Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтахов шикаятен кире какты, хатыны һәм әнисе төрмәгә еракка җибәрмәүне сорый


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

15 август көнне Мәскәү өлкәсе Власиха бистәсендәге мәхкәмәдә тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтаховның апелляциясе каралды. Азат анда видеоэлемтә аша катнашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да утырышны Русиядә акрыная барган YouTube каналыннан карады.

Мифтахов инде бу мәхкәмә юлларын элек бер узды. Ул "хулиганлык" маддәсе нигезендә алты ел утырып чыкты. Төгәлрәк әйткәндә срогын тутырып 2023 елның азагында колониядән чыкканда ул кабат тоткарланды. Быел мартта мәхкәмә "террорчылыкны аклау" эше нигезендә Мифтаховны дүрт елга хөкем итте.

Тикшерү фаразынча, хулиганлык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк" дип сөйләгән. Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүе әйтелде.

Галим гаебен танымады. Мифтахов ул вакытта "дәүләткә карата мәхәббәте" уянмавы, дәлилләр фальсификацияләнгәне турында әйтте. Ул, киресенчә, дәүләтне террорчылыкта гаепләде.

Хөкем карары чыккач, мәхкәмә карары белән килешмичә, Азат аны шикаять итте. Бүгенге утырышка мәхкәмә бинасы янына теләктәшлек белдерергә килүчеләр дә булган. Видеоэлемтә аша катнашкан Азатка сүз бирелгән.

— Мин хөкем карары алдыннан барысын да әйттем, өстәмәләрем юк, — дип чыгыш ясаган галим. Бу хакта Азатка теләктәшлек белдерүче Телеграм канал хәбәр итә.

Шул ук вакытта Азат тәнәфестә кайбер сорауларга җавап бирде. Үзенең тагын бер тоткын белән 10 дүрткел метрлы бүлмәдә утыруын сөйлде. Аның күршесе дә шул ук "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә утыра.

Мифтахов 1 августта Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы турында да үз фикерен белдерде. Бер яктан, ул аларның иреккә чыгуына шат булуын, икенче яктан, "аерым кешеләр явызлыклары өчен җаваплылыктан качарга тырыша", дип әйтте.

Элегрәк Мифтаховның укытучысы Михаил Лобанов иреккә гаепсез хөкем ителгән кешеләр чыкты, куанырга кирәк, әмма Азатны да, башка сәяси активистларны да онытырга ярамый, дигән иде.

— Алмашу башлангач, мин Азат турында мәгълүматны күзәттем, әмма аны каядыр күчерү, ярлыкау сорап мөрәҗәгать итүләре турында берни булмагач, Азат төрмәдә калачак дигәнгә күндем. Мин дә, бик күп кешеләр дә киләчәктә тоткыннар белән алмашу булса, Азат иреккә чыгарылырга тиеш сәяси активистлар исемлегенә кертелер дип ышанам. Аның азатлыгы өчен көрәш кампаниясе 5,5 ел дәвам итә. Бу эштә дистәләрчә илдән меңнәрчә кеше катнаша. Алар арасында галимнәр, сәяси активистлар бар. Хәзер Азатны алмаштыру турында төрле җирләрдә сөйләнә, языла, — диде Лобанов.

Яшь галимнең адвокаты Светлана Сидоркина мәхкәмә утырышында экспертиза канун бозып ясалган һәм мондый эш өчен хөкем карары үтә кырыс рәвештә бирелгән дип белдергән. RusNews телеграм каналы язуынча, ул Мифтаховның колониядә әйткән сүзләре ни кадәр җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясау булып саналуы дәлилләнмәве, төрмәдә утыручыларның сораштырмауларын әйткән. Бер шаһит турында мәгълүмат гомумән яшереп саклана дигән. Шулай ук шикаять эшенә Франция математика җәмгыяте президентының мөрәҗәгатен дә өстәргә тәкъдим иткән.

"Төрмәдә озак утырганнан соң да, Азат Мифтахов өметле яшь математик булып кала: халыкара журналлардагы язмалары аның эшенә җитди карашта калуын дәлилли. Халыкара математика җәмгыяте (шул исәптән Русия, Франция һәм Бразилия дә) аны яклап бер генә тапкыр чыкмады һәм безнең күбебез аның беренче эше сәяси дип саный.

Яңа эшен дә сәяси дип саныйбыз һәм аның мәгънәсен аңламыйбыз. Яшь талантны кырыс эзәрлекләү Русия фәнни җәмгыятенең киләчәгенә һәм аның глобаль көндәшлектәге урынына начар тәэсир итәчәк. Мифтахов Париж-Сакле университетында аспирантура стипендиясен алды. Укуын мөмкин кадәр тизрәк дәвам итә алыр дип өметләнәбез", диелә Франция математика җәмгыяте президенты Изабель Галлагер хатында.

Элегрәк Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерү комитеты - Solidarité FreeAzat француз җырчысы Мирей Матьега ачык хат юллаган иде. Аны дөньяның 29 иленнән 560 кеше имзалады. Активистлар искәртүенчә, Мирей Матье Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белән "иптәшләрчә мөнәсәбәтләрдә", җырчының Русиядә абруе зур һәм ул Һуманитар фәннәр дәүләт академик университетының профессоры дигән мактаулы дәрәҗәгә ия кеше, димәк аның сүзенә колак салырга мөмкиннәр.

Мирей Матьеның бу эшкә катнашуы Мифтаховның җинаять эшенә игътибар җәлеп итәр иде, аны яңадан караттырырга булышыр иде, диде активистлар.

Әмма әлегә моның нәтиҗәсе сизелмәде. Мәхкәмә Мифтаховны яклаучылар дәлилен исәпкә алмады һәм хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Адвокат Сидоркина фикеренчә, Азатны ирекле фикер йөрткән өчен эзәрлеклиләр. Ул башка карар көтмәгән.

"Бу җинаять эшен юктан китереп чыгардылар. Азатны сәяси фикерләре өчен эзәрлекләүләре аңлашыла... Башка карарга өметләнмәдем дә. Киләчәктә карарны шикаять итәчәкбез. Барлык мөмкин булган инстанцияләрне узачакбыз", диде адвокат.

Мәхкәмәдән соң Мифтаховның хатыны Елена Горбань Азатның Тикшерү изоляторында көннәре ничек узуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Азат утырган Свердлау өлкәсе Камышлының 4нче тикшерү изоляторында көчлерәк режим хөкем сөрә, цензор исемсез хатларны укырга бирми, ире бер математик мәсәләне чишүдә тукталып калган.

Ул шулай ук иренең Тикшерү изоляторы башлыгы белән низаг чыгуын әйтте.

"Нигәдер, Азат яңа учреждениегә эләккәч, беренче чиратта җирле җитәкче белән низаг туа", диде ул.

Бу юлы сәбәп булып СИЗО җитәкчесенең Азатны кырынырга мәҗбүр итүе булган. Соңрак Азат тикшерү изоляторындагы бүтән бер хезмәткәр белән сөйләшкән һәм китаплар алу белән кыенлыклар тудырылмаячак дигән шарт белән кырынырга каршы булмаячагын әйткән.

Азат дүрт елның ике ел ярымын төрмәдә уздырырга тиеш булачак. Калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Колониядән аермалы буларак төрмәдә шартлар кырысрак.

Горбань Азатны үзләре яшәгән җиргә якын булган төрмәгә җибәрүләренә өметләнә. Моны сорап ул Азатның әнисе белән Җәзаларны үтәү хезмәтенә мөрәҗәгать җибәргән.

  • 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG