Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сулыйсы килә". Стәрлетамакта халык экология өчен ничек көрәшә?


Стәрлетамак, архив фотосы
Стәрлетамак, архив фотосы

Экоактивистлар баш күтәрүе аркасында шәһәрдә чүплек корылмасы төзелмәскә мөмкин. Бу юлы куәт оешмалары ни өчен аларны яклаган кыяфәт ясый?

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә каты коммуналь калдыкларны эшкәртәчәк чүплек корылмасы төзү өлгесе нигезендә җинаять эше ачылды. Бу эшне хәтта Русия тикшеренү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үз контроленә алды. Дистә еллар дәвамында халык гозерен ишетмәгән хакимият һәм куәт оешмалары кинәт кенә аларның фикеренә колак сала башлады. Әллә бу тынычландыру ысулымы — чүплек корылмасы төзелмәячәк дип әлегә беркем дә әйтмәде. Белгечләр куәт оешмалары экологик протестлар башка яссылыкка күчүдән курка, ә Хәбиров хакимияте кабат низагка керде дип саный.

Соңгы вакытта Стәрлетамакта экоактивистлар һәм аларга теләктәшлек белдерүче халык ризасызлык күрсәтә башлады. Әлеге протест башында "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте тора. Алар Стәрлетамакта чүплек корылмасына каршы 27 меңнән артык имза җыйды. 277 мең кеше яшәгән шәһәр өчен бу — зур сан, ягъни халыкның кимендә 10%ы ачыктан-ачык каршы тавыш биргән дигән сүз.

Хакимият: экология таләпләре үтәләчәк, тарифлар — артмаячак

Эш шунда, ел башында Стәрлетамак шәһәре янында каты коммуналь калдыклар (ТКО) чүплегенең икенче чиратын төзиячәкләре әйтелде. Ул өч ел эчендә сафка басачак. Быел 13 гыйнварда хакимият бу хакта фикер алышулар да үткәрде. Анда экологлар һәм активистлар катнашуын хәбәр итте.

Төп пычратучы матдә — метан булачак

Бу корылманы "Мохит-СТР" ширкәте төзиячәк. 2023 елда Башкортстан башлыгы Радий Хабиров Стәрлетамакта әлеге ширкәткә чүп корылмасы өчен сатып-алу үткәрмичә генә 12 һектар җир кишәрлеге бүлеп биргән. Бүген "Мохит-СТР" Стәрлетамакта чүпне аерып эшкәртү белән шөгыльләнә, соңыннан аны үтилләштерү өчен Ишембай районына җибәрә. Анда чүплек бары өч елга гына җитәчәк, шуннан соң Стәрлетамакта җыелучы чүпне юк итәргә урын калмаячак, дип белдерә "Мохит-СТР".

16 гыйнварда җәмәгать тыңлаулары узды. Медиа язуынча, активистлар чүплек төзүгә каршы чыккан.

Яңа чүплек 14 ел эшләячәк. Шуннан соң ул рекультивацияләнәчәк. Анда IV һәм V класс куркынычындагы калдыклар булачак. Чүплек корылмасы елына 6,1 мең тонна матдәләр чыгарачак ди рәсмиләр. Төп пычратучы матдә — метан булачак.

Чүплек корылмасы компостлауны, ягъни органик калдыкларны эшкәртүне һәм RDF-ягулык җитештерү цехы булдыруны күзаллый.

Проект авторлары сүзләренчә, Стәрлетамакта чүп корылмасы төзелсә, ул тарифларның артуын тоткарларга, шәһәр бюджеты чыгымнарын киметергә, чүпне вакытында алып китәргә ярдәм итәчәк. Яңа чүплек бары Стәрлетамак шәһәре өчен генә хезмәт күрсәтәчәк дип ышандыралар һәм барлык экологик таләпләр исәпкә алыначагын әйтәләр.

RDF-ягулык — ул эшкәртелгән каты коммуналь калдыклар. Аларны чүп яндыру җайланмаларында һәм цемент мичләрендә өстәмә ягулык яки күмер буларак файдаланырга мөмкин. Аны табигый газга альтернатива итеп тә кулланалар.

Экоактивистлар Италия һәм Канада тикшеренүләренә таянып, RDF-ягулык яндыру экологиягә зыян китерә дип саный. Ул һавага терекөмеш, кургаш, диоксиннар, кадмий һәм бензол бүлеп чыгара.

"Шәһәрдә зыянлы матдәләр 30%ка артачак"

Экоактивистлар һәм экологлар Стәрлетамакта төзеләчәк чүплек корылмасының имин булуына ышанмый. "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәтен җитәкләүче экоактивист Вадим Искәндәров бу объектта чүп яндырылачак дип саный.

— Ул елына өстәмә 6 мең тонна зыянлы матдәләр бүлеп чыгарачак. Бу хакта проект документында язылган. Анда RDF-ягулыгы җитешерергә дә уйлыйлар. Бу — вакланган чүп, пластик. Төбәк операторы үзе шулай дип әйтә. Бу ягулыкны цемент җитештерүчеләре янында ясарга һәм шунда яндырырга җыеналар, — дип аңлатты ул.

Башкортстанның экологлар берлеге рәисе Александр Веселов бу корылмадан экологиягә дә, икътисадка да зыян булачак дип саный.

Стәрлетамак болай да газлы камера кебек

— Әлбәттә, шәһәрдә зыянлы матдәләр 30%ка артачак. Стәрлетамак болай да газлы камера кебек. Елның 200 көненә кадәр анда берничә зарарлы матдә нигезендә ПДК (рөхсәт ителгән концентрация дәрәҗәсе) артып китә. Кешеләр буыла, ә без аларга тагын да көчлерәк пычрату чыганаклары өстибез, — диде ул.

Веселов фикеренчә, чүплек корылмасында компостлау һәм RDF-ягулыгы җитештерү зыян салачак. "Анда 10%ка кадәр полимер калдыклары булачак, алар яндырылганда диоксиннар, ураннар һәм башка супертоксикантлар бүлеп чыгара", ди ул.

Аныңча, чүплекнең беренчесе кебек үк яңасында да һәм "ташланган Ишембай чүплегендә дә" рекультивация үткәрелмәячәк. Бу бюджетка якынча 4 миллиард сумга төшәчәк, дип исәпли ул.

Хәбиров дәшми, Мәскәү — халык ягына авышкан кыяфәт ясый

Активистлар тагын бер мәсьәләгә игътибар итә. Ул бу бәхәстә хәлиткеч мәсьәлә була ала. Чүплек төзергә планлаштырылган җир кишәрлеге торак йортлардан нибары 950 метр ераклыкта урнашачак. Элек бу шәһәр җирләре саналган. Әмма, күрәсең, түрәләр алдан күрү сәләтен ия булучан дигәндәй, 9 ел элек җир кишәрлеген шәһәр зонасыннан чыгарып, аңа сәнәгать зонасы статусы биреп куйган. Юрист Евгений Сорокотяга сүзләренчә, бу җир кишәрлеге бар яктан шәһәргә караучы җир кишәрлеге белән уратып алынган.

14 февральдә Башкортстан Тикшерү комитетының Стәрлетамактагы идарәсе чүплек корылмасы төзелешенә бәйле җинаять эше ачты. Җинаять эше "вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану" (Җинаять кодексының 285нче маддәсе, 1нче өлеше) нигезендә кузгатылган, ләкин сүз кем һәм нәрсә турында барганы әйтелмәгән.

Соңрак бу җинаять эшен Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үз контроленә алды. Анда ачыктан-ачык язылган: төзелеш булачак җир кишәрлеге тугыз ел элек муниципаль милектән чыгарылган, әмма фактик рәвештә ул торак пункт чикләрендә урнашкан.

Тикшерү комитеты әлеге җир кишәрлеге канунсыз төстә статусын үзгәрткән дип ачыкласа, бу очракта чүплек корылмасы монда төзелә алмаячак.

"Бу — эйфория"

Хәзерге вакытта экоактивистлар һәм аларны хуплаучылар "менә, безне ишеттеләр" ише сүзләр әйтә. Аларны Русия Дәүләт думасы депутатлары да, Тикшерү комитеты да кабул итә.

Безнең химиясез яшисе һәм сулыйсы килә!

"Стәрлетамак, сула!" хәрәкәтенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә халык фикере икегә бүленгән: берәүләр гаделлеккә ирештек дип тантана итә, икенчеләр — бу вакытлы чара була ала дип кисәтә.

— Дәүләтнең кайбер әгъзалары тарафыннан экологик кануннарның җинаятьчел рәвештә бозылуы экология фаҗигаләренә китерә, ә шул ук вакытта башка әгъзаларга — гади гражданнарга — бу ачык җинаятьчел ниятләрне дәлилләргә туры килә. Өстәвенә, мин әлеге затларның җәза алачагына ышанмыйм, — дип язган Рауил Әнүәр-Улы исемле аккаунты.

Прокуратура шәһәрнең генераль планын үзгәртүдә хокук бозу күрмәде

— Хөрмәтле Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр, әлегә тынычланмаска чакырам. Чүплек төзү өлгесе инде Росприроднадзорга экологик экспертизага җибәрелгән булуы һәм карар халык файдасына булмавы ихтимал, — ди эколог Александр Веселов. — Экологик җәмәгатьчелек җәмәгать тыңлауларының беркетмәсенә кул куймады. Прокуратура шәһәрнең генераль планын үзгәртүдә хокук бозу күрмәде. Тикшерү комитеты җир участогын "торак пункт чигеннән чыгару" турында карар кабул иткән затларга карата җинаять эшен туктатуы ихтимал.

— Ахыр чиктә халык тавышын ишеттеләр. Менә ни өчен җәмәгатьчелек резонансы кирәк. Бу проект өчен тавыш биргән депутатларны җәзага тартырга кирәк, — ди Илдар Йосыпов.

— Бу ялган тәэсир, — ди Роман И. — Хокук бозулар булса гына ишетәчәкләр, ә болай бу гадәти тикшерү генә булачак. Төзүчеләрне чакыртып, аңлатмалар сораячаклар һәм хокук бозулар юк дип нәтиҗә ясарлар. Шуның белән бу эйфория тәмамланыр. Экспертиза нәтиҗәсе бирелер һәм ул шуның белән бетәр.

— Без күп! Без каршы! Стәрлетамак — чүплек түгел! Безнең химиясез яшисе һәм сулыйсы килә! — ди Галина Трофимова.

Куәт оешмалары протестлардан куркамы?

Ни өчен куәт оешмалары Стәрлетамакта экоактивистлар яклавын күрсәтте? Алар элекке вакыйгаларның — Баймак, Куштау протестлары кабатлануыннан куркамы? Әллә бу вакытлыча тынычландырумы?

Уфада яшәүче сәясәт белгече Андрей Потылицын Стәрлетамак халкының чүплек корылмасын төзетмәүдә җиңүе ихтимал дип саный. Шулай да ул җинаять эше нигезендә түрәләр җавапка тартылачагына шикләнеп карый.

— Минем фаразларга күрә, зур чүплек ясарга теләгән кешеләрнең ниятләре явыз булуы ачыкланмас. Шулай да Стәрлетамактагы эшкә сәләтле халыкның өчтән бере төбәк хакимиятенә карата үз фикерен ачык әйтте. Федераллар моңа зур игътибар бирә, — диде ул үзенең YouТubeтагы "Открытая политика" каналында.

Аныңча, Радий Хәбировның идарәсе кабат низагка керде һәм "үз асылын күрсәтте". "Хәбировка үзенең такымының иҗтимагый-сәяси тормышта эшли алмавын аңлау өчен тагын нәрсә кирәк?" дип өсти ул.

"Аспекты мнений" басмасы баш мөхәррире Руслан Вәлиев экологик протест башка яссылыкка күчүдән куркулары бар дип исәпли.

— Ни өчен куәт оешмасы реакция күрсәтте — мөгаен, Үзәк идарәдә республикага аерым игътибар бар. Экология протесты башка яссылыкка күчәргә мөмкин. Бу версия яшәргә хокуклы, минемчә. Шуңа да алар әлеге мәсьәләгә тыкшынгандыр, — дип сөйләде ул Азатлык Радиосына.

Стәрлетамак — сәнәгать шәһәре. Монда нефть химиясе, машина төзелеше, төзелеш материаллары һәм башка авыр сәнәгать җитештерәләр.

Соңгы елларда шәһәрдә экология торышына даими зарланалар. Мәсәлән, узган ел мониторинг станцияләре торак зонада һавадагы зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүен 1500 тапкыр теркәгән, диде "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте.

Былтыр ноябрьдә Стәрлетамакта яшәүчеләр шәһәрдә хлор белән аммиак исе килә торган куе томан булуын белдерде.

2023 елның 1 гыйнварында "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыкты. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG