Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр: Татарстанда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы алуы Мәскәүгә бәйле


2023 елда әлеге тармакта уртача хезмәт хакы 37-38 мең сум тәшкил иткән. Быел ул бары 10%ка арткан.

Татарстанда урман хуҗалыгы тармагында төп проблем — түбән хезмәт хакы. Бу хакта бүген республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Без федераль үзәктән хезмәт хакы арттыруларын көтәбез. Дәүләт президенты Владимир Путин юлламасында бу хакта әйтте. Шуңа өметләнеп торабыз, чөнки без Татарстанда федераль үзәкнең вәкаләтләрен үтибез. Алар безгә ел саен килешү нигезендә федераль вәкаләтләрне үтәргә кушалар.

Министр уртача хезмәт хакын әйтмәде. 2023 елда Татарстанда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы 37-38 мең сум тәшкил иткән. Быел сентябрьдә министр Равил Кузюров хезмәт хакы 10%ка артты дип белдергән иде. Бу якынча 42 мең сумны тәшкил итә.

Шул ук вакытта быел гыйнвар-сентябрендә Татарстанда уртача хезмәт хакы 71 449 сумга җитте. Бу узган елның шушы чорыннан 20 процентка күбрәк. Казанда исә уртача хезмәт хакы 90 мең сумга якынлашкан.

Моннан тыш, министр Равил Кузюров урман хуҗалыгы тармагы техникалар белән тәэмин ителгән диде. Әмма моны Мәскәү ярдәме белән түгел, Татарстан җитәкчелеге булышлыгы белән эшләнүен искәртте.

2023 ел башында Равил Кузюров санкцияләр һәм геосәясәт Татарстанның урман хуҗалыгына йогынты ясый дип белдергән иде. Мәсәлән, агач сату 40 процентка кимеде, эчке базарда урман хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең ике тапкырга төште.

Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә үзендә җыелган салымнарның 70 процентка якын өлешен җибәрә. 2024 елның 10 аенда гына да республика 828 млрд сум күчергән. Бу узган елдан 30,8 процентка күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG