Люксембургның депутатлар пулаты Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуны хөкем итүче резолюция кабул итте.
Резолюциядә тарихи золымнар, аерым алганда 1944 елда булган сөргенлек, шулай ук хәзерге заманда барган кысрыклаулар, мәсәлән Мәҗлесне тыю, кырымтатар теле һәм мәдәниятен куллануны чикләү, киңкүләм кулга алулар һәм тентүләр яктыртылган.
Документ бу хокук бозуларны Русиянең кырымтатарларның тарихи һәм мәдәни үзбилгеләнүен юк итүдә системлы тырышлыкларының бер өлеше дип таный. Люксембург гаделлеккә һәм әлеге җинаятьләр өчен гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга чакыра.
Былтыр 9 октябрьдә Украина Югары Радасы чит дәүләтләрнең хөкүмәтләрен һәм парламентларын 1944 елда Кырымнан кырымтатарларны сөрүне кырымтатар халкы геноциды дип танырга чакырды.
18 декабрьдә Чехия Сенаты 1944 елда булган кырымтатар сөргенен геноцид дип таныды.
16 октябрьдә Эстония парламенты да кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды.
- 80 ел элек, 1944 елның 18 маенда, Иосиф Сталин карары белән бөтен кырымтатарларны ярымутраудан мәҗбүри сөрәләр һәм терлек ташый торган вагоннарда Үзәк Азиягә җибәрәләр.
- Бу авыр юлда меңләгән кеше үлеп кала, сөрелгәннәрнең өчтән береннән артыгы килеп җиткәч үлә. НКВДның Сталинга суккан телеграммасында 180 меңнән артык кешене сөрүләре әйтелгән. Әмма Кырымтатарларның милли хәрәкәте мәгълүматынча, Кырымнан барлыгы 420 меңнән артык кешене сөргәннәр.
- Былтыр сентябрьдә Киевта кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.
- 2014 елдан соң Кырымда кырымтатарларның сөргенлек корбаннарын искә алу массакүләм матәм чаралары тыелды. Бу көн, кырымтатар байрагы көне кебек, хакимият контролендә үза башлады.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум