Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс министрлыгы аерылышканда түләнә торган пошлинаны сигез тапкыр арттырырга тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Росстат мәгълүматынча, узган ел Русиядә 683 меңнән артык пар аерылышкан.

Русия финанс министрлыгы аерылганда түләнә торган дәүләт пошлинасын сигез тапкырга диярлек арттырырга һәм 650 сум урынына биш мең сум итәргә тәкъдим ясады. Бу төзәтмәне Русия думасының 20 июньдә беренче укылышта кабул иткән салым канун өлгесенә керткәннәр, дип яза РБК.

Уртак балалары балигълык яшенә җитмәгән парларның үзара килешеп яки мәхкәмә аша аерылышкан очраклары турында сүз бара.

Росстат мәгълүматынча, узган ел Русиядә 683 меңнән артык пар аерылышкан.

Шулай ук бу төзәтмәләр исем алыштыру өчен түләнә торган пошлинаны 1600 сумнан биш мең сумга арттыруны күз уңында тота.

Яңа үзгәрешләр 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер дип фаразлана.

Үткән ел февральдә президент Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында "Гаилә" дигән дәүләт проектын башлап җибәрү турында игълан иткән иде. Күп балалы зур гаилә — "җәмгыять тормышының нормасы, фәлсәфәсе һәм бөтен дәүләт стратегиясенең юнәлеш бирүчесе" булырга тиеш, диде ул.

Элегрәк демографлар Русиядә туучылар саны кимүенә игътибар итте. Мәсәлән Русиянең бәйсез демографы Алексей Ракша 2023 елда Чечняны исәпкә алмаганда Русиядә 1,213 млн бала туган, ә бу 1991 елдан иң түбән күрсәткеч диде.

Туучыларның санын әзәйтү өчен былтыр Русиядә хосусый һәм дәүләт клиникаларында абортларны чикли башладылар.

  • 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
  • Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
  • Быелның февралендә Русия президенты Владимир Путин Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан чагында Татарстанда "туучылар санының кимүе күзәтелә" дип искәртте. Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде. Рәсмиләр Татарстанда бу елның өч аенда хатын-кызларның 60 процентын аборт ясатмаска күндерүләрен хәбәр итте.
  • 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG