Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: оппозиция сәясәтчесе Илья Пономарёвның Киев янындагы йортына пилотсыз очкыч зыян китергән


Илья Пономарёв
Илья Пономарёв

Пономарёв үзе яраланган диелә. Оппозиционер бу хәлне инде бишенче тапкыр үзенә һөҗүм омтылышы дип бәяли.

1 августка каршы төндә Киев өлкәсендә пилотсыз очкыч калдыклары Русиянең Украинада яшәүче оппозиционеры, Русия думасының элекке депутаты Илья Пономарёвның йортына зыян китергән. Бу хакта украин басмалары, аерым алганда РБК-Украина һәм Oboz.ua хәбәр итә.

Пономарёв үзе яраланган, тик гомеренә куркыныч янамый диелә. Хатыны да яраланган.

Oboz.ua Пономарёвның фотоларын чыгарда, аларда аның йөзе һәм күкрәге канга буялган.

Оппозиционер Х социаль челтәрендә "Бүген күрәсең, минем икенче туган көнем", дип язып чыкты. "Бишенче тапкыр һөҗүм итәргә омтылыш - стандарт түгел иде һәм иң уңышлысы булды. Аннан саклану авыр булды", дигән ул. Шул ук вакытта Пономарёв өенә пилотсыз очкыч килеп төшүен әйтми. Бу язмадан күренгәнчә, мөгаен оппозиционер бу хәлне инде бишенче тапкыр үзенә һөҗүм итмәкче булу дип бәяли.

Buk.Info сайты исә, узган төндә "Shahed" дроннарының Киевка көчле һөҗүме барышында, Илья Пономарёвның кишәрлегенә "өч дрон очып килгән иде", дип яз.

Нәрсә күз уңында тотылуы аңлашылмый, тик Украинаның һава һөҗүменә каршы көчләре бу төндә Украинага очып килгән дроннарның барысы да бәреп төшерелде, диде.

Рәсми хәбәрләргә күрә, 1 августка каршы төндә Русиянең Украинага очырткан җиңе пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр. "Бәреп төшерелгән дроннарның калдыгы төшү нәтиҗәсендә ике кеше җәрәхәтләнгән: - ир-ат һәм хатын-кыз", дип хәбәр итте Киевның өлкә хакимияте.

Күрәсең, Пономарёв белән аның хатыны турында сүз бара. Шулай ук ике йортка зарар килүе әйтелә. Фотодан күренгәнчә, Пономарёвның йорты шактый зыян күргән.

  • Пономарёв Русиядән 2010 еллар уртасында күчеп китте. Ул "Гадел Русия"дән депутат иде, 2011-2012 еллардагы протестларда катнашкан иң күренекле кешеләрнең берсе. Башта АКШта яшәде, соңрак Украинага күченде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганч, Русия хакимиятләренә каршы радикаль, шул исәптән кораллы берничә сәяси проект булдырды. Мәсәлән "Халык депутатлары җыенын".
  • Русия хакимиятләре Пономарёвның оешмаларын экстремист дип саный. Шулай ук оппозиционер Украина ягында сугышучы, русия ихтыяриларыннан төзелгән "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек итте.
  • Кичә, 31 июльдә легион вәкилләре Пономарёвның сәяси проектлары белән башка хезмәттәшлек итмәячәкләрен белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG