Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": сораштырылганнарның 34 проценты Украинага атом һөҗүмен хуплый


Шул ук вакытта сораштырылганнарның күпчелеге әле дә атом коралы куллануга каршы, андыйлар 52 процент.

Русияләрнең өчтән береннән артыгы Украинага атом һөҗүмен хуплар иде. Бу "Левада" үзәгенең июнь аенда уздырган сораштыруы нәтиҗәләреннән күренә.

Сораштыруда катнашканнарның 10 проценты сугышта атом коралы куллануны "һичшиксез" хуплый, 24 проценты аны "мөгаен урынлы булыр" дип саный.

Моны хуплаучылар саны соңгы елда 5 процент пунктына арткан һәм Украинада сугыш башланганнан бирле иң зур күрсәткечләргә җиткән.

Шул ук вакытта сораштырылганнарның күпчелеге әле дә атом коралы куллануга каршы, андыйлар 52 процент.

Элегрәк Владимир Путин илнең атом доктринасына үзгәрешләр кертүне уйлавын әйтте. Хәзеге вакытта атом коралын дошман да шушындый корал кулланса һәм "дәүләтнең яшәешенә " куркыныч янаса гына куллану күз уңында тотыла.

  • Пенза дәүләт университетының "Фән, социаль теория һәм технология методологиясе" кафедрасы мөдире, фәлсәфә фәннәре кандидаты Анна Очкина фикеренчә, кешеләрнең атом коралы куллануга ризалык белдерүе агрессивлык яки курку белән бәйле булырга мөмкин.
  • "Бу кешеләр атом һөҗүмен — көчне күрсәтү, бу һөҗүмне ясаячак тарафның бөтен шартларын кабул итәргә мәҗбүр итүче чара дип күз алдына китерә. Шул рәвешле алар түгел, башкалар куркачак. Тупас көчне бөтен проблемнарны хәл итү дип санау — ышаныч булмауның күрсәткече", дигән иде ул.
  • 2016 елда даими рәвештә социологик һәм маркетинг тикшеренүләре уздырган "Левада" үзәген Русия хакимиятләре "ят агент" дип таныды. Оешмада моның белән килешмиләр. Берничә тапкыр "Левада" уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре дәүләт социология хезмәтләре үткәргәннәреннән нык аерылуы искәртелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG