Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курай һәм кымыз Башкортстанның милли мирасы исемлегенә кертеләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу миллилекне көчәйтәчәк, дип саный Корылтай рәисе.

Башкортстанның милли мирас исемлегенә 36 объект кертергә җыеналар. Алар арасында татар белән уртак мирас — курай һәм кымыз да бар. Канун өлгесен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән. Бу мәсьәләне Башкортстан Дәүләт корылтаеның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары хуплаган.

Милли мирас исемлегендә архитектура һәм табигать һәйкәлләреннән тыш, башкорт теле, башкорт халык музыкасы, музыка-поэтик иҗаты, йола-бәйрәмнәре, шул исәптән башкорт туе йоласы һәм язны каршылау бәйрәме, башкорт балы керәчәк. Милли мирас исемлегенә татар белән уртак мирас дип саналучы курай һәм кымыз да бар.

— Канун әлеге мирасны саклану статусын көчәйтәчәк һәм популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Бу — безнең үткәнебезгә хөрмәт һәм киләчәккә инвестиция. Мәдәни кодны тәшкил иткән объектларга махсус статус бирү милли үзенчәлекне ныгытуга хезмәт итәчәк, — дип белдергән Башкортстан Дәүләт корылтае рәисе Константин Толкачев.

Канун өлгесен парламентның киләсе утырышында карарга җыеналар.

Татарстанда 2018 елда матди булмаган мирас реестры булдырылды. Анда республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, милли ризыклары, милли уеннары кертелгән. Шул исәптән, исемлектә татар курае да бар.

Матди булмаган мәдәни мирас турында канун Татарстанда 2017 ел ахырында кабул ителгән иде. Моңа Парижда 2003 елда ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау конвенциясен кабул итү этәргеч булды. Ләкин Русия бу конвенцияне ратификацияләмәде, федераль дәрәҗәдә матди булмаган мәдәни мирас турында канун юк.

2020 елда Башкортстанның матди булмаган мәдәни мирасы турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG