Татарстанның Мамадыш районы туган балалар өчен акча түли башларга җыена. Бу хакта муниципаль карарында әйтелә. Хәзерге вакытта ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Карар нигезендә, Мамадыш районында теркәлгән гаиләнең баласы туса — 10 мең сум, әгәр дә гаилә әгъзасы Украина сугышында катнашса — 20 мең сум түләнәчәк. Бу финанс ярдәм бер тапкыр гына биреләчәк.
Түләүнең мәҗбүри шарты — гаиләнең киләчәктә Мамадыш районында яшәве, диелә.
"Бу демографик хәлне яхшырту һәм халык саны кимүен җиңү өчен эшләнелә", диелә район хакимияте карарында.
Мамадыш районының бүгенге хәле турында Азатлык Радиосы язган иде. Бу Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. Безнең хисапка күрә, 75 егет һәлак булган.
Мамадыш җирлегендә халык саны елдан-ел кими. 2002 елда районда 48 075 кеше яшәгән булса, 2021 елда — 40 625 кешегә генә калган. 20 ел эчендә (өч җанисәп арасы) халык саны 7,5 меңгә, ягъни 15,5 процентка кимегән.
Мамадышта демографик проблемнар кискен тора. 2023 елда районда 309 бала дөньяга килгән булса, 556 кеше — вафат булган. Мисал өчен, әле 2013 елда районда 605 бала туган булган. 10 ел эчендә туучылар саны ике тапкырга кимегән дигән сүз.
Мамадыш районының төп проблемы — халыкның күпләп — якынча 5 меңе читкә китеп эшләве. Район Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллы кебек икътисади яктан алга киткән шәһәрләр янында урнашкан. Шуңа да керем артыннан кешеләр читкә китәргә мәҗбүр.
Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум