Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә имамны кулга алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Марс Аббазовны террорчылык эшчәнлеген финанслауда гаеплиләр.

Сембер шәһәрендә "Мөбарәк" мәчете имамы Марс Аббазовны кулга алганнар. Аны террорчылыкны финанслауда гаеплиләр. Бу хакта Ульян өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәт Байбиков ясаган белдерүдә хәбәр ителә.

Марс Аббазов (мөселманнарга Мөхәммәд Аббас буларак таныш) 19 июньдә тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Ул террорчылык эшчәнлеген финанслауда гаепләнә. Имам бу гаепләүне танымый.

"Аңа ирегеннән мәхрүм итү яный. Нинди җәзага тартылу ихтималы төгәл гаепләү белдерелгәннән соң билгеле булачак. Хәзер Ульян өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте адвокатлары бу эш белән шөгыльләнә", диелә белдерүдә.

"Коммерсантъ" басмасы куәт оешмаларындагы чыганакларга таянып, сүз 2016 елда Африкада кое төзү өчен күчерелгән акчалар турында барырга мөмкин дип яза. "Мөбарәк" мәчетендә махсус фонд эшләгән.

Әлеге тоткарлаудан җәмәгатьчелек борчуда калган. Сембернең икенче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл Фәткуллов Аббазовның радикаль карашта булмавын әйткән. Ульян өлкәсенең җәмәгать пулаты әгъзасы, татар мохтәрияте әгъзасы Җәмил Хәйруллов кулга алынган имамны белемле һәм тәртипле шәхес дип атаган һәм аның тоткарлануы хата булуы ихтимал дип сөйләгән.

ФСБның Ульян өлкәсе идарәсе кулга алуны шәрехләүдән баш тарткан.

Марс Аббазов эшләгән мәчет мөфти Равил Гайнетдин мөфтиятенең бүлегенә карый. Хәзер алар адвокатлар белән ярдәм күрсәтә диелә. Шул ук вакытта мөфтиятнең көндәше — мөфти Тәлгать Таҗетдингә караган Ульян өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Илдар Сафиуллин "куәт оешмаларына ышанам" дип әйткән һәм "гаделсезлек булса" Аббазов мәсьәләсе хәл ителер дигән.

***

2024 ел башында Татарстанда террорчылык эшчәнлеген финанслауда гаепләп кулга алулар булды. 30 гыйнварда мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков (Тавдиряков) тоткарланды. Куәт оешмаларында аның берничә ел элек чит илгә акча күчерүе сораулар тудырган диелде. Соңрак аннан гаепләү кире алынды.

1 февраль дә Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Иминлек өлкәсе" ("Сфера безопасности") хосусый сак оешмасы җитәкчесе Турлан Хәлиловны сак астына алды. Аны ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме - ред.) террорчы оешмасына акча җыюда шикләнеп тоткарладылар. Янәсе 2021 елда Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән.

Әлеге җинаять эше нигезендә Мәскәүдә һәм Казанда тентүләр узган дип белдерелде. Тикшерү мәгълүматына караганда, 2021 елда Татарстаннан берничә кеше "төрек кураторларына" "Ислам дәүләтенә" ярдәм өчен акча җибәргән.

Бу җинаять эше нигезендә 30 гыйнварда Казанда мөселман блогер Рәсүл Тәүдирәков тоткарланган иде. Хәзергә ул бу җинаять эшендә шаһит булып бара. Ә Хәлилов - бердәнбер шикләнелүче. Тикшерү фаразынча, 2021 елда Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG