Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта газ чыгып күпфатирлы йортта шартлау булган, бер кеше үлгән


Биредә газ хезмәтендә эшләүчеләр төзекләндерү эшләре башкарган.

Бүген, 2 июльдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Артем урамындагы күпкатлы йортта шартлау булган. Биредә газ хезмәте эшчеләре төзекләндерү эшләре башкарган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы җиткерә.

Шартлау аркасында тәрәзәләр коелып төшкән, фатирлардагы ишекләр чыгып очкан һәм йортка керә торган ишек зарарланган.

Казада бер хатын-кыз үлгән, ике балигъ булмаган бала һәм газ хезмәтендә эшләүче ике кеше җәрәхәтләнгән. Аларны хастаханәләргә алып киткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр 80 кешене эвакуацияләгән. Прокуратура тикшерү башлаган.

  • Узган елның мартында Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә тугыз катлы йортта газ шартлады. Каза бер бүлмәле фатирда чыккан. Урынга коткаручылар килгәндә янгын булмаган, шулай да аш бүлмәсендә түшәм һәм диварларга ут зыян салган, шулай ук фатирның тәрәзәләре коелып төшкән диелде.
  • Былтыр июльдә Түбән Камада биш катлы йорт шартлаган иде. Шартлау булган фатирда 53 яшьлек Азат Ибраһимов һәм аның 26 яшьлек улы Рамил яшәгән. Газ шартлаганда, Рамил бер үзе генә өйдә булган, аны шартлау дулкыны урамга чыгарып ташлаган. Егетнең тәне 90 процентка пешкән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG