көтмәскә, һәр оешмага үзләренә сакланырга кушты. "Ракеттан саклану чаралары эшләр дип көтеп торырга кирәкми, аның башка бурычлары бар. Һәр оешма, һәр шәһәр, һәр муниципалитет - без моны үз көчләребез белән хәл итәргә тиеш", дигән иде ул.
  • Шул ук вакытта Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң дроннардан саклаучы челтәрләр һәм пилотсыз очкычларны сизүче җиһазлар сата башладылар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG