Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрмәләрендә утыручы татар-башкорт сәяси тоткыннары алмашуга өмет итә аламы?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

1 августта Русия белән Көнбатыш арасында салкын сугыштан соң тоткыннар белән иң күләмле алмашу булды. Әмма Русия зинданнарында гаделсез хөкем ителгән меңләгән активист утыра. Алар арасында татар һәм башкортлар да күп. Бу сәяси тоткыннар алмашуга өмет итә аламы?

1 августта Русия белән Көнбатыш илләре арасында тоткыннар белән алмашу узды. Алмаштырылган тоткыннар арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш та булды. Ул әле АКШта сәламәтлеген тәртипкә китерә.

Бу көнне барлыгы 16 кеше азат ителде. Алсу Кормаш, Эван Гершкович, Пол Уилан утырган очкыч АКШка очып китте. Калган 13 кеше: сәясәтчеләр Владимир Кара-Мурза белән Илья Яшин, "Ачык Русия" хәрәкәтенең элекке башкарма мөдире Андрей Пивоваров, "Мемориал" рәистәше һәм хокук яклаучы Олег Орлов, рәссам Александра Скочиленко, Навальныйның Уфадагы һәм Томскидагы штабларының элеккеге җитәкчеләре Лилия Чанышева белән Ксения Фадеева, үсмер Кевин Лик, Иван Сафронов эшендә гаепләнүче Демури Воронин, Барнаулдагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Вадим Останин, велоактивист Германа Мойжес, Патрик Шебель, Рико Кригер утырган очкыч Германиянең Кельн шәһәренә очты. Бу кешеләр Германиядә шулай ук гадәти тормышка кайтырга тырыша. Кем якыннары белән очрашулар уздыра, кем сәламәтлеген кайгырта.

16 кеше өчен куаныч та күп булды, ни өчен Русия үзенә шпионнар, җинаятьчеләрне кайтара алганда Көнбатыш Русия төрмәләрендә утырган күбрәк сәяси тоткыннарны чыгарыла алмады, мондый мөмкинлек булганмы дигән сораулар да яңгырады. Ни өчен 2019 елның августында Берлин уртасында чеченнарның элекке хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергән ФСБ хезмәткәре Вадим Красиковны исәпкә алып азат ителгән сәяси тоткыннар арасында чечен кешесе кертелмәде дигән фикерләр дә әйтелә.

Төрле җәмәгать оешмалары мәгълүматына күрә, Русия төрмәләрендә меңнән артык сәяси тоткын утыра. Болары — танылган, исәпкә алынган кешеләр. Бу сан тагын да зуррак була ала, чөнки төбәкләрдә дә сугышка каршы, Русиянең сәяси режимы белән килешмичә фикерләр әйтүчеләр дә, нахакка гаепләнеп утыручы мөселманнар да шактый.

Татарстан, Башкорстан, Кырым — һәр җирдә сәяси тоткыннар бар. Азатлык алар турында даими язып тора. Әгәр тоткыннар белән алмашу кабат була калса, бу исемлектә кемнәр булырга тиеш? Без бу хакта активистлар белән сөйләштек.

"Дилмөхәммәтов — беренче санлы сәяси тоткын"

Мөһаҗирлектә журналистика белән шөгыльләнүче Руслан Вәлиев Айрат Дилмөхәммәтовны беренче санлы сәяси тоткын дип саный. Тугыз елга хөкем ителгән башкорт сәясәтчесе 2023 елның көзеннән Минусински шәһәрендәге (Красноярски крае) махсус режимлы төрмәдә утыра.

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Руслан Вәлиев фикеренчә, Айрат Дилмөхәммәтов инде 2005 елдан бирле кешеләргә Путинлы Русиянең нәрсә икәнен сөйләде, аңлатты. Дилмөхәммәтов үз фикерләре өчен өченче тапкыр төрмәдә утыра дип искә төшерде ул үзенең YouTube каналында. Алмашу булса, Дилмөхәммәтов исемлектә булырга тиеш, диде.

— Азат ителгән сәяси тоткыннарга ябырылучылар күп булды, имеш, алар Русиядә булган хәлләрне җитәрлек дәрәҗәдә тәнкыйтьләми дип төрле дәгъва белдерделәр. Мин бу позицияне якламыйм. Азат ителүчеләр арасына башка лаеклы сәяси тоткыннар әләкмәве кызганыч, — ди ул. —Минем өчен беренче санлы тоткын — Айрат Дилмөхәммәтов. 2005 елдан бирле үк ул Русиянең репрессив басымын үз җилкәсендә татый. Ул вакытта әле Путинга каршы оппозиция бик рәхәт яшәде. 5 тәүлеккә утыртыла иде кешеләр, моны сәяси баллар җыю өчен бер чара кебек кабул иттеләр. Кешеләр берничә тәүлектән соң иреккә чыгачакларын белеп эш итте.

Бу - Айратның өченче тапкыр төрмәдә утыруы. Инде яше дә бара

Ә Дилмөхәммәтов башкалардан аермалы төрмәдә күптәннән утырган шәхес. Алмашуга мөнәсәбәте булган, ниндидер карарларга тәэсир итә алган кешеләр Дилмөхәммәтовны исәпкә алып эш итсен иде. Айрат алмашуга, иреккә чыгуга лаек кеше. Бу аның өченче тапкыр төрмәдә утыруы бит. Инде яше дә бара. Айрат Дилмөхәммәтов милли республиканы гына түгел, федераль дәрәҗәдәге проблемнарны да белә. Ул бу темага сөйләүчеләрдән, аңлатырга тырышучылардан берничә башка акыллырак, тәҗрибәлерәк. Андый шәхесләр иректә кирәк.

Фаил Алсынов һәм "Баймак эше"

Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты активисты Айгөл Лайон сәяси тоткыннар белән алмашу тагын булса, 4,5 елга төрмәгә хөкем ителгән, дүрт бала әтисе Фаил Алсынов та исәптә тотылырга тиеш дип саный. Баймак эше нигезендә 80ләп кеше утыра, аларны искә алучы юк, дип борчыла ул. Урыс булмаган сәяси тоткыннар белән төрмәләр тулы, йөзләгән кырымтатарны кем азат итәр икән дип борчыла ул.

Фаил Алсынов
Фаил Алсынов
Чыгырагыз  Баймак кешеләрен!

— Баймактагы хәлләрдән соң 80ләп кешене тоткарлап СИЗОларга тыктылар. Аларны барысын да төрмә көтә. Безне куркытырга теләделәр. Әйе, без курыктык. Курыктылар дип санасыннар. Әмма кешеләрне төрмәдә тотуны туктагыгыз. Чыгырагыз Баймак кешеләрен!

Күп балалы гаилә башлыклары СИЗОларда хөкем карарларын көтеп утыра, кемгәдер инде хөкем карары чыгарылды, — дип фикерләре белән уртаклаша ул. — Ничә бала әтисез үсәргә мәҗбүр ителде. Радий Хәбиров та, Владимир Путин да Гаилә елы дип сайрый. Буш сүз сөйләмәгез, чыгарыгыз ирләрне! Аталар үзләре үстерсен балаларын.

Кырымтатарлар арасыннан йөздән артык ир төрмәгә тыгылды. Болар да — дүртәр, бишәр балалы гаилә өчен җаваплы ирләр. Азат итегез кырымтатарларны!

Айрат Дилмөхәммәтов, Фаил Алсынов, Рөстәм Фәрәретдинов, Рәмилә Сәетова, йөзләгән чечен, якут, бурят, ингушлар сәяси тоткын булып төрмәдә утыра. Милләтен яклап сүз әйткән бер кеше дә Русия төрмәсендә утырырга тиеш түгел. Болар берсе дә Яшин, Кара-Мурза, Пивоваров, Чанышевалардан ким түгел. Алар Русия күләмендә билгеле түгел, әмма алар да үз хокуклары өчен көрәшүче кешеләр.

Азат Мифтахов — ФСБ тоткыны

Русия төрмәсендә галим Азат Мифтахов та утыруын дәвам итә. Быел төрмәдән мөддәтен бетеп чыкканнан соң аны тагын кулга алдылар. Мәхкәмә аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем итте. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.

Азат Мифтахов
Азат Мифтахов


Азат Мифтаховның эше билгеле, аны иреккә чыгару өчен көрәш кампаниясе Русия чикләреннән чыкты. Киләсе алмашу булса, аның исемлеккә керү мөмкинлеге бармы? Бу хакта галим, Азат Мифтаховның укытучысы Михаил Лобанов фикерләре белән уртаклашты. Иреккә гаепсез хөкем ителгән кешеләр чыкты, куанырга кирәк, ди ул, әмма Азатны да, башка сәяси активистларны онытырга ярамый, ди ул.

— Алмашу башлангач, мин Азат турында мәгълүматны күзәттем, әмма аны каядыр күчерү, ярлыкау сорап мөрәҗәгать итүләре турында берни булмагач, Азат төрмәдә калачак дигәнгә күндем. Мин дә, бик күп кешеләр дә киләчәктә тоткыннар белән алмашу булса, Азат иреккә чыгарылырга тиеш сәяси активистлар исемлегенә кертелер дип ышанам. Аның азатлыгы өчен көрәш кампаниясе 5,5 ел дәвам итә. Бу эштә дистәләрчә илдән меңнәрчә кеше катнаша. Алар арасында галимнәр, сәяси активистлар бар. Хәзер Азатны алмаштыру турында төрле җирләрдә сөйләнә, языла, — ди Лобанов.

Азатка каты басым ясалса да ул берсенең өстеннән дә әләк язмады, берсен дә сатмады

— ФСБ Азатка аның сәяси карашлары өчен чат ябышты. 2019 елда да, соңыннан да Азатка каты басым ясалса да ул берсенең өстеннән дә әләк язмады, берсен дә сатмады, ФСБга анархистлар, антифашистларга карата массачыл җинаять эшен ачарга юл куймады.

Бүгенге шартларда Мифтаховның иреккә чыгуның ике юлы гына бар: аны алмыштыру яки Русиядә сәяси режимның үзгәрүе. Икесе дә тормышка аша ала, ике юнәлештә дә көрәшергә кирәк.

Иреккә гаепсез хөкем ителгән кешеләр чыкты, куанырга кирәк! Иманым камил Азат та алар өчен сөенә. Ул һәрвакыт сәяси тоткыннарның иреккә чыгарылуы турында сөйләде. Мин аны да, төрмәдә утырган башка танышларымны да иректә күрергә өметләнәм. МДУ студенты Дмитрий Иванов, галим Борис Кагарлицкий, Уфа шәһәр шурасы депутаты Дмитрий Чувилин һәм башкалар иреккә чыгарга тиеш.

Милли республикадан активистларны белмиләр

Русиянең асаба халыклары проблемы турында язучы журналист, җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Латыйпова тоткыннарны алмашу вакытында исемлеккә, һичшиксез, Кавказдан тоткыннар кертелсә, хәерлерәк булыр иде дип саный. Ул төрмәгә утыртылган Зарема Мусаева азат ителсә, гадел булыр иде, ди.

Зарема Мусаева
Зарема Мусаева

— Һичшиксез, тоткыннар белән алмашу — зур җиңү. Кем сөйләшүне алып барган — рәхмәт! 16 кешенең гомере коткарылды. Һәр кеше кадерле. Русиядә утырган сәяси тоткыннар исемлеге гаять зур. Соңгы минутка кадәр мин алмаштырылачак тоткыннар арасында Зарема Мусаева исемен күрермен дип өметләндем. Чирле, өлкән кеше. Красиков Чечняның бәйсезлеге өчен көрәшкән кешене атып үтерде. Берәр чечен кешесе азат ителсә, гадел булыр иде. "Ингуш эше" нигезендә күпме кеше утыра. Әмма биредә күп очракта билгеле, исемле кешеләр азат ителде, — ди ул. — Милли республикадан булган активистларны белмиләр. Моннан соң азат ителгән бәхетле кешеләр билгеле булмаган сәяси активистлар турында кайгыртыр, милли республикарда андыйлар күп икәнен аңлап хәрәкәт итәрләр дип өметләнәм.

Асаба халыкларның үзләре турында сөйләргә мәйданы юк

Илья Яшин сәяси активистларның азат ителүе өчен көрәшәм диде, әмма ул санап киткән кешеләр арасында Уфадан Ольга Комлевадан башка берсе дә юк. Кызганыч. Олег Орлов исә Чечняда утыручы сәяси тоткыннарны азат итү өчен көрәшергә кирәк, диде. Орловка башкалар да кушылыр дип ышанам.

Урыс булмаган асаба халыкларның үзләре турында сөйләргә мәйданы чикле. Навальный такымы, "Открытая Россия"нең мөмкинлекләре зур. Алар чит ил сәясетчеләре белән элемтәдә тора. Киләчәктә алмашу булса, урыс булмаган активистлар да коткарылыр дип өметләнәм.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG