Киләсе елдан Русия президенты хакимияте губернаторларның эшчәнлек нәтиҗәләренә бәя биргәндә төбәктә туучылар санын да исәпкә алачак. Әгәр дә бу күрсәткечләр түбән булса, түрәләргә төрле чикләүләр яный, хәтта вазифаларыннан да җибәрергә мөмкиннәр, дип хәбәр итә хөкүмәттәге чыганагына сылтама белән "Вёрстка".
Басманың Путин хакимиятендәге чыганагы Русия президенты өчен туучылар күрсәткече бик мөһим дип белдергән. "Гаилә күп балалы, ә әти кеше сугышчы булырга тиеш. Төбәкләргә ярдәм чаралары да шуңа карап бүленәчәк", дигән ул.
Хәзерге вакытта хөкүмәттә туучыларның гомуми коэффициентын ( бала табарга сәләтле яшьтәге бер хатын-кызга туры килә торган балалар саны) исәпләү методикасы әзерлиләр, дип сөйләгән чыганак. Бу коэффициент исә төбәк башлыкларының нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә (KPI) бәя биргәндә исәпкә алыначак.
Губернаторлар кирәкле саннарга ничек ирешергә тиеш икәне әйтелми.
- 2018 елда Русия президенты Владимир Путин туучылар санын арттыра торган программ әзерләргә кушкан иде. Аларга ана капиталы да керде, бу програм 2026 елга кадәр озайтылды. Шулай ук балалары булган ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә айлык пособиеләр кертелде. Әмма 2015 елдан бирле илдә туучылар коэффициенты кимүен дәвам итә.
- 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтте: бер урыс хатынына — 1,4 бала, татар хатынына — 1,6 бала, башкорт хатынына — 1,7 бала туры килә. Бөтен Русия буйлап уртача күрсәткеч бу.
- 2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда 14 009 бала дөньяга килгән булса, Башкортстанда 13 789 кеше туган.
- Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
- Русиядә түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Хакимиятләр бала табуны арттыру, яшьләрне өйләнештерү мәсьәләләре турында соңгы вакытта еш сөйләшә, төрле тәкъдимнәр дә ясый.
- Мәсәлән Русиядә 25 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга һәр туган баласы өчен 200әр мең сумлык бер тапкыр түләнә торган пособие бирергә телиләр. ЛДПР депутатлары фракция лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә шундый канун өлгесен Русия думасына кертмәкче.
- Татарстанда балалары туган студентларга торак бирү тәкъдиме яңгырады. Моны тәкъдмим иткән Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец бу чара яшьләр арасында бала табучыларны арттырырга булышачак диде.
- Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.
- Татарстан бала хокуклары вәкиле хатын-кызларны бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә дә тәкъдим иткән иде.
- Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим итте.
- Русия хакимияте демография хәленең мөшкел икәнен аңлый һәм аны хәл итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Әмма күп очракта бу проблемны хатын-кызлар җилкәсенә сала. Мәсәлән, бала төшертү турында яңа кануннар чыгара. Бала төшертүне пропагандалау да хәзер җинаятькә тиңләнә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум