Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Украинага каршы сугышучы Башкортстан хәрбиләре белән күрешү өчен фронтка барган


Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрби бүлекчәләргә Башкортстанда җитештерелгән пилотсыз очкычлар тапшырылды, алар инде үзләренең нәтиҗәле булуын күрсәтте дигән һәм хәрбиләргә республиканың шундый җиһазлар белән ярдәм итәчәген әйткән.

Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләр белән күрешү өчен сугыш бара торган урынга килгән. Ул анда Шәйморатов батальоны хәрбиләре белән очрашкан. Хәбиров очрашуның фотоларын үзенең Telegram-каналында чыгарды.

"Бу батальон төзелгән көненнән бирле сугышлардан чыкмый", дип искәрткән Башкортстан башлыгы.

Шулай ук ул Украинага һөҗүм итүче хәрби бүлекчәләргә Башкортстан нинди ярдәм күрсәтә алуы турында киңәшләшкән. Пилотсыз очкычлар һәм радиоэлектрон көрәш системнары белән ярдәм итү турында килешкәннәр.

"Башкортстанда безнең егетләр өчен бик кирәкле пилотсыз очучы җиһазлар җитештерә башладылар. Беренче ике зур партияләре гаскәрләребезгә килеп иреште. Алар сугыш кырында нык нәтиҗәле булуын күрсәтте дә инде", дип яза Башкортстан башлыгы.

  • Миңлегали Шәйморатов батальоны - Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
  • Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.
  • Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме - сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган иде. Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Азатлык хисабына күрә, республикадан бу сугышта кимендә 2846 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, әлеге кешеләрнең җәсәдләре кайтарып җирләнгән. Күпмесе кайтарылмаган, күпмесе хәбәрсез югалган һәм әсиргә төшкән - анысы билгеле түгел. Хакимиятләр чын саннарны яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG