2024 елда хокук яклаучылар Русиядә экоактивистларга басым ясауның 95 очрагын теркәгән. Русия социаль-экологик берлеге чыгарган хисапка "Кедр" басмасы игътибар иткән.
Белгечләр исәпләвенчә, бер ел эчендә Русиянең 27 төбәгендә 72 экоактивист, 15 активистлар төркеме һәм биш экологик оешма басымга дучар булган. Күпчелек очраклар Башкортстанда экоактивист Фаил Алсыновны эзәрлекләүләренә каршы үткән протестлар — "Баймак эше" белән бәйле.
Биш экоактивистка җинаять эшләре ачылган һәм аларны утыртып куйганнар, бер кешене мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр.
Күпчелек хөкем карарлары хөкем ителгәннәрнең экологияне яклауга бәйле эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле. 2024 елның сентябрендә Комида яшәүче Алексей Семеновны җирле түрәнең "абруен һәм дәрәҗәсен төшергән өчен" 250 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр һәм штраф салганнар. Активист аның өстәленә бер пакет чүп түгеп, калдыклар турындагы "Путин канунын" үтәргә чакырган булган.
Бер ел эчендә экоактивистларга кимендә 30 административ беркетмә төзегәннәр. Алар митинг үткәрү кагыйдәләрен бозу һәм полициягә буйсынмау, шулай ук юлны каплап кую, вак хулиганлык һәм "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу маддәләре нигеәендә төзелгән.
Әлеге административ беркетмәләр нигезендә Русия мәхкәмәләре 330 мең сумнан артык штрафлар суккан һәм барлыгы 33 көнгә биш кешене сак астына утырткан.
Шулай ук белгечләр экоактивистларга кимендә 13 һөҗүм очрагын ачыклаган. Нәтиҗәдә алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шулай ук экоактивистларның милкен бозу белән бәйле биш очрак теркәлгән.
Шулай да, "Кедр" искәртүенчә, аннан алдагы ел белән чагыштырганда дәүләтнең экоактивистларга басымы кимегән. Белгечләр моны Русиядә барган золымнар аркасында протест чараларының әзәюе белән аңлата. Кешеләр үзләренең экологик хокукларын яклау өчен каршылык белдерүнең башка, низаг тудырмый торган төрләрен эзли", дип искәртә.
- Былтыр 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- "Битараф булмаган якташларыбыз мәхкәмә янына бер генә максат белән чыкты — үзләрен ишетсеннәр өчен. Җирле хакимият аларны ишетсен, чиста су, һавага булган хокукларны якласын, җир байлыкларын талауны туктатсын дип теләде. Әмма җирле хакимият аларны фетнәчеләр һәм милләтчеләр итеп күрсәтә. Шуңа күрә бу җинаять эшен һәм халыкны бу хәлгә нәрсә китерүен өйрәнүне сорыйм", дип белдерде Башкортстан активисты Буранбай Әскәров Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгатендә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум