Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта чүплек корылмасы төземәкче булулары аркасында җинаять эше ачылган


Стәрлетамак, архив фотосы
Стәрлетамак, архив фотосы

Җинаять эшен "вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану" (Җинаять кодексының 285нче маддәсе, 1нче өлеше) нигезендә ачканнар. Стәрлетамакта яшәүчеләр чүплек корылмасы төзүгә каршы 27 меңнән артык имза җыйды. 

Башкортстан тикшерү комитетының Стәрлетамактагы идарәсе шәһәрдә каты коммуналь калдыкларны эшкәртәчәк чүплек корылмасы төземәкче булулары белән бәйле җинаять эше ачкан. Башта тикшерү комитеты башкортстаннардан килгән мөрәҗәгатьләрдән соң тикшерү үткәргән булган. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә. Җинаять эшен "вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану" (Җинаять кодексының 285нче маддәсе, 1нче өлеше) нигезендә ачканнар.

Стәрлетамак шәһәрендә каты коммуналь калдыклар (ТКО) чүплегенең икенче чиратын төзиячәкләре әйтелде. Ул компостлауны, ягъни органик калдыкларны эшкәртүне һәм RDF-ягулык җитештерү цехы булдыруны күзаллый. Аны киләсе өч елда төзергә җыеналар. Моңа кадәр шәһәрдә яшәүчеләр корылманы төзетмәүне сорап өч тапкыр Русия президентына мөрәҗәгать иткән иде. Соңгы мөрәҗәгатьләрен 16 гыйнварда үткән җәмәгать тыңлауларыннан соң юллаганнар. Стәрлетамакта яшәүчеләр экологиягә һәм һаваның сыйфатына куркыныч яный дип белдерә.

Чүплек корылмасы төзүгә каршы 27 меңнән артык имза җыйдылар.

Активистлар бу объектта чүп яндырылачак дип саный.

— Ул елына өстәмә 6 мең тонна зыянлы матдәләр бүлеп чыгарачак. Бу хакта проект документында язылган. Анда RDF-ягулыгы (калдыклардан җитештерелгән ягулык атамасы) җитешерергә дә уйлыйлар. Бу — вакланган чүп, пластик. Төбәк операторы үзе шулай дип әйтә. Бу ягулыкны цемент җитештерүчеләре янында ясарга һәм шунда яндырырга җыеналар, — дип аңлата экоактивист Вадим Искәндәров.

Аныңча, чүплек беренче категорияле иң куркыныч объект дип саналачак.

Активистлар әйтүенчә, чүплек төзергә ниятләнгән җир кишәрлеге торак йортлардан нибары 950 метр ераклыкта урнашачак.

"Коммерсантъ" Стәрлетамактагы чүплек корылмасын "Мохит-СТР" оешмасы төзетмәкче булуын яза. Чүплек корылмасын Ишембайдагы комплекска кадәр ара ерак булуы һәм аның тиздән кулланылыш вакыты төгәлләнүе белән аңлаталар.

  • Стәрлетамакта экология торышына даими зарланалар. 2024 елның 11 аенда шәһәрдә яшәүчеләр һава сыйфаты начараюы турында 2500ләп рәсми мөрәҗәгать калдырган, ә мониторинг станцияләре торак зонада һавадагы зарарлы маддәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүен 1500 тапкыр теркәгән, ди "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте.
  • Былтыр ноябрьдә Стәрлетамакта яшәүчеләр шәһәрдә хлор белән аммиак исе килә торган куе томан булуына зарланды.
  • 2023 елда 1 гыйнварда "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыкты. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG