Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәмендә Татарстанда 13 мең баш терлек чалачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Түрәләр Корбан бәйрәменә башка төбәкләрдән терлек китермәскә киңәш итә, бу инфекцияләр йоктыру куркынычы тудыра ди.

16 июнь, Корбан бәйрәмендә Татарстанда 13 мең баш терлек чалачаклар. Бу хакта Татарстан хөкүмәт йортының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте, дип җиткерә "Коммерсантъ".

Мотыйгуллин Корбан бәйрәменә башка төбәкләрдән терлек китермәскә киңәш итә, бу инфекцияләр йоктыру куркынычы тудыра ди. Аның әйтүенчә, Татарстанның үзендә сарыклар җитәрлек, 300 мең баш бар.

Түрә әйтүенчә, былтыр Татарстанда корбанга 13,8 мең баш терлек китерелгән, аларның 5816сын Казанда чалганнар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте искәртүенчә, дөя, сыер, үгез, сарык яки кәҗә корбанлык була ала, ә атлар корбанга китерелми.

Корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 51 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 51 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

  • Былтыр Корбан бәйрәмендә сарыкларның бәясе 13 мең сумнан башланган иде. Бу, аннан алдагы елга караганда, якынча 13 процентка кыйбатланган дип искәртелде. 2022 елда Татарстан мөфтияте бер бәрәннең уртача бәясен 11 500 сум дип бәяләде. Дүрт ел элек исә, аның бәясе 8 мең сумнан башланган.
  • Быел Корбан бәйрәме 16 июньдә билгеләп үтеләчәк. Мәчетләрдә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укылачак. Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге 3тә башланыр дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG