Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүгә 828 млрд сум салым күчергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу узган елдан 30,8 процентка күбрәк.

2024 елның 10 аенда Татарстанда 1,27 трлн сум салым җыелган. Шуларның 65 проценты — 828,1 млрд сумы федераль бюджетка күчерелгән, калган 35 проценты — республикада калган. Бу хакта бүген Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова матбугат очрашуында белдерде.

— Татарстан җирлегендә җыеп алынган керемнәр, узган елга караганда, 21,5 процентка артты, бу — 249,9 млрд сум, — диде ул.

Шул ук вакытта Мәскәүгә күчерелгән салымнар тагын да күбрәккә — 30,8 процентка арткан. 2023 елның 10 аенда Татарстан федераль бюджетка 633 млрд сум юллаган булса, быел — 828 млрд сум.

Мәскәү үз чиратында Татарстанга бары 63,6 млрд сум финанслар бүлеп биргән.

Быелның 10 аенда Татарстанда калган салымнар 54,7 млрд сумга күбрәк җыелган. Бу халыкның уртача хезмәт хакы артуына бәйле дип аңлатты рәсми. Табыш салымы исә, 9,5 процентка кимегән. Әлеге салымны нефть һәм нефть химиясе оешмалары азрак түләгән.

Моңа кадәр Татарстанның берләштерелгән бюджеты профициты 86,4 млрд сумга җитүе билгеле булды. Гәрчә, бюджет 12,9 млрд сумлык дефицит белән кабул ителгән иде.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте. Бу быел кабул ителгән салым реформасына да бәйле.

Киләсе елда Татарстанга Мәскәүдән юлланачак финанс ярдәм дә кимер дип фаразлана. 2025 елда Татарстан бюджетына федераль үзәктән 68,1 млрд сум күчереләчәк. Бу быелгы федераль ярдәмнән 7,8 млрд сумга азрак.

Шулай ук Татарстанда икътисад үсеше акрынаер дип фаразлыйлар. Бу ОПЕК+ килешүе нигезендә нефть табуга чикләүләр кертелү һәм Украина сугышы сәбәпле санкцияләр белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG