Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Иран Израилгә каршы чаралар турында фикер алышу өчен беректәшләрен җыя


Исмаил Хәния
Исмаил Хәния

Тәһран ХӘМӘСнең сәяси лидеры Исмаил Хәниянең үлеменә Израилне гаепли.

Бүген, 1 августта Иранның югары дәрәҗәле түрәләре Иран, Ливан һәм Йәмәннең үзләрен хуплаучы кораллы төркемнәре белән очрашачак. Алар ХӘМӘСнең сәяси лидеры Исмаил Хәния үтерелгәннән соң (төркем АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип табылды), Израилгә каршы нинди җавап чаралары күреп булачагы турында фикер алышачак. Бу хакта биш чыганагына сылтама белән Reuters җиткерә.

Элегрәк Иранның өч түрәсе әйткәннәргә таянып, The New York Times Иран лидеры Аятулла Али Һаменеи Израилгә турыдан-туры һөҗүм әзерләргә боерык биргән, дип язган иде. Тәһран Хәниянең үлеменә Израилне гаепли. Израил хакимиятләре һәм хәрбиләре исә Хәниянең үлеменә фикер белдерми. Ни рәвешле һөҗүм булуы турында да рәсми хәбәр ителмәде.

"Әл-Хәдәс" телеканалы чыганаклары әйтүенчә генә, Исмаил Хәния Тәһран вакыты белән төнге сәгать икедә, "үз ятагында булган вакытта", өенә ракет төшүдән үлгән.

Бүген Тәһранда Исмаил Хәнияне җирлиләр, дип җиткерә Nova агентлыгы. Гыйбадәтләрне Иран лидеры Аятулла Али Һаменеи җитәкли. Бу чарага дистәләгән мең кеше килгән.

Быел Иран Израилгә көчле ракет һөҗүме ясаган иде инде. Бу - Израил Сүриягә һөҗүм иткәннән соң үлгән иран хәрбиләре өчен җавап, дип белдерелде. Израилгә очыртылган барлык дроннар һәм ракетлар да диярлек бәреп төшерелде, тотып алынды. Үлүчеләр булмады.

  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте. Шул вакыттан бирле Израил Газзә сызыгында "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү.
  • ХӘМӘС вәкилләре Ханияга һөҗүм - низагның киеренкеләшүен аңлатачак һәм "җавапсыз калмаячак" дип белдергән иде. Төрле фәләстин оешмалары үзләренең тарафдарларын Ханияның үтерелүе белән бәйле рәвештә протест белдерергә демонстрацияләргә чыгарга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG