Accessibility links

Кайнар хәбәр

Май һәм июнь айларында Казан бер миллион туристны кабул иткән


Туристлар иң еш бара торган урыннар элеккечә — Казан Кирмәне, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе, Шәһәр панорамасы музее, Ривьера аквапаркы һәм "Урам" экстрим-паркы, диелә. 

Быел май һәм июнь айларында Казанга бер миллион турист килгән. Бу хакта "Бизнес Online"га Казанның туризмны үстерү комитетында хәбәр иткәннәр.

Ике айда туристлар саны арткан һәм узган елгы күрсәткечләрдән үтеп киткән.

Туристлар иң еш бара торган урыннар элеккечә - Казан Кирмәне, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе, Шәһәр панорамасы музее, Ривьера аквапаркы һәм "Урам" экстрим-паркы, диелә.

Шул ук вакытта Росстат мәгълүматларынча, 2024 елның беренче ярты еллыгында Татарстанга туристлар агымы узган елгы белән чагыштырганда 10 процентка кимегән, быел 1,677 млн кеше килгән, ә узган ел 1,856 млн кеше килгән булган. Гыйнвар-июнь айларында Татарстан кунакханәләрендә 1,1 млн кеше калган, шуларның 29,4 меңе - чит ил ватандашлары.

  • 2023 елда Татарстанга дүрт миллионнан артык кеше килгән, яртысыннан күбрәге - гаиләләре белән. Туристлар барлыгы 38 млрд сум акча тоткан.
  • Күптән түгел Татарстанның туризм тармагына кунакханәләр һәм хезмәткәрләр җитмәве әйтелгән иде.
  • Казанда "Миллениум" күпере янында, Казансу ярында кунакханә комплексы төзелә. Ул биш манарадан торачак, иң биеге 100 метрга кадәр җитәчәк, калганнары 65әр метрлы булачак. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике манараны 2024 елның октябрендә Казанда үтәчәк БРИКС очрашуына җитештерергә кушты.
  • "Соңгы елларда Казанда яңа отельләр һәм кунакханәләр ачылса да, мондый дәрәҗәдәге чаралар өчен ярашлы бүлмәләр фонды бик аз һәм кунакларны урнаштырырга урын юк", диде бу уңайдан мэр Илсур Метшин.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
  • Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга теләвен белдерде.
  • Азатлык белән сөйләшкән туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG