Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: тоткыннар алмашында Русиягә кайтартылган ФСБ киллеры – Путинның дусты


Зелимхан Хангошвили (сулда) һәм Вадим Красиков
Зелимхан Хангошвили (сулда) һәм Вадим Красиков

Мәскәү тоткыннар алмашына бары тик Вашингтон исемлеккә Красиковны керткәннән соң гына риза булган диелә. 

Берлин үзәгендә чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесен үтергәне өчен Германиядә гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгән һәм тоткыннар алмашында Русиягә кайткан Вадим Красиковны Владимир Путин үзенең дусты дип саный.

Бу мәгълүматны Русия белән тоткыннар алмашы планын әзерләгән кешеләрнең берсе – АКШ Дәүләт департаментының махсус вәкиле Джеймс Рубинга әйткәннәр, дип яза The New York Times.

Мәскәү тоткыннар алмашына бары тик Вашингтон исемлеккә Красиковны керткәннән соң гына риза булган диелә.

Красиков әле 1990 елларда, Путин Петербур мэриясендә эшләгән чакларда ук аның сакчысы булган, шулай ук 2014 елда Киевтагы Мәйданда инкыйлабта катнашучыларга каршы көрәшкән булырга мөмкин, дип яза басма.

The New York Times мәгълүматынча, Байден The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович белән Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уиланны алмаштыру өчен вариантлар табарга тырышкан.

Аерым алганда, 2023 елның гыйнварында (әле Гершкович тоткарланганчы ук) АКШ Русиягә Уиланны Словениядә тоткарланган Анна белән Артем Дульцевларга (аларны Словениядә Русия файдасына шымчылык иткән өчен хөкем иттеләр) алмаштырырга тәкъдим иткән. Ноябрьдә Америка үзәк күзләү идарәсе Мәәскәүгә башка тәкъдим белән чыккан: Уилан белән Гершковичка алмашка Русиянең дүрт шымчысын, шул исәптән ирле-хатынлы Дульцевларны тапшырырга тәкъдим иткән. Тик Русия тәкъдимнән баш тарткан, тоткыннар алмашы бары тик АКШ саллырак әйбер тәкъдим итсә генә мөмкин дип ишарәләгән диелә.

Ноябрьдә Дәүләт департаментының төп сөйләшүләр алып баручысы – Роджер Карстенс Тель-Авивта олигарх Роман Абрамович белән очрашкан һәм Путин Красиковны Алексей Навальныйга алмашырга әзерме, дип сораган. Абрамович Карстенска Путинны баш тартыр дип уйлыйм, дигән. Шулай да бер атнадан соң миллиардер Дәүләт департаменты хезмәткәренә шалтыратып, ни гаҗәп, әмма Путин ризалашты, дип белдергән, дип яза басма.

The New York Times-ның алмаш хакында сөйләшүләрдә катнашкан Кремльгә якын чыганагы Путинның ни өчен Красиков белән кызыксынуын аңлаткан. Аның әйтүенчә, Германиядә хөкем ителгән бу үтерүче үзенең җинаять эшен тикшерү барышында серләрне ачмаган һәм Путин өчен Русия дәүләте каршындагы бурычын үтәүче тугъры солдат символына әйләнгән. Кремльгә якын чыганак сүзләренчә, Путин Красиковта "дәүләт өчен әһәмиятле миссияне үтәүчене" күрә, ә аны азат иттерү – "башка барлык иптәшләргә дә без сезне ташламаячакбыз дигән сигнал" булырга тиеш булган.

Красиковның Путин өчен мөһим кеше булуын шунысы да күрсәтә: бер Красиковка алмашка Русия Германиягә 13 кешене җибәрде. Германия ватандашларыннан тыш, бу – Русия оппозиционерлары да. Исемлеккә аларны да өстәүне Берлин таләп иткән диелә.

Газет язуынча, Владимир Кара-Мурза "үзенә күрә Навальныйны алыштырырдай кеше" булган һәм аны тоткыннар алмашы исемлегенә Германия канцлеры Олаф Шольцның киллерны азат итүне рухи яктан аклау теләген канәгатьләндерү өчен керткәннәр.

Бу тоткыннар алмашында төп зат – Красиков иде, дигән алмаштан соң журналистларга Байденның дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан. The Washington Post-ның Русиядәге чыганагы исә "Путинның башында Красиков кына иде", дигән.

Кичә Кремль чыгарган видеода Красиков очкычтан беренче булып чыга. Русиягә тапшырылганнарны каршы алу өчен һава аланына шәхсән үзе килгән Путин исә Красиковны кочаклап алды.

  • 1 августта бер төркем Көнбатыш илләре һәм Русия арасында тоткын алмашу үтте, шуның нәтиҗәсендә Русия ягыннан 16 кеше азат ителде һәм аларга илдән китү оештырылды. Шулар арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш та булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG